ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

“Күзләренә бер каравым җитә”

 

Туганнан бирле авыру белән тарткалашучы Сәет Туктаровның мәктәпкә барыр вакыты җитә. Әнисе Гөлназның сүзләренә караганда, авыр көннәр үтелгән инде. Хәзер Туктаровлар ничек тә улларын аякка бастыру турында хыяллана. “Таяк белән йөриме, ак­сак­лыймы, барыбер – Сәет йө­ри генә алсын иде”, – ди Гөлназ.

17-1
Сәет бик авырлык белән дөнья­га килә. Туганчы анасының карынында су эчәргә “өлгерә”. Җитмәсә, Гөлназның суы китеп, Сәет корыга кала. Шул вакытта кислород җитмичә, баш миенә зыян килә. Сабыйга ДЦП диагнозы куеп, инвалидлык бирәләр.

 
– Беренче көннәрдә бик читен иде. Кая барып бәрелергә бел­мә­дем. Баланың гомерлек авыру икә­нен ишетү авыр булды. Шул чакларда янәшәмдә ирем булу гына коткарды. Сабырлыкка өйрәтте ул мине. Балабызны ничек бар шулай кабул иттем. Үзебезнеке бит. Тынычланып, улыбызны дәвалый баш­­ладык, – ди Гөлназ. – Улыбыз, 9 ай тул­гач кына, як-якка әйләнә баш­ла­ды. Яшь ярым тулгач, үр­мәләргә өй­рәнде. Дүрт яшендә дүрт аяклап йө­ри башлады. Яшь­тәшләреннән соң­га калса да, аның уңышларына сө­ендек кенә. ЛФК, массаж курсларын табиблар өч яшьтән соң гына ясатырга куштылар. Нигә шулай булгандыр, билгесез. Юкса иртә­рәк башласак, файдасы да күбрәк тияр иде. Тик әле соң башлап та, уңай үзгәрешләргә сөенеп бетә алмыйм.
Баштарак Казанда ярдәм тапмагач, Сәетне Кытайга алып китә­ләр. Биредәге табиблар малайның сә­ламәтләнүенә өмет бирә. Сабыйны аякка бастырыр өчен, туктамыйча шөгыльләнергә генә кирәк икән. “Улыбызның эпилепсия өянәкләре булмаса да, ул килеп чыгарга мөм­кин. Шуңа да алдан дарулар эчәбез. Шөкер, анысын дәүләт кайгырта. Да­руын биреп торалар”, – ди Гөлназ.


Сәет җиде яшенә кадәр сөй­ләшми дә. Әмма аның белән дефектологлар, логопедлар шөгыль­ләнә башлагач, малай бик тиз сүз­ләр әйтә башлый. Аны ишарә белән аңлашырга өйрәтәләр. Беренче дәрестән соң ул үзенә ашарга сорый. Нәрсә ашыйсы килгәнен аң­латып бирә. Әнисе Гөлназ шуңа да бик сөенә. Сәетнең куллары хәрә­кәтләнсен өчен, вак уенчыкларны тезеп уйнатырга кушалар. Кәгазь­не кисеп, төрле әйберләр ясауның да файдасы була икән. Әмма малай аны эшләми. Никтер кулы бармый. Аның каравы күр­шедә яшәүче рәссам апасы аны кулына пумала тотарга өйрәтә. Сәет, бик тырышып, рәсем ясарга тотына. Тагын бер сөе­нечләре бар Тукта­ровлар­ның – Сәетләре укырга өйрәнгән!


Карап торышка башкалардан аерылып та тормый кебек Сәет. Әнисе дә улының авыру икәненә башта ышанмый. “Табиблар ялгыша, ахры, дидем. Аларның сүзенә ышанмадым. Улымның башы да әйбәт эшли. Аның турында нидер сөйли башласаң, яратмый әле. Еларга тотына. Күбрәк карашлар аша аңлашабыз. Ул – мине, мин аны аңлыйм, – ди әнисе. – Әле менә соңгы вакытта татар халык көйлә­рен тыңлый башлады. Телевизордан татарча баян, гармун уйнаганны ишетсә, карап, тыңлап утыра. Безнең гаилә җырга-моңга гашыйк. Туганнарым да җырлый, үзем дә музыканы яратам. Сәет безгә охшаган. Әле бер танышыбыз балага иске тальянын бүләк иткән иде, ул да ватылды. Сәетнең юанычы иде ул тальян”.


Малайны киләчәктә музыка мәктәбенә дә укырга бирмәкче булалар. Тик аның өчен башта тер­нәкләндерү үзәкләрендә дәвала­насы бар. Ә моның өчен акча ки­рәк. “Ирем үзе генә эшли. Әле кечкенә улыбыз да бар. Мин балалар белән өйдә утырам. Озакламый тагын бер үзәккә барырга җыенабыз. Әмма матди мөмкин­легебез юк. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык”.

 

Андыйлар өченисәп-хисап счетлары:


әнисе Туктарова Гөлназ Илдаровна исеменә Саклык банкында ачылган счет
номеры:  5469 6200 1467 8914,
“Ак барс” банкы картасы: 4244 3695 1975 2106.
Әнисенең телефон номеры: 89375266089.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 10.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112