ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

“Сездә каз да бармыни?!”

 

“Килеп җиттек, җәмәгать!” Бер көнне безнең авыл урамында, гөрләвек суында юынып, каңгылдап йөргән казларны күреп, чит районнан килгән танышым, шаккатып, шулай диде. Аптырамадым, чөнки болай диюче бер ул гына түгел. Күргән берсе гаҗәпләнә. Кызганычка, күп урыннарда ана-ата казларны асрамыйлар инде. Хәер, бездә дә санаулы гына кеше асрый аларны, алары да шул әлеге дә баягы инкубаторныкыларны ияртеп йөртер өчен генә.

6-1
Соңгы елларда казлар да йә йомырка салмый, йә салудан туктамый, йә утырмый, утырса да, бәбкәсе чыкмый... Замананың бер хикмәте инде бу. Аптырагач, авыл кешесе инкубатор бәбкәләренә күчте. Аларны да күпчелек кеше августта, беркадәр үстерелгәнен генә сатып ала. Шуңа күрә язын авыл урамында казлар, ә май җиткәч, тау башларында бәбкә сак­лап утыручыларны күрү гаҗәпкә, гайре табигый хәлгә әйләнә бара.


Ә без бала чакларда... Яз җи­түгә, авыл урамнары каз тавышына күмелә иде. Март башларында кояш күренә башлауга, башта ишегаллары, аннан урам, Шушма елгасы буйлары каз тавышыннан гөрләп тора, бу чорда авыл урамына алар хуҗа иде. Апрельдә исә урам тулы ата каз, өйгә керсәң, йә өстәл, йә карават асты тулы ана каз булыр иде... Урамда – ата казы таласа, өйдә өстәл, карават асларында утыручы ана казлар, көненә әллә ничә мәртәбә чукып, үзе­нең барлыгын сиздерә. Бәбкәләре чыккач, ана каз да атасыннан ким зәһәрләнми... Бәбкә димәктән, ап­рель азакларына инде ел да бер үк кешеләрнең өлгер казлары бәбкә чыгара, ай, кызыга иде бар бала-чага шуларга! Башта бәбкәләрнең чыгуын түземсезлә­неп көтә, аннан берничә көн саклауга туя да башлый идек... Бәбкәләр иртәрәк чыгып, көннәр суытып җибәрсә, өйгә, мунчага (аңа махсус җылы бирелә), урамга чыгара-кертә хуҗабикәләр хәлдән тая, ничек тә  шул биби­ләрне саклап калу өчен тырмаша, бодай үрдереп (яз соңга калган елларда бәбкә­ләргә яшеллек ки­рәк дип) ашатучылар да була. Ничектер шулай тиеш дип, бер авырсынмыйча эш­ләнә иде бу кадәресе. Тау башына бәбкә сакларга чыккан беренче кешеләр яныннан, сары йом­гаклар яныннан беркем дә битараф кына үтми иде...


Хәзер, белмим адәм бала­сы­ның бер нәрсәгә дә исе китмәс төсле. Авылдагы һәрбер үзгә­реш­кә (элекке авылның асылы булган үзгәреш­ләргә) шулкадәр тиз ия­ләшәбез, һәр югалтуны шулай тиеш, табигый дип кабул итәбез. Каз бетте  ни, сарык ни, ат ни, сыер ни... Мәктәп ябылды ни, яңаны төзеде­ләр ни – барыбер. Хәер, сүз башым бит – шүрәле дигән­дәй, сүзебез казлар турында иде бит.


Казлар беткәнгә дә әллә ни уфылдамадык анысы. Язларын яр буеннан карга бата-чума каз эзләп йөрүләр бер дә рәхәт түгел иде шул, ә Шушма тулгач, ул мәл­гуньнәр бөтенләй иреккә чыга, бигрәк тә йомырка салырга керәсе көнендә суда кала, хуҗабикәләрен тәмам хафага сала иде. Андый көн­нәрдә караңгы төшкәнче яр буе “дөгә-дөгә” дип каз чакыру авазларына күмелә (һәм әнә шул чакыруны кабул итеп, казы чыккан кеше­дән дә бәхетле кеше булмый иде)...


Баштарак әле ата-ана казларын бетерүчеләр ел да яз башында инкубатордан кечкенә бибиләр алып үстерде. Бу да җиңелдән булмады. Авыруларга тиз бирешә мондый бәбкәләр, икенчедән, аларны бер минутка да ялгыз калдырып булмый. Зур булып үскәнче саклыйсы. Менә шуңа күрә дә үскәнне алу бик күпкә файдалырак чыга. “Үзең чыгарганга җитми инде”, – дип, инкубатор сатып алып, мәш килүчеләр дә бар.


Күршебез Тәгъзимә апаларның кызыксынып, эшләп карамаган бер эше дә юк дисәм, һич ялган булмас (бу уңган гаилә, аларның шөгыльләре турында сокланып берничә яздым инде). Баштарак иске суыткычларыннан үзләре инкубатор ясап, шунда чебешләр чыгарып, бу эшне нечкәләп өйрән­деләр дә, аннан почта аша соратып, чын инкубатор алдылар. Анда берничә ел үзләренә, туганнарына берничә партия бәбкәләр чыгардылар.


– Үткән ел инкубаторыбыз ти­шелгән иде, сай тәлинкәләргә сулар сала-сала гына эшләттек, анда бит астан да дым, пар менәргә тиеш, өстән гөлләргә су сиптерә торган җайланма белән бөркисе... Фәләнчә сәгать саен, тәүлегенә әл­лә ничә тапкыр әйләндерергә ки­рәк, мәшәкате күп инде аның, тө­нен дә, көндез дә онытырга ярамый. Шуңа күрә быел яңаны алып тормадык, өстәвенә соңгы елларда безнең казлар салган йомыркалар буш, бибисез булып тинте­рәтте. Шуңа күрә ата-ана казларга хөкүмәт бибиләре генә алып кушарбыз, мәшәкате кимрәк булыр дидек, – дип көлә Тәгъзимә апа. – Быел туганнарыбыз Раушанияләр алган әле, моңарчы мин чыгарып бирә идем, менә шуларны өйрә­тергә төшәргә җыена идем...


Эштән-мәшәкатьтән курыкмаганнар бу эштән дә бизнес ясый белә анысы. Күрше Биктәш авылында яшәүче, шулай ук бик эшчән, булган Тихоновлар үзләренең инкубаторында әллә ничә тапкыр бәбкәләр чыгарып, аларны үсте­реп саталар иде (бу хакта да язган идек). Ә Шода авылында Шакир­җановлар исә инде нәни бәбкә­ләрне үстерүгә шулкадәр җайлаш­кан, ел саен санын арттыра-арт­тыра, берничә меңгә җиткергән­нәр. Зур бәбкәләрне сатып алып, бер-ике ай гына үстереп, каклап сату эше белән шөгыльләнүчеләр дә бар районда. Күңел биргән, ирен­мәгән кеше бер шул каз бәб­кәсен генә әллә ничә төрле акча чыганагына әйләндерә.


Тик аларны бер асрамый баш­ласаң, бизәсең икән, нәкъ башка мал-туар, кош-корт кебек, кабат асрыйсы килми башлый. Үзе­бездән чыгып әйтәм. Җәй уртасыннан кара көзгә кадәр су буеннан, урам буйлап адашкан хөкүмәт биби­ләрен (казларын) эзләп йөрү­че­ләрне күргән саен, бер шөкер итсәң, каз суяр чак җиткәч, мең шөкер итәсең. Ә ашыйсы килгән кешегә казның каклаганы, ыслаганы, яңа суелганы – ниндие кирәк, кибет киштәсендә әзере бар. Район үзәгендәге кибетләрдә дә ел әйләнәсе шулай. Андыйлар бер мәшәкатьсез һәм күпкә очсызга да чыга... Бу исә – каз асрамауга тагын бер һәм иң төп сәбәп бугай...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 65, 11.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!