ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Яшьлек белән сөйләшү

 

Күптән түгел генә мин рус фантаст язучысы Кир Булычевның ”Нинаны чакырырга мөмкинме?” (”Можно попросить Нину?”) исемле хикәясен укып чыктым. Хикәянең герое – 1972 елда яшәүче совет кешесе – телефоннан Нина исемле хатынга шалтырата да 1942 елда Мәскәү фатирында ачлыктан һәм салкыннан интегүче 12 яшьлек кызга туры килә. Көтмәгәндә чор белән чор тоташа. Үзе дә Бөек Ватан сугышының каһәрле елларын ачлы-туклы килеш үткәргән ир кеше ерак үткәндә калган балага сугышның Җиңү белән төгәлләнәчәге, Гитлерның үләчәге турында киләчәктән хәбәр бирә.

5-3  
Шагыйранә ялганга корылган сюжет уйлануларга этәрде. Адәм балаларының күпчелегенең йө­рәгендә үткәннәр һәм киләчәк белән элемтәгә керү теләге яши. Беренчесен сагыш дигән хис уятса, киләчәккә күз ташлау дигән теләкне хыял дигән нәрсә тук­ландыра. Шуңа бу темага йөз­ләгән фантастик әсәр языла, меңләгән галим бүген дә вакыт машинасы дигән әкәмәт уйлап табу өлкәсендә чып-чынлап тир түгә. Әле күптән түгел генә бер төркем галимнең үткәннәргә алып кайта торган машина уйлап табу теоретик яктан, чынлап та, мөмкин дигән тикшеренү нәти­җәләре игълан ителде. Әмма бу мөмкинлек бары тик теориядә генә калачак, монысын кистереп әйтергә мөмкин, чөнки килә­чәктә андый машина уйлап табыла калса, безнең урамнарда бүген үк инде туристлар сыйфатында килгән әлегә туып та өлгермәгән оныклар һәм алар­ның оныклары мыжлап йөрер иде. Алар безгә язмыш турында хәбәр бирерләр иде.


Әлегә кадәр бер генә андый сәяхәтченең дә очраганы юк, шуңа күрә, бәхеткә, киләчәк безнең өчен сер булып кала бирә. Без хәтта иртәгә нәрсә булачагын да анык кына әйтә алмыйбыз, алдагы көнгә корылган планнар бик күп очракларда чәлпәрәмә килә. Язмыш безне котылгысыз һәм фаталь рәвештә үз эзе буйлап алып бара: теләк­ләрнең күбесе тормышка ашмый кала, ашкынган­нарның байтагы безнең өчен зыянлы булуына вакытлар үткәч кенә төшенәсең. Яисә син һич теләмәгән нәрсә тормышка аша да, уйламаганда, бик бәрәкәтле булып чыга. Яши-яши, югалтулар артында табыш ятуын, җиңеллекнең авырлыктан соң килүенә төшенә башлый­сың. Шәхес буларак формалашу өчен егылулар кирәк, кемнәр­неңдер арттан килеп пычак кадаулары, иярдән төртеп төшерергә азапланулары кирәк. Егылмас өчен аякка ныграк басарга, ияргә чытырдап ябышырга өйрәнә­сең...


Кир Булычев хикәясе мине егерме биш еллар тирәсе элек булган үткәнгә кайтарды. Тормы­шымның иң катлаулы һәм авыр мизгелләре нәкъ шул чакта булды чөнки. СССР таркалган, илдә чып-чын җимерелү барган вакытлар иде. Ил белән килгән авырлыкларга мин артык уфтанмадым, чөнки ”Илдә чыпчык үлми”. Минем үземә тигән проблемалар күпкә сызлавыклырак булып чыкты: әти үлем чире белән урын өстендә ята, әни шулай ук төзәлмәс чирдән ятакта, үзем өйләнмәгән. Нәкъ шул вакытта өйләнүгә булган омтылыш чәлпәрәмә килде: туй турында килешергә дип очрашу го­мер­леккә аерылу белән төгәлләнде. Шунысы кызык: очрашу көненең таңында миңа төш керде. Төштә ап-ачык текст белән әмер бирделәр: ”Бу кыз синеке түгел, башканы эзлә!” – диделәр. Төшкә ышанасы килмәде, чөнки инде никах хәл ителеп беткән дип исәпли идем.


Әмма йокыда ишетелгән тавыш рас булып чыкты. Без шул көнне гомерлеккә дип аерылдык та икебез ике якка юл тоттык. Шуннан соң аз таныш булган башка кызга тәкъдим ясарга туры килде. Туйга әзерләнгәндә, күңел гел вәсвәсәләр белән тулы иде. ”Тормыш без теләгәнчә барып чыгармы?”  – дигән уй тынгылык бирми иде. Ул чакта мин әле ике дистә ел да узмастан, озын итеп ап-ак сакал үсте­рермен, юлда очраучылар миңа шикләнеп һәм сагаеп карар, ”мент”лар бик еш кына туктатып документ тикшерер, тышкы кыяфәт мәсьәләсендә бик еш бәхәсләргә һәм һөҗүмнәргә тап булырмын дип уйлап та карамый идем. Дөресен генә әйткәндә, ул чакта үземә үземнең илле биш яшьлегемне күрсәтсәләр, танымас һәм аны үзем дип ышанмас идем. Сакал белән мин бары тик чит илләрдә генә тыныч йөрдем: кулдан җитәкләп алулар, чиратсыз үткәрүләр, урын тәкъдим итүләр бары тик ”тимер пәр­дә”нең теге ягына чыккач кына мөмкин булды. Элекке совет кешеләре исә күнегелгән ”дресс-код”ны бозуымны әлегә кадәр кичерә алмый: йөзгә пычрак ыргыту, янау һәм мыскыллаулар белән еш очрашырга туры килә. Хәер, болар мине бер дә борчымый инде: хурлау һәм әрләүләргә елмаеп җавап бирергә тырышам.


Сүз башы бит ”Нинаны чакырырга мөмкинме?” дигән хикәя турында иде. Сакал бу темага тиктомалдан гына килеп кер­мәде, әлбәттә. Булычев фантастикасын укыгач: ”Ах, шундый телефон булса һәм аннан бер генә тапкыр яшь­леккә шалтырату мөмкинле­ген бирсәләр, мин, өйләнергә йөр­гән яшьлек көн­нәремә шалтыратып: ”Борчылма, барысы да яхшы булачак”, – дигән бер генә җөм­лә әйтер идем”, – дигән  хыялый уй күңелгә килде. Һәм... башка суккан кебек урыннан сикереп тордым да, көзгене ачып, андагы ак сакаллы картка: ”Син бит ул сүзләрне әйттең ми­ңа ул чакта”, – дидем. Чыннан да, ул вакыттагы вәсвәсәле төннәр­нең берсендә төшемә ап-ак сакаллы бер карт керде дә: ”Борчылма, барысы да яхшы булачачак”, – дигән бер генә җөмлә әйтте. Шуннан соң күңелдәге вәсвәсәләр юкка чыкты һәм мин, каршы үгетләүчеләрнең сүзлә­ренә игътибар итмичә, килә­чәгемә тыныч атладым. Төшкә кергән картны мин ул чакта танымаган идем, хәзер таныйм инде.
Рәшит Фәтхрахманов

P.S. Редакциядән: Хөрмәтле укучыларыбыз, ә сезнең үз гоме­регездә безнең журналист язмасындагыдай гаҗәп, могҗизалы хәлләргә тарыганыгыз булдымы? Булса, алар сезнең язмышыгызда нинди урын алды? Сездән хат-хәбәрләр көтеп калабыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 5, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр