ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Киләчәккә карап

 

Моннан 3 ел элек Арча районының Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин нигезендә музей ачылды. Бер уйлаганда, тарихи мирас, музейлар бишектәге бала кебек бишкә төрләнә торган идеологиябез өчен кирәк тә түгел кебек. Без – үткәнебезгә кизәнеп яшәргә өйрәнгән халык, чөнки илебез шундый.

3-1

Бу уйларымны Гани Сафиуллин музеен ачуга зур өлеш керт­кән кеше­ләрнең берсе, “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе урынбасары, запастагы полковник Рөстәм Гомәровка да әйттем. Киресен сукаларга яраткан бала кебек: “Музейлар нәр­сәгә кирәк соң ул?” – дип тә өстә­дем. Әлбәттә, сәер­рәк иде бу сорау, тупасрак иде. Рөстәм Кәлимулла улы миңа, “ни сөйли бу?” дигәндәй, аптырап карап куйды да: “Тарих белән горурлану өчен”, – диде.

 
– Нинди тарих турында сүз бара бит!
– Нинди генә булса да, ул – безнең кичәге көнебез. Мәсәлән, Венгрия башкаласында ил белән төрле чорларда җитәкчелек иткән­нәр­нең һәйкәлләре тора. Алар арасында төрлесе булгандыр, әмма һәйкәлләрне бе­рәү­ дә җимерми, хәтта идеология үзгәрсә дә. Бу – күп илләрдә шулай. Халык та­рихның ак якларын да, кара якларын да белә, әмма үткә­ненә кул күтәрми. Без генә гел нидер алыштырабыз...

 
Полковник Гомәровның яшьләрне Ватанны ярату хисен тәрбияләү эшенә кереп китүе очраклы түгел. Арча районыннан дүрт герой чыкканын балачактан ук белгән ул. Алар турында күп сөйлиләр иде, ди. Димәк, аның һөнәр итеп хәрби хезмәтне сайлавы да очрак­лы түгел. Ульяновскида Югары хәрби элемтә училищесын тәмамлый, шунда ук факультет җитәкчесе була. Полковник дәрәҗәсенә кү­тәрелә, хәрби хезмәттә 33 ел гомере уза да китә егетнең. Отставкага чыгып Арчага кайткач, районда хәрби-патриотик тәр­бия­нең югары дәрәҗәдә икә­нен күрә. Запастагы офи­церларның “Сугышчан туганлык” оешмасы эшли, хәр­биләр үзара гел очрашып торалар. Шундый оч­рашуларның бер­сендә кемдер: “Гани Сафиуллин авылында хет мемориаль такта куярга иде”, – ди. Хәр­биләр күп сөйлә­шергә яратмый бит ул.


Рөстәм Гомәров бу хакта Лотфулла Шәфигуллинга әй­тә, ә ул, шулай ук аз сөйләргә, күп эшләргә яраткан егет, урыныннан кисәк кенә тора да машинасына утырып Кишет ягына китеп тә бара. Элемтәчеләрнең һәр эшне җиренә җиткереп, хәтта арттырып эшли торган гадәте бар. Истәлек тактасы кую турында башланган сүз, зурга китеп, герой нигезендә музей ачу белән тәмамлана.

Әле Иске Кишет өчен дә күпме изгелекләр кылынды: юллар рәтләнде, ут чыбыклары алыштырылды, ике Кишеткә дә (Иске һәм Яңа Кишет) югары тизлектәге интернет кертелде. Музей исә тәрбия үзәгенә әверелде. Мәшһүр якташыбыз, язучы Мөхәммәт Мәһдиев заманында: “Гомереңне 100 елга алдан кайгыртасың килсә, кеше тәрбиялә...” – дигәнрәк сүзләр әйткән иде. Элем­тәчеләргә бу фикер мәгълүм микән, юк микән – анысын белмим, ә менә аларның һәр гамәле кешене, милләт балаларын тәрбияләү белән бәй­ле икәне бәхәссез.


Р.Гомәров: “Кешене патриотик рухта тәрбияләү өчен үрнәк булырлык шәхес­ләр кирәк”, – дигән иде. Ә мин аңа: “Ярый әле без гомер буе сугышып яшибез, юкса үрнәк булырлык геройларны каян алыр идек?” – дип төрттердем.


