ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 22.03.2019/

“Мулланы кеше үлгәч кенә искә төшерәләр”

 

Бүген җәмгыятьтә бара торган хәлләр беркемне дә битараф калдырмый. Без әле кая барабыз, дөньялар иртәгә ничек булыр, балаларыбызга, оныкларыбызга нинди үрнәк күр­сә­тә­без, дөрес гамәл кылып яшибезме? Ул сораулар кайчан да булса адәм баласының кү­ңеленә килмичә калмый. Бу уңайдан Питрәч районының Кибәк Иле авылы мәчете имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Шакиров­ның уйлануларын тәкъдим итәбез.

 i1
– Коръәнгә таяну, шуның белән кыйблаңны дөресләү хәзер аеруча мөһим, – ди Таһир хәзрәт. – Коръән – кешелеккә Аллаһы Тәгаләдән иң­гән юллама шикелле. Аны бик күп­ләр үлгәннәргә уку өчен дип кабул итә. Ул, беренче чиратта, исәннәргә кирәк. Коръәннән гыйбрәт тә, сабак та аласың. Ләкин аны иң әүвәл үзең өчен өйрәнәсең, шуның белән гый­лемеңне арттырасың. Коръәндә Ал­лаһы Тәгалә, нишләп үзегез эшләмә­гән нәрсәне сөйлисез, үзегез кылмаганны кешеләргә өйрәтмәкче буласыз, ди. Кеше башкаларга үгет бир­гәнче, башта мөмкин кадәр үзен дөресләргә тиеш. Анда язылганнар бүген дә көн кадагында. Тәкъвалык турында байтак сүрәләр китерел­гән. Тәкъвалык ул – Аллаһы Тәгалә­дән курку, гөнаһ эшләүдән тыелу дигән сүз. Коръәндә мөнафыйклык турында әйтелә. Монысы бер төрле сөйләп, икенче төрле гамәл кылып йөрүчеләргә кагыла. Аннан риялык турында да сабак җыярлык. Тормышта күп нәрсә кеше күрсен өчен генә эшләнә. Аллаһы Тәгаләгә караганда, кеше фикереннән күбрәк куркабыз шикелле.


– Элек Коръән ашлары тыныч кына үтә иде. Хәзер кайчак мулла белән бәхәскә керүчеләр дә була. Коръән мәҗлесендә бәхәскә урын бармы?


– Коръән ашы үткәрү хәзер үзе үк бәхәскә әйләнде. Укымышлы, дини кешеләр арасында да аңа каршы чыгучылар шактый. Коръән ашы бидгать дип кычкыруларны да ишет­кәлибез. Коръән мәҗлесләрен элек тә үткәргәннәр. Табынга туганнар, дуслар җыела. Гореф-гадәт­ләр­не искә төшерәләр, киенү рәвешенә игътибар итәләр. Мәҗлестә ирләр белән хатыннар бергә утырырга тиеш түгел, дип тә каршы чыгучылар була. Өстәлнең бер башында – ирләр, икенче башында – хатыннар утырса да, гөнаһы юк. Чөнки бер үк җәмгыятьтә яшибез. Автобуста да, машинада да бергә йөрибез. Юлда кайтканда, берәр авылдаш хатын-кыз кул күтәрә икән, икәүдән-икәү ялгыз калырга ярамый дип, утырт­мыйча китмисең бит инде.

 
– Шулай ук вәгазь сөйләр өчен иң кулай урын...


– Хәзер кешене болай гына җыеп та булмый. Мәет җирләгәндә зиратта очрашасың яки мәҗлестә. Мәҗлестә салават әйтәсең, Коръән укыйсың, барың бергә дога кы­ласың. Менә моның начарлыгы бармы?! Ә очрашу гайбәт сөйләшеп, кеше тикшереп утыруга корылса, әл­бәттә, әйбәт түгел. Бәхәскә килгәндә, ул каян килеп чыга соң? Элек ке­шенең дини гыйлеме юк иде. Ирек бирелгәч, дин сабагына кем каян тели, шуннан өйрәнә башлады. Төрле агымнар, юнәлешләр булуын азактан гына белдек. Гореф-гадәтләрне, йолаларны инкарь итүчеләр, традицион исламны санга сукмаучылар шуннан соң барлыкка килде. Ислам дине Адәм галәйһиссәләмнән кил­гән, без шуның дәвамчылары. Бәхәсләшү тыелмый, ләкин кычкырышып, табынның ямен җибәрү, үз сүзеңне генә өстен итәргә тырышу беребезне дә бизәми. Кайчак, берничә кеше бергә намаз укыса да, соңыннан, синеке бидгать, кабул булмый, дип кычкырыша башлыйлар. Бу да хупланмый. Кем хаклы да, кем хаксыз, бер Аллаһы Тәгалә белә. Иң мөһиме: укуың дөрес булсын.


