ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

Килеп җиттек... “Чукча – укучы түгел, чукча хәзер – язучы”

 

Бөтен дөньяны онытып эшләп алгач, баскыч төбенә чыгып тартып кергәннән соң, кинәт кенә бүлмәмдәге китап шкафына күзем төшеп, сискәнеп куйдым. Йа Хода, нинди генә китап юк монда! Әнә “Азбука” нәшрияты бастырып чыгарган кесә китаплары аерым өеп куелган: Наполеон, А.Жид, А.Ремизов, Бродский, Амаду, Камю, Цвейг, Маркес, Лоуренс Аравийский... Рәхәтләнеп тузан җыеп яталар. Яңа 21 гасыр китап­лары үзе. Башка киштәләр­дә, Россия һәм СССРны кертеп, ХIX-XX гасырларда иҗат ителгән дөнья әдәбияты үрнәкләренең һәммәсен диярлек табарга мөм­кин. Ике меңләп китап... Абау, шуның кадәр укыдыммы икәнни?

4-3

pixabay.com


Әйе, кайчандыр укыдым...

 
Тәгаенрәк әйтсәк, үзгәртеп кору елларына кадәр укылды. Китапларның бик кадерле чагы, бу чорда халыкның күпчелеге диярлек йотылып укыды. Кытлык заманы бит, шуңа күрә китапны да чират торып яки таныш-белешләр аша, үз бәясеннән берничә тапкыр кыйммәткәрәк юнәтелде. Туксанынчы елларда, тыюлар алынып, цензура юкка чыккач, барысы да, хәтта без ишетеп кенә белгәннәре дә базарыбызга ургылып керде. Яшьлек елларымда Монтень афоризмнарын күпме эзләсәм дә таба алмаган идем. Бары тик үзгәртеп кору елларында гына китап кибетен­нән бернинди чиратсыз, ыгы-зыгысыз сатып алуга ирештем мин аны.

Илледән соңгы тормыш

Киштәнең арырак почмагында Кафка, Набоков, Бердяев кебек язучылар әсәрләре тезелешеп киткән. Ун елдан артыграк вакыт дәвамында бизнес белән шөгыль­ләнгәндә, китапларны Мәскәүдән ташыпмы-ташыган идем шул. “Пенсиягә чыккач, туйганчы укыячакмын!” – дип.

 
Пенсиягә дә чыктым. Тик бу яшьтә укуның әллә ни кызыгы да, теләк тә калмый икән. Нигә дисезме? Лев Толстой көндәлек­лә­реннән: “50дән соң китап укымый башладым...” – дигән юллар хәте­ремә сеңеп калган. Ул чагында классик сүзләренә ачуым да чыгып куйган иде. Үзем шушы яшькә җиткәч кенә аңладым аны. Шул 90нчы елларда “Чукча – укучы түгел, чукча хәзер – язучы” дигән гыйбарә барлыкка килде. Ә инде иң аянычлысы – нәкъ менә 90нчы елларда әдәбиятның статусы үзгәреп, иҗтимагый һәм сәнгати кыйммәтен җуйды, ягъни нәфис сүз кешеләрнең йөрәк­ләре һәм акылларына тими башлады. Дәү­ләт әлеге өлкәдән чит­ләшеп, язучылык аерым бер ке­шеләрнең шәхси эшенә әйләнеп калды. Шуңа да үзенең рухи чынбарлыгына хыянәт итәргә теләмәгән язучылар инде әдәби хезмәтләре хисабына тамагын туйдыра алмый башлады. Өч ел буе ике томлы роман язган бер татар язучысының шушы хезмәте өчен нәшрияттан 20 мең сум гонорар алуы турында үземә ачынып сөйләгәне бар. Хәзер инде каравылчыга да күбрәк түлиләр.

Балта чабу

Компьютер һәм интернет дә­ве­ре башлангач, бөтенләй дә нәшрият эше тамырына балта чабылды. Ике меңенче еллар башында Кабан күле буенда урнашкан сәүдә рәтләрен­нән “Кесә китап­ханәсе” дигән ике компакт-диск сатып алдым. 150 сумга... 15 мең китап!!! Борынгыдан алып, бүгенгә кадәр бөтен әдәбият, проза, шигърият, фольклор, дөнья халыклары әкиятләре, фантастика, детективлар, классик фәнни хезмәтләр, хатын-кызлар елый-елый укый торган романнар – барысы да бар! Бөтен дөнья әдәбиятын шул ике компакт-дискта саклап булганда, китап артыннан кибеткә кем йөгерсен?!


Китап киштәләрем буйлап әнә шундый “экскурсия”не төгәл­ләп ятканда, соңгы тапкыр нинди “белем чишмәсе”н юнәт­кәнемне искә төшереп азапландым. “Нури Бурнаш” – “Тыгдым-Чагын” псевдонимы белән иҗат итүче шагыйрь Искәндәр Абдуллин китабы икән. Анысы да әле сатып алынган түгел, култамгасы белән шагыйрь үзе бүләк иткән китап. Автордашы белән икесенең акчасына нибары 500 нөсхәдә бастырган ул аны. Фейсбукта дуслары һәм каләмдәш­ләре, ачу китереп, шагыйрьләрне әнә шундый “галәмәт зур уңыш­лары” белән котлагандай кыланды. Килеп җиттек, кыскасы...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 41, 22.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр