ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Шартнамә көткәндә


Агымдагы 2017 елның үзенчәлеге ХХ гасырның төп вакыйгасы – Октябрь революциясенең йөз еллыгы белән генә бетми. Республикабыз масштабында ул әле тагын – Татарстан җи­тәк­челәренең дүртесенең дә юбилей елы булудан да бигрәк, Үзәк белән вәкаләтләр бүлешү буенча төзелгән Шартнамәнең срогы чыгасы вакыт та.

2-3
Республика җитәкчелеге, Россия ха­кимиятенең хәер-фатихасын алып, аны озайта яки ул документның яңа, яңар­тылган редакциясен булдыра, шул рә­вешчә үзенә һәм Татарстан халкына юбилей бүләге ясый алырмы? Җавап җиңел­ләрдән түгел. Әлеге юнәлештә хәзергә билгесезлек саклана. Сәбәпләре илдәге бүгенге икътисадый мөшкеллеккә, сәяси тотрыксызлыкка һәм Үзәктәге кайбер структуралар белән Татарстан арасында соңгы араларда килеп туган билгеле бер киеренкелеккә кайтып кала. Үзәк банк­ның республикабызның икенче номерлы финанс оешмасы булган Татфондбанкка ярдәм кулы сузмаганлыгын инде беләбез. Башкала банклары (мәсәлән, ВТБ) батканда, 600-700 миллиард сумны икеләнүсез чыгарып салган регулятор, иң уңышлы субъектларның берсенең финанс, аның аша икътисадый сәламәтлеген саклауда аз гына көчәнүне дә кирәк тапмады. Билгеле инде, бу гамәлдә бер Эльвира Нәбиуллинаны гына гаепле дип карау артык беркатлылык булыр иде.


ТФБ тирәсендәге күңелсез хәлләрне Владимир Соловей исемле абруйлы аналитик Рөстәм Миңнехановның Яңа ел алдыннан Мәскәүнең, бернинди киңәш-табышсыз, донор төбәкләргә өстәмә ясак билгеләвенә, булдыклыларның җелеген суыру сәясәте­нең көчәюенә каршы әйт­кән берничә җөмләсе белән бәй­ли. Хәлле субъект җитәкчеләренең, ба­ры­сының ук булмаса да, Илбашыбыз фикерен хуплавында, ягъни, кайбер мәгъ­лү­мат чаралары күпертеп язганча, “губернаторлар бунты”нда күрә. Ягъни мә­сәлән, “туры әйткән – туганына ярамаган” булып чыга. Тик синнән сорамый гына кесәңә кергән­дә дәшми калу мөмкин микән?


Авыр чакта төбәкне проблемалары белән ялгызын калдырудан да бигрәк, үткән гасырда большевиклар оештырган “хәрби коммунизм” үрнәгендә “хәрби капитализм” булдырып, артканны конфис­ка­цияләп, субъектлар белән килешү­ләр­не юкка чыгарып яки аларны формаль итеп калдырып, ил кая барып чыгачак соң? Фаразлау кыен. Икътисадый кризис шартларында илне тарткан локомотив­ларның тәгәрмәченә таяк тыгу, төбәк­ләрнең болай да күзгә кырып салырлык кына калган мөстәкыйльлеген буу – үз-үзеңә аяк чалу, ахыр килеп, Россиянең дәүләт куркынычсызлыгын какшату түгелме? Чүп өстенә чүмәлә өеп, хәлне катлауландыру ни хаҗәтемә? Биредә ирексездән 1917 ел да искә төшеп куя.


Беренче карашка Россиядә илне инкыйлабка ук илтеп җиткерерлек алшартлар күзәтелми дә кебек. Тик вәзгыять катлаулы. Төбәкләрнең хокуксызлыгы, үзәк­лә­ш­терүдән баш тартмау – медальнең бер ягы гына. Икенче якта – очы-кырые күренмәгән икътисадый кризис һәм Көнбатыш керткән чикләүләр, дөресрәге, аларның якын араларда алынуына өмет булмау. Боларга шушы араларда гына нефть бәяләренең 10 процент аска тәгә­рәве, һәм иң начары – әлеге тенденция­нең дәвам итү ихтималы да килеп өстәл­де. Мондый шартлар чимал энәсеннән котыла алмаган илдәге тормыш дәрә­җәсенең тагын да түбәнгә төшәчәген билгели. Тормыш-көнкүреш начараюдан төрле канәгатьсезлек актларына, чуалышларга да артык ерак калмый. Кемдер авторитарлык, хакимият вертикале ярдәмендә, шөрепләрне тагын да кысып, вәзгыятьне җайлап буласына ышанып, бик ялгышырга да мөмкин...


Шундый хәлләрдә дә безгә ике яклы яңа килешү булсын яки гамәлдәгесе озынайтылсын өчен, барысын да эшләү мәс­лихәттер. Шартнамә яшәүдән туктаса, бу хәл безнең соңгы еллардагы иң зур чиге­нешләребезнең берсе булачак. Эш 2007 елгы Шартнамәнең республикага ниндидер сизелерлек икътисадый өс­тен­лекләр бирү-бирмәвендә түгел. Ун ел элек кул куелган документ үзенең 1994 елгы вер­сиясеннән – республикага чын федератив мөстәкыйльлек китергән вариантыннан нык аерылып торган җәһәт­тә дә без аны саклап калырга тиеш. Бү­генге шартларда ул – икътисадый булудан бигрәк, сан ягын­нан илдә икенче урында торган мил­ләт белән исәпләшүне аңлаткан сәяси документ та. Шартнамә Мәскәү өчен дә мө­һим. Ул – Россиядә федератив мөнә­сә­бәт­ләр үлеп бетмәгәнгә бер дәлил. Әл­бәттә, Шартнамәнең яңа редакциясе эш­ләнеп, документта Президент атамасы да бер­кетелсә, бюджетара хәлләрдә, салымнар мәсьәләсендә республика мәнфә­гать­ләрен яклаучы параграфлар өстәлсә (“савым” эзләүсез-со­раусыз арттырылмасын өчен), тагын да яхшырак буласы. Әмма мәркәз каланың, Шартнамәгә каршы кил­мәгән җәһәттә дә, андый өстәмә­ләр белән килешүе икеле. Тик безнең дә Үзәкнең мантыйкка ятмаган күпсанлы хас­талары белән ризалашырга хакыбыз юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 18.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр