ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

Кайларда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар? 200 мең тирәсе якташыбыз турында мәгълүмат юк

 

Быел Җиңү бәйрәмен 74 нче тапкыр каршылыйбыз. Гадәттәгечә, укылган китап­ларны, инде әллә ничә тапкыр каралган фильмнарны, әби-бабаларыбызның сөйләгәннәрен искә төшерәбез, балалар белән җырлар өйрәнәбез, шигырьләр ятлыйбыз, парадка чыгабыз, “Үлемсез полк” акциясендә катнашабыз... Кыс­касы, бәйрәм ел саен күңелле генә диярлек үтеп китә, ә кайбер проблемалар, ни кызганыч, үзгәрешсез кала бирә. 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Михаил Черепанов белән әнә шул хакта әңгәмә кордык.

5-1  
– Михаил Валерьевич, яу кырында батырларча һәлак булган миллионнарча совет офицерлары һәм солдатлары әле бүген дә “хәбәрсез югалган” дип йөртелә. Балалары, туганнары мондый хәлгә берничек тә риза түгелләр. Бу хакта редакциягә дә хатлар күп килә. Нәфрәтләнеп язалар...

 
– Мин бу проблеманы моннан өч дистә еллар элек Казан уни­верситетының “Кар десанты” отряды сугышчылары исеменнән күтәреп чыккан идем. Кызганыч, әлеге сорау хәзер дә үзгәрешсез кала. Дөрес, бүген Россия Оборона министрлыгының махсус сайтларында мәгълүматлар булырга да мөмкин. Әмма “Сезнең әтиегез сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды” дигән сүзләрне аларның тол хатыннарына яисә балаларына, оныкларына җиткерүче оешма юк.


– Район хәрби комиссариатлары бу эшкә ни дәрәҗәдә вәка­ләтле? Ничек кенә булмасын, һәр район, һәр авыл үз ке­шеләре турында күбрәк белә бит.

 
– Сүз дә юк. Әмма мондый гаять дәрәҗәдә күләмле, шул ук вакытта вак эшне башкару өчен штат расписаниесендә бер генә урын да каралмаган. Монда бит һәлак булган меңнәрчә кеше турында сүз бара. Татарстаннан фронтка китүчеләрдән 200 мең тирәсе бүгенгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Менә сез аларның югалганнарына ышанасызмы? Юк. Кайда алар? Әллә барысы да хыянәтче булганмы? Юк. Чөнки андыйлар­ның да аерым исемлеге бар. Әллә дошманнар ягына чыгып, бүген чит илләрдә яшәп яталармы? Андыйлар да берәм-сәрән генә булырга мөм­кин. Россия буенча хәбәрсез югалганнар саны тагын да зуррак, билгеле.


Иленә хыянәт ит­кәннәр турында аң­ла­шыла: алар белән тиешле органнар шөгыль­ләнә. Ә калганнарын һә­лак булучылар исем­легенә кертеп булмый­мыни? Тө­рекмән­стан­да, мәсәлән, ышана­сыз­мы-юкмы, минем инициатива белән диярлек шушы эш эшләнде. Хәбәрсез югалган төрек­мән­нәр турында мәгълү­матлар туплап, Төрекмән­станның Сугыш ветераннары комитетына тапшырган идем. Анда рес­пуб­лика Прези­дентының әти­се фамилиясе дә бар. Шуннан соң ил башлыгы барлык хәбәрсез югалганнарны һәлак булучылар исем­легенә кертергә дигән күр­сәтмә бирде. Күп кенә Европа илләрендә дә бу мәсьәлә күптән инде уңай хәл ителгән. Әйтергә кирәк, фронтта хәбәрсез югалган кешене, әгәр бернинди компромат та булмаса, һәлак булучылар исемлегенә кер­тү мәсьә­ләсен те­ләсә кайсы район дәрәҗә­сендә хәл итеп була. Әмма бу хакта бел­миләр, күрәсең, вакыт үткәч, йө­рүне кирәк дип тә тапмыйлардыр. Сугышта ятып калган солдат ба­лаларының иң яшенә бүген 80 тирәсе бит инде. Оныклары да олыгаеп килә.


– Бу каршылыклар финанс белән бәйлеме?

 
– Хәбәрсез югалган солдатны һәлак булучылар исемлегенә кү­чергән очракта дәүләт туендыручысын югалту буенча аның гаи­ләсенә пенсия түләргә тиеш.