– Синең белән өлешчә килешәм. Әле заманында пат­ша Александр III тә: “Без­нең дусларыбыз юк, әмма союзникларыбыз бар. Алар – армия һәм флот”, – дигән булган. Россия тарихының сугышлардан гына торуын беләбез. Дошман бетсә, аны үзебез “ясыйбыз”, йә эзләп табабыз. Тик “шәхесләр үрнә­гендә тәрбияләү” дигәндә, мин сугышта катнашкан батырларны гына күз алдында тотмадым. Тормышта яхшы гыйбрәтләр дә күп бит.


Икенчедән, Гани Сафиуллин турында сөйләгәндә без бөтен халыкның, аерым алганда, татарның батырлыгын да күз алдыбызда тотабыз. Германия ягыннан безгә каршы сугышучылар арасында СССРда яшәгән төрле милләт вәкилләре дә булган. Алар йөз меңнәр, дистә меңнәр белән исәп­ләнә. Ә татардан берәү дә юк. Бу – рәсми статистика. Советлар Союзы Геройлары саны буенча без дүртен­че урында.


Ә Гани Сафиуллинга кил­сәк, аның тормышын, сугышчан юлын өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Иске Кишет дигән кечкенә генә авылда туып, малай чагында ук Казахстанга киткән, шунда көтү көткән, берара “урам малае”­на әйләнгән, соңрак шунда комсомол сафларына кергән, аннан соң чик буе гаскәрлә­рендә хезмәт итә башлап, сугыш башында инде полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән егетнең язмышы кем өчен генә гыйбрәт булмас иде!”


Р.Гомәров интернет аша Г.Сафиуллин турында гаять күп мәгълүмат җыйган. Архивларда казынган, Россия Федерациясенең Оборона министрлыгына мөрәҗәгать­ләр язган, Казахстан, бу ре­спу­бликаның Татарстандагы вәкиллеге белән даими элемтәдә тора.


– Без Гани Сафиуллин турында сөйләгәндә: “Аны “җи­ңү маршалы” Жуков үзе мактап телгә алган”, – дибез. Шул ук вакытта оборона (саклау) министры Жуков фәрманы белән артык туры сүзле булганы, ягъ­ни “кирәкмәгән” тән­кыйтьләре өчен аны ар­мия­дән, запаста хәрби фор­масын киеп йөрү хокукыннан мәхрүм итеп, пенсиягә чыгарганнар. Герой “яман­атыннан” шулай ук оборона министры фәр­маны белән 1965 елда гына арына.


– Хәрбиләр арасында рәнҗетелүчеләр булды бит инде ул, заманы шундый иде. Георгий Константинович Жуков үзе дә шактый кыен ашаган кеше. Беләсезме, сугыш башында фәрман булмыйча чигенгән өчен Гани Сафиуллинга партия линиясе буенча шелтә белдергән булалар әле. “Партия җәзасы” сугыштан соң гына юкка чыгарыла. Әйе, чигенергә туры килә Сафиуллин сугышчыларына. Бу йөзләгән солдат гомерен сак­лап калу өчен эшләнә. Чи­генү – баш югалтып качу тү­гел бит ул, ә сугыш такти­касының бер төре. Сафиуллинчылар чи­ген­гәндә дә сугышып чиге­нәләр, көтел­мәгән төнге һө­җүмнәр оештырып дош­ман­ны зур югалтуларга дучар итә­ләр, ягъни көчсез­ләнде­рәләр. Бу алымны югары җитәкчелек тә күреп ала һәм аны дивизия командиры итеп билгелиләр. Гани Сафи­ул­линның сугыш башында ук сугышчан Кызыл Йолдыз ордены белән бү­ләкләнүе дә тикмәгә генә түгел бит. Рево­люциядән соң бу орден иң зур дәүләт бү­ләкләреннән санала һәм ул Сафиуллинга өч мәртәбә бирелә.


