ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 157, 24.10.2017/

Корылтай – аулак өй түгел


Нәзарәттән шылтыраттылар. “17 апрельдә “Корстон” кунакха­нә­сенең зур залында Татарстан мөсел­маннары корылтае була. Ко­рыл­тайдан соң мөфти матбугат җыелышы уздыра. Килми калмагыз”, – дип чакырдылар.

5-1
– Аңламадым. Корылтайга чакырасызмы, матбугат җыелышынамы? – дип сорадым. “Барча имамнар катнашачак. Журналистларга урын юк. Гафу итегез инде: бер-ике телевидение журналистын гына кертә алабыз”, – дип аңлатты матбугат үзәге җитәкчесе. Менә сиңа мә! Залдагы мохитне тоймасаң, өммәттәшләрең белән фикер алышмасаң, делегатлар­ның үзара ни-нәрсә хакында гәпләшүенә колак салмасаң, куян шулпасының шулпасы гына булып чыгачак бит ул язмабыз. Сер түгел, күп кенә җитди нәрсәләр “яхшы түгел”, “өеңдәгене тышка чыгару була” дип мөнбәрдән әйтелми кала. Әмма, чирен яшергән – үлгән, диләр. Корылтайга нәкъ менә авырткан җирләр турында сөйлә­шү, мөһим мәсьәләләрне уртага салып фикер алышу өчен җыелалар.

 

Әйтик, узган шимбә көнне уздырылган БТИҮ корылтаенда язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова: “Бездә шактый күп мөселманнарны радикаль төркемнәргә катнашы булуда шикләнеп кулга алдылар. Аларны ун-унбиш, хәтта егермешәр елга төрмәгә утырттылар. Мөсел­ман булмаган башка респуб­ликаларда да кулга алып торалар. Тик аларны болай кырыс хөкем итмиләр, мондый зур сроклар бирмиләр. Ниш­ләптер бездә аларны яклап сүз әйтүче кеше юк”, – дип, нәзарәткә дәгъва белдерде. Бу дәгъва ни дәрәҗәдә урынлы? Башка төбәкләр белән чагыштырганда хәл ничек икән? Кискенрәк фикер йөр­түчеләрне туры юлга бастыру, эшне судка җиткермәү өчен нәзарәт нинди чаралар күрә? Корылтайда мондый сорауларга да җавап бирелер дип ышанасы килә.


Шөкер, ТР Диния нәза­рәте, мөфти Камил хәзрәт соңгы елларда миллә­те­без­не, туган телебезне саклау, як­лау, мәдрәсәләребездә укытуны тәртипкә салу максатында бик күп чаралар күрде. Тәгаен алганда, имамнарыбызга җомга вәгазьлә­рен татарча гына сөйләү таләбен куеп, бик зур эш эшләде. Татар дини мирасын халкыбызга кайтару буенча да зур гына эшләр башкарыла дип беләбез. Әмма башкарасы эшләр тагын да күбрәк, колачлырак. Әлеге изге, игелекле юлдагы гамәлләрне дин әһелләре, имамнар үз­ләре генә җыелып билгели алмый, минемчә. Миңа калса, корылтайга имамнарның яртысы җыелса да бик җит­кән. Делегатларның калган яртысын дин әһеле булып эшләмәүче мөселман җә­мәгатьчелеге тәшкил итәргә тиештер. Сер түгел, хәзер арабызда намаз укучы эшкуарлар, галимнәр, вуз мөгал­лимнәре дә шактый күп. Җом­г­а намазын калдырмаучы ректорлар, ширкәт җи­тәкчеләре дә байтак. Нигә шуларны да делегат итеп сайламаска, чакырмаска?! Ин­де хәзерге тел белән әйт­кәндә, корылтайга имам­на­р­ның үзләрен генә җыю нә­зарәтне ябык акционерлык җәмгыятенә әйлән­дерүгә ки­терәчәк, минемчә.
КПСС съез­дларын гына искә тө­шерик. Анда райком секре­тарьларының да си­рәге генә эләгә иде. Алдынгы эшчеләр, галимнәр, колхозчылар, шир­кәт-оешма җи­тәк­челәре шактый күп иде съезд делегатлары арасында. Шул рәвешле СССР җи­тәкчеләре дәүләт, җәмгыять белән идарә итүгә мөмкин кадәр күбрәк халык вәкил­ләрен җәлеп итәргә тырышты. Имамнарны, мәдрәсә җитәк­челәрен генә чакырып корылтай уздыру, гафу итегез, партком секретарьларын җыеп кына съезд уздырган кебек булып чыгачак лабаса!


Дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән аерылмаган, дип әйтергә ярата Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев. Шулай икән, корылтай эшендә халкыбыз­ның төрле катлауларыннан үзен мөселман дип санаучы һәркем катнаша алырга хо­кук­лы. Инде аларны сайлап алып, делегат итеп теркәү мәсьәләсен мә­хәл­лә җые­лыш­ларында яки район мөх­тәсибәте утырышларында хәл итәргә мөмкин. Әле соң түгел, җом­га намазыннан соң җые­лыр­га була. ТР Диния нәзарәте корылтае түгел, Татарстан мөселман­нары корылтае бу. Хәер, оеш­ма үзе дә ТР мөсел­ман­нары Диния нәзарәте дип атала.


Кайберәүләрдән, төп мәсь­әлә хәл ителгән бит инде, Камил хәзрәтнең мөфти булып сайланасы билгеле, мөфтилеккә башка кандидат та теркәлмәде, акча әрәм итеп, аны оештырып та торасы түгел, мөфтине билгеләп куясы гына, дигән тәкъдим­нәр ишетелә. Миңа калса, эш алай ук гади түгел. Берен­чедән, мөфтилеккә кандидат корылтайда да тәкъдим ите­лергә мөмкин. Устав моңа мөмкинлек бирә. Бирмәсә, уставны үзгәртергә була. Корылтайның моңа хокукы бар. Икенчедән, корылтай – мөфти сайлау гына түгел ул. Анда төп мәсьәлә – булган кыенлыкларны барлау, четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү, алдагы дүрт елда ниләр эшләячәгебезне билгеләү.


Еш кына имамнарыбыз, җомга намазына халкыбыз­ның 2-3 проценты гына йөри, милләттәшләребезне дингә тарту кыен, дип зарлана. Имам­нарыбыз аһ-зарларын, эшлекле тоелган фикер-тәкъ­димнәрен эшкуарларга, зыялыларга җиткереп, шунда ук җавап аласылары, бу җәһәттә башкаларның ни уйлаганнарын беләсе килсә, әлбәттә, корылтайда халкы­бызның барча катлауларыннан вәкилләр утырырга тиеш.


P.S. Торам-торам да ха­тынның колагын борам дигәндәй, Госман хәзрәтнең мөфти булып торган чаклары искә төшә. Ул вакытта нәзарәт ишеге төбендә гозере төшеп килүчеләрне “сө­зеп” торучы “вертушка” булмаганга, теләсә кем кабул итү бүлмәсенә килеп җитә ала, журналистларны бернинди кыенлыксыз корылтайга гына түгел, нәзарәт пленумнарына да кертәләр иде. Хәзер  аңлау кыен. Корылтай – аулак өй түгел ләбаса!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 52, 12.04.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 2

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112