– Сугышта катнашкан хәр­би­ләрнең хезмәт хакын варисларына кайтару турындагы сүзләр дә заманында шактый шау-шу куптарган иде...

 
– Ул вакытта 2 миллион 600 кенәгәнең Үзәк банкта ятуы турында хәбәр иттеләр. 2014 елдан әлеге исемлек яшерен булудан туктарга тиеш иде. Әмма бүгенгә кадәр бик күпләрнең хезмәт хакын да, пенсиягә өстәмәләрне дә алганы юк.


– Теге яки бу белешмә алырга теләүчеләргә сугышта ятып калган туганы турында беренче чиратта мәгълүмат кирәк. Бу җә­һәттән эзләнү эшләре ничек бара?

 
– Россия буенча оештырылган эзләнү хәрәкәте сугыш барган урыннарда хәрби археология эшләре алып бара. Әмма бу өл­кәдә дә проблемалар күп. Бе­рен­чедән, мондый отрядларда кат­нашучыларның күбесе – ирекле ярдәмчеләр. Бу исә эзләү эшен билгеле бер системага салуда кыенлыклар тудыра. Нәтиҗә булсын өчен, табылган кешеләр­нең исемлеген төзеп, архив булдырып, туганнарына хәбәр итү эшен оештырырга кирәк. Республикабызда да “Ватан” дип аталган оешма эшләп килә. Әмма, ми­немчә, алар бу эшнең мөһимлеген аңлап бе­тер­миләр. “Үлемсез полк”, “Юнар­мия” кебек яшьләр оештырган хә­рәкәтләр дә күбрәк фотолар, солдат хатлары, экспонатлар җыю белән генә мәшгуль.


– Сез күзаллаган системаны булдыру өчен эшне нидән башларга?

 
– Авылларда һәм районнарда, хәбәрсез югалган якташларны ачыклап, сораштыру үткәрергә кирәк. Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында яки Җиңү паркында урнашкан “Хәтер китабы” мемориалында һәр районга хәбәрсез югалган якташ­ла­рының исемлеген алырга мөм­кин. Әлбәттә инде, бу эшне алып бару өчен һәр район безнең ярдәм белән белгеч әзерләсә, әйбәт булыр иде. Россия Оборона министрлыгының “ОБД Мемориал” һәм “Память народа” сайтларында үз якташларыңны табарга, моның өчен мәктәп балаларын да, ирекле төстә ярдәм итүчеләр­не дә җәлеп итәргә кирәк. “Подвиг народа” сайтында бүгенгә кадәр тапшырылмаган бүләкләр иясез ята. Шул мәгълүматларны туганнарына булса да тапшырып каласы иде. Бервакыт шулай Буа районында без, фронттан исән кайтып, бакыйлыкка күчкән бер ветеранның бүләк кәгазен улына тапшырдык. Ул шунда: “Әти фронттан бернинди бүләксез кайтты. Бу хакта сүз чыкса, оялып, башкалардан күзен яшерә иде. Югыйсә аның бүләк­ләре булган, яралану сәбәпле, тап­шырыл­мый­ча гына калган икән. Ә ул гомере буена кимсенеп яшәде. Хәзер менә бүләкне әтием­нең каберенә илтәм. Соң булса да, читенсен­мичә яшәргә кирәк булганлыгын белеп торсын”, – диде.


– Ялгышмасам, әсирләрне сугышта катнашучыларга тәң­гәл­ләштерү эше дә Татарстанда башланды бугай.

 
 – 1994 елда бу эш Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән эшләнде. Сугыштан кайткан әсирләргә таныклык тапшырдылар. Дөрес, алар кызыл түгел, яшел төстә. Әм­ма барыбер үзеңне кеше итеп сизәргә мөмкинлек бирә. Аларга кайбер өстенлекләр дә каралды. Андый кешеләр ул вакытта Татарстанда 50 мең тирәсе иде. Бер елдан, Татарстаннан үрнәк алып, Бо­рис Ельцин бу эшне Россия күлә­мендә тормышка ашырды. Аңла­шыла ки, әсирлектә булган һәр кешене дошман итеп күрү – гому­мән, ялгыш караш. Мәсәлән, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевны алыгыз. Муса Җәлил турында әйтеп тә тормыйм.