Тагын “Бөекбритания короле ордены” турында да бер-ике сүз әйтим әле. Сафиуллинга аны 1944 елда бирәләр. Шул елның 1 мартында “Красная Звезда” газетасында Указ да чыккан була. Кызганычка, газета­ның ул санын таба алмыйм әле. Интернетта да юк. Шунысын гына әйтәсе килә, “Бөек­британия короле ордены” белән бүләкләнүчеләр бик аз. Шул “бик аз”ларның берсе – Арча егете. 1943-1944 елларда Гани Сафиуллин инде данлыклы командир, дивизия белән җитәк­челек итүчеләр арасында иң яше була. Сталинградны саклап калганнан соң, яңа төр хәр­би оешма – укчы корпуслар оештырыла башлагач та, 25 нче гвардия укчы корпус командиры итеп нәкъ менә Гани Сафиуллинны билгели­ләр, гәрчә кандидатлар күп булса да. Үз дивизиясен ул украин егете Семен Козакка тапшыра. Шунысы кызык, үзе япь-яшь булса да, Гани Сафиуллин менә дигән хәрби җитәк­челәр тәр­бияләгән. Козак – шуларның берсе. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелә аңа. Сугыш вакытында пехота генераллары арасында Герой исемен ике тапкыр алучы юк. Семен Козак – Югославия Герое да әле. Кыскасы, Гани Сафиуллинны югары хәрби җитәк­че­ләр дә, рядовойлар да хөрмәт итә. Үзеннән шактый өлкән яшьтәгеләр аңа “батя” дип эндәшә торган булалар. Менә шул яшь “батя” 1943 елда әле чагыштырмача яңа гына гамәлгә кергән Кутузов, Суворов орденнары белән дә бүләкләнә. Мондый орденнар шул елны армия командующие Михаил Шумиловка да бирелә. Шумилов 1943 елда Сафиуллинга чираттагы бүләк бирү өчен характеристика да яза әле. Мин моны якташы­бызның нинди югары абруйлы булуын тагын бер кат раслау өчен әйтәм.


– Иптәш полковник! Шулай эндәшкәнгә үпкәлә­мәгез, менә без инде сәгать буе утырабыз. Ә миңа ге­рой-якташыбыз турында яңа гына сөйләшә башладык кебек тоела. Бу кадәр мәгълүматны халыкка ничек җиткерергә соң?


– Әлбәттә, музейга килгән кешеләргә сәгатьләр буе сөй­ләп булмый. Беренчедән, герой-якташыбыз турында мәктәпләрдә дә сөйлибез. Аннан соң Гани Сафиуллин турында фильм да эшли башладык әле.


– Сценарий авторы, режиссеры кем?


– Лотфулла Нурисламович һәм аның фикердәшлә­ре. Фильм тарихи фотоларга, төрле истәлекләргә бай. Дәүләт телерадио­компания­сенә рәхмәт. Аерым алганда, Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтовка. Ул архивтан Гани Сафиуллинның кайчандыр ясаган чыгышларын табып бирде. Димәк, Герой кеше күз алдында җанланачак. Фильм 20 минут чамасы барачак һәм музейга килгән һәркем аны карап якташыбыз, гомумән, татар халкы­ның фронтта да, тылда да күрсәткән батырлыгы, сугыш елларының газаплары турында шактый мәгълүмат алачак.


– Фильм ишәйтелеп эк­раннарга да чыгачакмы?


– Юктыр. “Таттелеком” үзе Татарстан халкына интер­актив телевидение тәкъдим итә һәм 136 меңгә якын тамашачыбыз бар. Шул теле­видениегә үзебез башкарган барлык эшләр турында ви­део­язмаларны да куеп барабыз. Бу “Менә без нинди!” дип мактану өчен түгел. Ватанны ярату турында сүз башлаган идек бит әле, без торгызган чишмәләр дә, шәхесләребез истәлегенә куелган ташлар да, тәртипкә китерелгән зиратлар да шул туган илне, халкыңны ярату бит инде ул.


– Ярату ике яклы булырга, ягъни илең үзе дә сине яратырга тиеш түгел­ме?


– Ватанны сайлап алмыйлар. Бу – язмыш. Ә язмышның ни дәрәҗәдә бәхетле, хәерле булуы үзебездән тора дип уйлыйм мин. Илне сүгеп утырырга түгел, үзең, халкың белән горурлана белергә кирәк.


“Таттелеком” милли элем­тә компаниясенең һәр эшкә ихласлык белән, күңел биреп тотынуы шушы асыл хакыйкатьне беренче урынга куюдан тора, ахрысы. Ә музейлар, элемтәче егетләр өчен тарих туктап калган урын түгел, ә узганны барлап киләчәккә бару юлларын тәгаенләү ноктасы кебек. Инде Мөхәммәт Мәһдиев сүзлә­рен тагын искә алсак “... музей, син картаймыйсың, син яшәрә генә барасың...”

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 63, 08.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!