ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

“Тегендә киткәч, бүләк сорамаслар”

 

Быел Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге соң игълан ителде. Инде татар җәмәгатьчелеге борчыла, язучылар шикләнә дә башлаган иде. Әйтик, Фәүзия Бәйрәмова, татар милләтенә каршы эш алып барган Гүзәл Яхинаны шушы олы бүләккә тәкъдим итәргә җыеналар бугай, дип борчылды. Исемлектә Яхина юк, әмма кызыклы кандидатлар бар.

6-2  
Мәгълүм булганча, быел исемлектә 16 кандидат. Шуларның өчесе – иҗат коллективлары. Болар  – “Йолдызлык” фестивале коллективы, “Әлиф” иҗат берләшмәсе, Камал театры артистлары. Кандидатлар турында нинди фикерләр бар соң? Быел аерым бер кандидат иҗатын тикшерүдән бигрәк, комиссия эшенә дәгъва күбрәк ишетелә. Галим Марсель Бакиров, мәсәлән, кода-кодагыйлык барлыкка килде, тар даирә бер-берләрен бүләкләшә, талантлар читтә кала, дигән фикердә. Ул кандидатлар арасында милләт язмышын беренче урынга куйган каләм ияләрен, мәсәлән, Нәҗибә Сафинаны күрергә тели. Олпатларыбыз Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим дә лаек. Ләкин алар үзләре дә бу премияне алмаячакларын белә. Айдар Хәлим бу җәһәттән, Тукай рухын рәнҗетүче премия бүлешү ярышларында катнашмыйм, дигән ачык хат язды. Ләкин бу – аның премия кирәкми, кандидатурасын исемлектән алырга дигән сүзе түгел иде. Әмма бу хатны шулайрак аңлауны кулай күрделәр бугай.


Бәхәсле кандидатлар арасында иҗат коллективлары да бар. Дөрес, элек тә күмәртәләп алучылар һәм үзара бүлешүчеләр бар иде. Рәссам, Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш фикеренчә, бу хәл Тукай рухын рәнҗетә:


– Монда бөтенләй Тукайның рухына, милләткә туры килмәгән күренешләр бар. Хәтта кинофильм­нар турында монография чыгарган ханымны да керткәннәр. Аның Татарстанның мәдәниятенә ни кагылышы бар? Бездә кинематография элек тә булмаган, хәзер дә юк. Тернәкләнеп кенә килә. Фестиваль­ләрне, аларны оештыручыларны олы бүләккә тәкъдим итүләре дә – ямьсез күренеш. Мәсәлән, “Йолдызлык” фестиваленең эчтәлеген алсак, аны һаман да Европага борырга тырышалар. Анда татар мәдәнияте бик аз. Әдәбиятка кайтсак, язучылар арасында лаек ке­шеләр бар. Мин инде рәссамнар өчен күбрәк борчылам. Бу җә­һәттән Рифкат Вахитовны иң лаек­лысы дип саныйм. Аның иҗаты, чыннан да, Тукай бүләгенә туры килә. Бөек шәхесләребезнең сериясен булдыруы гына да – бик зур эш. Аннан килеп, кандидат­ларның төркемләп күрсәтелүе – быелгы яңа­лык кына түгел. Ул элек тә бар иде. Мин премия алган елны Болгардагы музейларны бизәүчеләр төркеменә бирделәр. Аны рәссам­нар белән иҗатка катнашы булмаган җитәкчеләр дә бүлеште. Бу, билгеле, премиянең дәрәҗәсен төшерә. Белмим, бәлки нигезләмә­сенә үзгәрешләр кертергә ки­рәк­тер, бәлки, исемлекне халыкка иртәрәк чыгарырга кирәктер. Быел, мәсәлән, фикер алышырга да, кандидатларның иҗаты турында бәяләмәләр чыгарырга да вакыт калмады. Март ахыры җитте, бу кандидатларның берсе турында да мәкалә укымадым. Ә мин та­тарның бөтен газетасын укып барам. Кулуарлар артында гына фикер алышуга калдымыни ул? Халыктан ераклаштыру – гадел га­мәлме?


Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гәрәй Рәхим дә проектларның Тукай бүләгенә тәкъ­дим ителүен хупламый. Аның­ча, бу – премиянең уставына язылганнарга каршы килү:


– Фестивальләрне, аларны оеш­тыручыларның исемнәрен кан­дидатлар исемлегендә күрү сәер. Чөнки фестиваль, концерт, әсәрләргә, кичәләргә сценарий язу – боларның берсе дә иҗат түгел. Болар – иҗатны пропагандалаучы чара. Тукай премиясе исә бары тик иҗатка гына бирелә. Алга таба мондый хәл кабатланмасын өчен, нигезләмәгә бернинди үзгәреш кертергә кирәкми. Аның бит уставында иҗатка бирелә дигән сүз язылган, шушы уставны үтәргә кирәк! Ә пропаганда чараларына, фестивальләргә журналистика бүләген бирергә кирәк. Алар аңа бик лаек. “Бәллүр каләм”гә, мәсә­лән, Хөсәен Ямашев исемендәге премиягә. Тукай бүләгенә аларның катнашы юк.


