ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

//

Бәйрәм кесәгезгә суктымы?

 

Каешны кысыбрак буасы. Бәйрәм ялларында ил халкы 920 миллиард сум акча туздырган. Әлеге акчаны алар нигездә бүләк алуга һәм күңел ачу чараларына тоткан. Ун көнлек ялларда көнкүреш техникасы, зәркән эшләнмәләр белән өс киемнәре аеруча  күп сатылган, ди белгечләр. Интернет-сәүдә оешмалары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, узган елгы бәйрәм яллары Россия халкына арзангарак төшкән булган. Илдә яшәүчеләр бер ел элек 860 миллиард сум акча туздырган. Ә сезгә бәйрәм кыйммәткә төштеме?

3-1

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА, шагыйрә:

 
– Яңа ел бәйрәменең елдан-ел кыйммәткәрәк төшүенең сәбәбен бәяләр күтәрелү белән бәйлим мин. Туган көн, туй кебек зур бәй­рәмнәрдән кала, Яңа ел иң күркәм һәм куанычлы бәйрәм булып кала. Шуңа күрә халык аңа акчасын да кызганмый. Үземә килгәндә, бәй­рәмне тыйнак кына үткәрдем. Юр­ганыңа карап аягыңны сузасың бит. Бәйрәм чыгымнарына якынча 4-5 мең сум акча китте. Моңа балаларга, оныгыма алган бүләк, Яңа ел табынына алынган ризыклар да керде. Бүләккә килгәндә, оригиналь түгелмен. Үзләре теләгән әй­берне сайлап алсыннар өчен, балаларны акчалата котлыйм. Үземә балалар күбесенчә крем, ислемай ише нәрсәләр алып килә. Алар да, мин дә бик канәгать мондый игътибардан.

Илсур МОРТАЗА, Буа сатира театры артисты:

 
– Безнең бәйрәм чыгымнары бүләкләр алу белән бергә 5 мең сум чамасы булды. Быел балалар безгә кием-салым бирделәр. Шул рә­веш­ле күптән теләгән матур свитерлы булдым. Кибеттә йөрер­гә, үземә кием алырга яратмаган кеше буларак, мондый бүләккә бик сөендем. Хатын белән бер-беребезгә хушбуй кебек нәрсәләр бүләк итешә­без. Яңа ел бүләге символик рә­вештә булырга тиеш дип саныйм.

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мамадыш районының Катмыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы:

 
– Яңа ел ялларын тыйнак кына уздырдык. Гаиләдә бер генә керем чыганагы булгач, аякны юрганга карап сузасың инде. Шулай да балаларны шәһәр чыршысын күрсә­тергә алып бардым. Ялларда барлыгы 10 мең сум тирәсе акча тотылгандыр. Быел кызым бәйрәмгә көмеш йөзек бүләк итеп сөендерде.

Айгөл БАРИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:

 
– Дөресен генә әйткәндә, Яңа ел чыгымнарын санаганым да юк. Быел да ничә сумга төшкәндер. Акча, нигездә, бәйрәм табыны әзерләүгә китә инде. Кино, концерт кебек чараларга да йөреп торабыз. Быел безнең балалар, Аллага шөкер, үз­ләре эшли башлады. Акчаны үз­ләре тота хәзер. Безгә дә бүләк ясадылар – бик матур урын-җир комплекты бүләк иттеләр. Бик сөендек. Гомумән, безнең гаиләдә Яңа елга бүләк бирешү гадәте бар. Бер-бе­ребезгә нәрсә кирәклеген истә тотып, ел да сюрприз ясарга тырышабыз. Иң истә калган Яңа ел бүләге исә ирем белән гаилә корып яши башлаган беренче елда бирелгәне булгандыр, мөгаен. Тартма эченә тартма тыгылган бик зур төргәк биргән иде ул чакта. Аны сүтә-сүтә арып беткәнем истә. Иң соңгы тартма эчендә исә йөзек иде.

Мәрьям МИҢНЕГУЛОВА, аш-су остасы (Азнакай районы, Мәндәй авылы):

 
– Балалар үскән вакытта Яңа елга башкачарак әзерләнә идек. Тегесен дә, монысын да әзерлисе килә, өйне дә ныклабрак бизәп куя идем. Капка алдына сыннар ясап куйган чаклар да булды. Соң­гы елларда бераз сүлпәнәйдем. Балалар үсте, безнең янга кунакка гына кайтып йөриләр. Яңа елны тормыш ип­тә­шем белән икәү генә каршыладык. Шуңа күрә табынны да әллә ни зурдан әзерләмәдем. Артык кыйм­мәт­кә төште дип әйтә алмыйм. Күп­че­лек ризыкны үзем пешерәм, аңа ки­рәкле продукцияне генә сатып алам. Быелгы Яңа ел табынына якынча 2-3 мең сум акча китте ми­кән – исәпләп карамадым. Аралашкан, йөрешкән туганнарыма ел да бүләкләр алам. Әмма артык кыйм­мәтле әйберләр бирешмибез. Мин үзем кеше бер кап конфет күтәреп керсә дә сөенәм. Быелгы бәйрәм әллә ни кыйммәткә төште дип әйтә алмыйм.