Бө­тен­ләй укымаган, урамда трай тибеп, юкны бушка аударып йөрү тү­гел ич ул намаз уку. Иң мөһиме: төп фарызларны бозмаска кирәк. Ая­гың­­ны киңрәк бастыңмы, тарракмы, вак нәрсә. Тора-бара анысына да өйрәнәсең.


– Авылыгызда мәчеткә йөрү­челәр күпме?


– 1990 елларда күбрәк иде. Үзем дә дин юлына шул елларда кереп киттем. Остазларымның күбесе вафат инде. Ә хәзер мәчеткә бик йөр­миләр, эшлиләр, дөнья куалар. Аллаһы Тәгалә дә, эшләмәгез, дип әйтми, кеше дөньялыкны да алып барырга һәм тапкан акчасын ахирәт өчен дә тотарга тиеш, ди. Коръәндә гафил адәмнәр хакында мондый аять бар: “Аларның йөрәкләре бар, ләкин аңламыйлар, күзләре бар, лә­кин күрмиләр, колаклары бар, лә­кин ишетмиләр. Алар хайваннар кебек. Юк, хайваннан да ныграк адашканнар. Алар – гафилләр”. Гафиллек, икенче төрле әйткәндә, гамьсезлек. Ул – замананың иң авыр чире. Адәм баласы – йокыда, дөнья­лыкта да җимереп эшләми, ахирәт өчен дә бармакка бармак сукмый. Автопилотка әйләнгәнбез, тормыш, ян-якка карамасаң да, барамы – бара...


– Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 50 яшьне узгач кына укырга кергәнсез. Моңа нәрсә этәрде?


– Димәк, вакыты җиткән. Беркем дә кодаламады, үзем киттем. Минем дә, замана шаукымына ияреп, адашып, ялгышып йөргән чаклар булды. Авылымда мулла булырмын ди­гән уй башыма да кермәде. Мәд­рәсәгә сөенә-сөенә, атлыгып бару­ла­рым хәзер дә истә. Сыйныф бүл­мәләре тыгыз, киенү урыны уңайсыз иде, идәндә матраста да йокларга туры килгәләде. Андый вак-төяккә игътибар итмисең инде. Мәдрәсәдә укуны Аллаһының бер нигъмәте кебек кабул иттем. Алтмышка җиткән­дә Казан Ислам институтына укырга кердем. Тик бик нык уйландыра, чөнки һәрбер гыйлемне күңелгә кертергә, шуның белән гамәл кылырга тиешсең. Алган белем ул – әманәт, аны башкаларга да тапшырырга кирәк.


– Мәдрәсә тәмамлаганнарның байтагы авылга кайтмый...

 
– Беренчедән, авылда яшь шә­кертне беркем көтеп тормый. Халык мулланы кеше үлгәч кенә исенә төшерә. Аңа хезмәт хакы түләнми, торырга урыны юк, мәчеттә кунып йөрүчеләрне дә беләм. Хәер, ки­ләчәктә башкачарак булачак. Иганә­челәр мәчет салырга ниятләгәннәр икән, шул проект буенча, имам өчен йорт та төзиләр. Авыл муллала­рының байтагы эшләп, үз көнен үзе күрә. Муллалар, кешене яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыярга тиеш. Тик эшләгәч, халык белән аралашу җитми. Кайвакыт әйтәсе килгән сүзеңне дә әйтергә кыймыйсың. Кайбер кешегә әйткән дә үтми. Беркемгә дә гаеп атасым килми. Бүгенге авыл кичәге авыл түгел инде. Балалар күрше авылга барып укый, әти-әниләре читкә йөреп эшли. Иртүк китәләр, кичкырын кайталар. Әмма ни генә булмасын, динсез яшәргә ярамый. Дин хәзер бигрәк тә кирәк. Балаларны тәрбияләү, туры юлга бастыру өчен кирәк. Үсә төшкәч, кыйбла кай тарафта икән дип, эзләп йөрерлек булмасын! Моны аңлату – муллалар­ның бурычы. Кеше дин юлына бассын, аның асылын аңласын өчен күп тырышырга кирәк әле безгә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 5, 11.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!