– Михаил Валерьевич, 28 томлык сугышта һәлак булган­нар­ның “Хәтер китабы”н, 19 томлык сәя­си репрессия корбаннары “Хәтер китабы”н төзү мәрәкәсеннән соң сез электрон “Хәтер китабы”на керештегез. Монысына, мөгаен, тиз генә нок­та куелмас. Гомумән, аны төзү идеясе ничек барлыкка килде?

 
– Бу эшне Казан мэриясенең төзелеш буенча идарәсенә тапшырганнар иде. Мин анда методист булып эшлим. Без студентлар, мәктәп укучылары, халык белән күп очрашулар оештырабыз. Зуррак аудиториягә чыгарга кирәк дигән фикер, гадәттә, әнә шул вакытларда пәйда була. Әлбәттә инде, бу җәһәттән Җиңү паркында сугышта катнашкан каһарманна­ры­быз­ның исем-фа­милияләрен мәрмәр тактага уеп язарга булыр иде. Әмма, иманым камил, анда язылган исем-фа­милия генә берни бирмәячәк. Шуңа күрә дә электрон “Хәтер китабы” төзү кулайрак дип күрәм. Анда табылган мәгълү­мат­ны теләсә кайсы вакыт кертергә, кызыксынган кешеләргә ачып карарга, танышырга мөмкин. Һәр якшәмбе көнне иртәдән кичкә кадәр Җиңү паркында үзем кизү торам. Шул җәһәттән әйтер сүзем дә бар. Белешмәләр алырга яки нәрсәдер тапшырырга 9 Май көнне генә килмәсеннәр иде. Без ел әйләнә эшлибез.


– Миңа сез бернинди ялсыз эшлисез кебек тоела.

 
– Төп эш урыным – Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы. Анда бүген үзгәртеп кору эшләре бара. Ә “Хәтер китабы”ына өстәмә мәгълүматлар җыю төп эшчән­ле­гемә керми. Шуңа күрә ял көннә­рен сарыф итәргә туры килә.


– Сезнең кебек фанатларча эшләр өчен, бу эш белән кечке­нәдән шөгыльләнергә кирәк­тер, мөгаен.

 
– Шулай булды да. Минем бабам Черепанов Михаил Иванович, әйтергә кирәк, миңа исемне аның хөрмәтенә куйганнар, 1941 елны әсирлеккә эләгә. 1943тә Бельгиядә шахтада эшләгән җи­реннән качып китә. Бабам беренче булып немец крестьянына юлыга, ул аңа матди яктан ярдәм итә, юл күрсәтә. Мин башта, бик кызыксынып, бабам турында документлар җыйдым. 9 нчы сыйныфта укыганда мәктәптә Дан музеен оештыру һәм экспонатлар җыю эшен йөкләделәр. Минем өчен зур горурлык иде бу. Аннан университетта “Кар десанты”на кереп киттем. 1981 елны беренче тапкыр Бөек Новгородка бардык. 1996 елда Санкт-Петербургта булырга туры килде. Менә шунда мин Нева елгасы ярында җир өстендә диярлек совет солдат­ларының сөякләрен күрдем.


– Эзләнү отрядларының казынуына җирле халык ничег­рәк карый?

 
– Ничек карасын инде? Өнәп бетермиләр. Әле дә хәтерлим, 1981 елда Бөек Новгородта күр­гән хәлләрне мәгълүмат чаралары аша бөтен дөньяга диярлек җит­кергәч, безгә бик нык үпкә­ләгән­нәр иде. Җирле хаки­мият­нең, җирле халыкның битарафлыгын күрсәтү була бит инде. Әмма мин дәшми кала алмадым. Хәзер дә солдат сөякләре өстендә бакча утырталар, йортлар салалар. Кот­очкыч күренеш бит бу! Ә халык­ара кагыйдәләр буенча, сугыштан соң өч ел үтүгә, яуда ятып калган һәр солдатның исеме ачыкланып, күчереп күмү эшләре тәмамла­нырга тиеш иде. 

 


  • Татарстаннан Бөек Ватан сугышына 700 меңгә якын  кеше киткән. Яртысы әйләнеп кайтмаган. Шуларның 200 мең тирәсе бүгенгә кадәр  хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Россия буенча хәбәрсез югалганнар саны – 5 миллионга якын. Хыянәтчеләр дип исәпләнгәннәре – 700 мең тирәсе. Димәк, 4 миллионнан артык  солдатның язмышы әлегәчә билгеле түгел.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 09.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!