Инде килеп, Фәүзия Бәйрәмова фикеренә колак салыйк. Ул Язучылар берлегенең идарә әгъзасы булып тора һәм мәсьәләнең тагын да четереклерәк якларын күрә. “Ида­рәгә сайлануга, минем беренче таләбем шул булды:  идарә әгъ­засы буларак без үзебез бернинди дә премияләргә дәгъва кылырга тиеш түгел. Әмма идарә әгъзалары моның белән килешмәделәр: “Безнең арада да талантлылар бар, һәм алар лаеклы рәвештә төрле премияләр алырга хокуклы”, – диделәр. Һәм ала да башладылар. Быел Муса Җәлил премиясен идарә әгъзасы Хәнәфи Бәдигый алды, Гаяз Исхакый бүләген идарә әгъзасы Рәдиф Сәгъди алды, Тукайга идарә әгъзалары Тәлгат Галиуллин һәм Галимҗан Гыйльманов чыкты. Югыйсә аларга үз кандидатураларын башка оешмалар аша да чыгарырга мөмкин иде, ә алар иң җайлы юл белән киттеләр. Без – утызга якын идарә әгъзасы, һәм безнең артта өч йөздән артык язучы тора. Һәм аларның хокуклары, мөмкинлекләре безнеке белән тигез түгел. Бигрәк тә Казаннан, Татарстаннан читтә яшәүчеләр Тукай бүләге турында хыяллана да алмый. Азнакайдан талантлы шагыйрь Илдус Гыйләҗев, Әлмәттән Разим Вәлиуллин, титаник хезмәт – “Миллият сүзлеге”н язган Адлер Тимергалин, дөньялар гизеп, татарлар турында дөнья хәтле әсәрләр язып калдырган Тәүфыйк Әйди һәм тагын бик күпләр бу дан-дәрәҗәләрне күрмичә, милләттән һәм дәүләттән рәхмәт ишетмичә, бакыйлыкка күчтеләр. Бәлки алар­ның да күңелләрендә бу гаделсез­леккә карата рәнҗү калгандыр”, – дип яза ул.


Адлер Тимергалинны “Миллият сүзлеге” белән заманында “Ватаным Татарстан” газетасы тәкъдим иткән иде. Ул вакытта аның кандидатурасы Язучылар берлегеннән уза алмады. Өенә барып, редакция исеменнән шушы тәкъдимне әйт­кәч, ул: “Сеңлем, бу мәсьәләне кузгатмыйк. Бирмәячәкләрен сез дә, мин дә яхшы аңлыйм. Һәм бу эш сезгә дә, миңа да авырлык кына тудырачак”, – дигән иде. Шулай булды да. Без тутырган документларны тулы түгел дигән сылтау белән кире бордылар. Чөнки Адлер абый­ның... югары белем алу турында документы юк иде. Күпме еллар үтте, әмма Адлер абыйның ул чактагы хәле, күз карашы онытылмый, бәгырьне телеп-телеп ала. Адлер абый исә шушы хис бе­лән бакыйлыкка күчте...


Идарә утырышыннан Рәниф Шәрипов кандидатурасы икенче ел рәттән үтә алмый. Фәүзия апа аны “Тукай кебек, ятим калып, балалар йортында үскән, Фәнис Яруллин кебек армия хезмәтендә авыру алып, аяксыз калган, гарип­ләр арбасына утырырга мәҗбүр булган бу Шагыйрь милләтне аякка бастырырлык көчле рухлы шигырьләр яза”, – дип бәяли. Без бу шагыйрь белән дә элемтәгә кердек. Һәм Адлер абый рухындагы җавап ишеттек. “Минем бар булмышым – иҗат. Аны күрүчеләргә, җылы сүз әйтү­че­ләргә рәхмәт. Ә Тукай премиясенә килгәндә... Теге дөньяга эләккәч, синең Тукай премияң бармы дип сорамаслар әле...” – диде.

P.S. Премия турында фикер алышуга быел кушыласым да килмәгән иде. Чөнки аңа чын мәгънәсендә лаеклылар, бәйсез язучылар, шагыйрьләр эләкми. Ни өчен шулай? Бу сорауга җавап юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 49, 29.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!