 

“ВТ“ кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! “ВТ“ кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгатьләр кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Артык эшләгәнем стажга керәме?

 

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Акчасы булсын дип, икенче сменаны да алган идем. Артыгын эшләгән вакыт стажга керәме? Шуны аңлатып бирсәгез иде.

 
Гөлия­

 

Икенче сменада эшлә­вегез стажга керми. Артыгын эшләгән өчен сезгә акча гына түләнергә тиеш. Хезмәт хакын күп түләсә­ләр, Пенсия фондына китә торган кер­темнәр дә арта. Шулай булгач, артык эшлә­гәнегез стаж­га исәплән­мәсә дә, лаек­лы ялга чыккач, пенсия акчасының күләменә йогынты ясаячак.

 

Пенсия исәпләтә аламмы?

 

Баламның әтисе белән язылышмыйча гына яшә­­дек. Кызганыч, ул үлеп китте. Балам аның  а­ми­лиясен йөртә. Мин беркайда да эшлә­мим. Баламның әтисе үлеп китү сәбәпле, мин туендыручысын югалтканга пенсия исәпләтә аламмы? Әгәр бу эш мөмкин булса, нинди документлар кирәк икән?

Гөлназ Ш.

 

Мондый акча үлгән кешенең законлы хатыны, ире пенсия яшенә җитсә яки алар инвалид булса түләнә. Шулай ук үлгән кешенең беркайда да эш­ләмәүче, кечкенә бала тәрбияләүче (14 яшькә кадәрле) хатыны яки ире дәгъва кыла ала. Ә сезнең очракта бу акча бирелми.

 

Мин түләргә тиешме?

 
Ике ел элек дус кызыма кредит алдык. Мин анда поручитель булып бардым. Берничә урынга кул да куйдырдылар. Шул чакта ни эшләгәнемне белми калганмын.  Хәзер генә дустыма ышанып, харап булганымны аңладым. Баксаң, ул кредитын түләми башлаган. Өйгә суд приставлары килде. Судка чакыралар. Минем бер гаебем дә юк бит. Инде хәзер нишләргә? Ул акчаны мин түләргә тиешме?

 
Ләйсән Галиева

 

Суд кредитны поручи­тельдән дә түләттерә ала. Килешүдә дә шулай дип языла. Бу нәкъ сезнең оч­ракны искә алып эш­ләнелә. Бу акчаны алмавыгызны дәлилләсәгез дә, имза – сезнеке. Бер генә юлыгыз бар – дус кызыгызны эзләп табарга кирәк.

 

Ышаныч кәгазен ничек алырга?

 

Туганым эшкә яраксыз кеше. Аның исеменнән ышаныч кәгазе алмакчы идем, нотариустагылар каршы төште. Туганымны бераз эшкә яраклы, диләр. Хәзер нишләргә соң?

 
Камил

 

 Эшкә яраксыз кеше берничек тә ышаныч кә­газе яза алмый. Аның өчен моны опекуны башкара. Әгәр сез аның караучысы түгел икән, туганы­гызның чит кеше ярдәменнән баш­ка яши алмавын, үзе генә язу-сызу эшләрен башкара алмавын дә­лилләп судка мөрә­җәгать итә аласыз. Бары тик судта гына кешене эшкә ярак­лы­мы-яраксыз­мы икә­не турында карар чыгаралар.

 

Нигә теркәмиләр?

 

Сигез яшьлек оныгым минем белән яши. Бер ел элек әтисе үлеп китте. Киленем хәзер башка шәһәргә күчте. Никтер баланы үзе белән алмады. Мин оныгымның янәшәмдә булуына сөендем генә. Фатирым зур, бар кешегә дә урын җитә. Оныгымны үз яныма пропискага кертмәкче идем, опека бүлеге рөхсәт бирми. Нишләргә соң?

 
Кадрия

 

Оныгыгызның ни сә­бәп­ле сезнең белән яшә­вен күрсәтмәгәнсез. 14 яшь­кә кадәрле бала әти-әнисе янында теркәлергә тиеш. Әгәр киленегезне ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр икән, сез аның опекуны булып саналырга тиеш. Әмма аны да рәс­миләштерергә кирәк. Баланы үзегез тәрбиялисегез килсә, аның әнисен ана хокукларыннан суд аша мәх­рүм итә аласыз. Ба­ланың кем белән яшәргә теләвенә дә колак салыгыз. Әмма эшне судка җит­кергәнче, үзара сөйләшеп карагыз.

 

Закон кырысланмадымы?

 

Элеккеге ирем белән аерылышканга өч ел булды. Әмма шул вакыт эчендә ник бер тиен акча түләсен. Үзе начар яшәми, йорты да, машинасы да бар. Ә менә балага ярдәм итү турында уйлап та карамый. Алимент түләмәүчеләргә карата закон кырысланмадымы?

 
Гөлнара

 

Яңа елдан алимент бурычлары ун меңнән артып киткән кешеләрне машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итәчәк­ләр. Әлбәттә, бурычын тү­ләгәч, ул кеше кире рульгә утыра ала. Бәлки, сезнең бала­гыз­ның атасын да әнә шушы ысул белән тәр­типкә утыртып булыр.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр