ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 135, 21.09.2018/

Җитәкчеләр дә савап җыя ала

 

Рамазан башланырга санаулы көннәр калып бара. Бик күпләр өчен сынау һәм сыналу ае бу. Ураза тотучылар елдан-ел арта, ифтар вакытларында әби-бабайлар янәшәсендә яшьләрне дә еш очратасың. Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева белән әңгәмәбез дә – уразага әзерлек хакында.

i1

– Фәния абыстай, уразага әзерләнүне нәрсәдән башларга? Ел дәвамында нәфел уразалары тоткан кеше аңа җиңелрәк керә, диләр.

 
– Ураза – фарыз гамәлләрнең берсе. Зөлхиҗҗә, мөхәррәм, шәү­вәл һәм башка айларда тота торган нәфел уразалары бар. Аларны тотасың икән, фарыз уразага керү җиңелрәк, чөнки кан юллары ач торырга ияләнә. Кайберәүләр аңа ябыгу, чистарыну өчен файдалы дип керә. Болай ниятләү дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә, уразаны минем өчен тотсагыз, һәркемнең үзеннән чыгып, әҗер-савапларын бирермен, дигән. Рамазан аенда тәравих намазы да күп укыла һәм шул чорда алган рухи азыкның тәме күңелдә озак дәвам итә. Ураза тоткан кеше шуны бөтен тәне, күзәнәге белән тоя. Икенче яктан, син бу айда хәер-сәдака бирергә, изге гамәлләр кылырга тырыша­сың. Дөрес, беренче көннәрдә ураза тоту авыр, быел да ул җәй башына туры килә. Тик монда да Аллаһы Тәгалә ярдәм итә: уразаның беренче көннәрендә көн суытып җибәрә яки яңгыр ява һәм аны рәхәт кенә тотып чыгабыз.

 
– Әбиләребез хөрмә җиме­шен изге ризык кебек кабул итә иде. Уразага шуны юнәтү ягын карадылар. Моның хикмәте нәр­сәдә?


– Хөрмә җимешен авыз ачканда ашыйлар, чөнки көн дәвамында бавырыбыз ачыга. Аны эшләтеп җибәрер өчен баллы әйбер кирәк. Ә хөрмә җимешендә шикәр генә тү­гел, бөтен микроэлементлар бар. Ул Мөхәммәд Пәйгамбәребез та­ра­фыннан да макталган. Әлхәм­дүлилләһ, хәзер хөрмәнең ниндие генә юк. Авыз ачканда хөрмә ашагач, су яки чәй йотасың һәм бавырга шунда ук җиңеллек килә.


– Авызны су, тоз белән дә ачалар, дип укыганым бар.


– Әйе, су да, тоз да, йөзем, өрек тә кулланыла. Мин хөрмәгә өс­тен­лек бирү яклы. Пәйгамбә­ребез хөрмә җимешенең йомшагын яңа туган баланың аңкавына сылый торган булган, чөнки бәләкәчләргә дә файдалы. Авыз ачканда, яшь­лә­ребез кайчак газлы су эчә. Ач карынга бик зыянлы ул. Чиста су, чәй, каһвә эчегез. Авыз ачканда, сәхәр ашаганда укыйсы догаларны алдан әзерләп куегыз. Уразага кер­гәндә, кичтән үк ихластан ният кылына. Ябыгыр өчен, дип түгел, Раббым, үзең өчен керәм, тотарга ярдәм ит, дип ниятлисең. Кичтән әйтсәң дә, иртән әйтсәң дә, кү­ңелдән генә уйлап йөрсәң дә була һәм көн дәвамында бернәрсә дә ашарга, эчәргә ярамый. Ураза вакытында көндез якынлык кылу – бик зур гөнаһ. Ризык әзерләү­челәргә телне тидереп, азык тәм­ләп карарга рөхсәт ителә. Аннары дымлы тастымал белән телне сөртеп алалар. Кайвакыт, кабып кара әле, дип ризык яки су бирәләр, ураза тотучы онытылып кабып куярга мөмкин. Мондый ялгышлык уразаны бозмый.


– Ис килмәсен өчен, авызны су белән чайкарга рөхсәт ите­ләме?


– Беләсезме, ураза вакытында ашказаны моңа бик әзер булмаган кешенең авызыннан ис килүчән. Авызны чайкарга була, тик чиста су белән генә, тәмләткечле сыеклык­лар ярамый. Пәйгамбәребез, ура­за тотучының авыз эченнән килгән ис мускус исе шикелле һәм бик савап­лы, ул искә борчылырга кирәкми, дигән.


– Авыз ачканда, сәхәр ашаганда, тагын нәрсәләргә игътибар итәргә?


– Авыз ачкач та, җылымса су эчәргә кирәк. Күп ашап, ашказанын тутырмагыз. Кичтән шулпа бик әйбәт, сәхәр вакытында күбрәк тә ашарга була. Уразаны яңа тота башлаучылар арасында, беренче көнне башым каты авыртып, чыдар чамам калмады, бүтән кермә­дем, диючеләр бар. Алай түгел ул, үземнән чыгып әйтәм. Минем кан басымы түбән, беренче тапкыр тотканда зур операцияләр ки­чер­гән идем. Уразага кердем, иртәнге уннарда башым кысып авыртырга тотынды. Шуннан нишләдемме? Утырып еладым... И Раббым, минем дә бүтәннәр кебек бу гамәлне кыласым килә, ярдәм ит, хак юлны күрсәт, дип ялвардым. Авыз ачканда да, тәравихта да, төнлә дә шул сүзләрне кабатладым. Башыма фикер килде: иртән торуга, каты итеп каһвә эчеп карыйм әле, дим. Сәхәргә кадәр эчәсе даруларны да бүлеп эчеп бетердем, догалар укыдым. Ул көнне уразамны ипләп кенә азагына җиткердем. Менә егерме елдан артык бер көн дә калдырмыйм. Төнлә даруларны эчәм, уколларны кадыйм. Өйләдән соң, кичкә таба ятып алу кан йөрешен яхшырта. Баш авырта башласа, иелеп, бөгелеп берәр эш эшлим, идән сөртәм. Эштәге кеше гимнастика ясый, йөреп керә ала. Тәһарәтләнү, кул белән баш артын уу, салкын су белән чәч арасын, чигәне, колак яфрагын ышку да хәл кертеп җибәрә. Тик төрле авырулар бар: шуңа күрә һәркем үз хәлен чамаласын, зыян китерерлек булмасын иде.


 – Ураза вакытында су коенырга ярыймы?


– Безнең әбиләр коенудан бик курка иде, авыз ачмыйча мунчага да кермәделәр. Эссе җәйдә дә шулай. Урактан кайтканда, күлгә төшеп, утырып торалар иде. Су коенырга да, душ астында торырга да, мунчада бераз тирләп утырырга да ярый. Тик күп халык җый­нал­ган һәм чишенгән кеше­ләр яныннан ераграк йөрегез. Өйдә, тыныч урында рәхәтләнеп коенырга була. Җитәкчеләр дә ураза тотучы хез­мәткәрләрнең хәленә керсен иде. Эшкә соңрак килергә, алданрак китәргә рөхсәт итәргә мөмкин. Ураза тотучыга җиңеллек китергән җитәкчегә дә олы савап языла.


– Балалар ничә яшьтән ура­зага керә ала?


– Балигълык яшендәгеләр һәм акылы булган кешеләр ураза тота ала. Картлык буенча да чик­ләүләр юк. Балаларны кечкенәдән ураза тотарга өйрәтергә кирәк. Алты-җиде яшьтән башлау хәер­ле. Бала-чага, олылардан күреп, үзләре дә шуңа тартыла. Баштарак аларга азрак ташлама ясарга мөмкин: иртәнге ашны соңрак ашатасың яки кичкесен иртәрәк бирәсең. Шулай башлана инде ул. Үземнең оныклар җиде-сигез яшьтән тулы көн ураза тота. Тик бөтен балага да шулай кирәк, димәс идем. Һәр баланың организмы үзенчә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 11.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр