Ватаным Татарстан   /№ 136, 13.09.2017/


Сүзем һәйкәл турында гына түгел

 

Әгәр Иранга бармасам, борынгы Тус шәһәрендә булмасам, бөтендөнья шигъ­риятенең чишмә башы булган “Шаһнамә” поэ­ма­сының авторы Әбел­касыйм Фирдәүсигә куелган һәйкәлне күрмә­сәм, бөек композитор Рөс­тәм Яхинга һәйкәл кую уңа­еннан бу мәкаләне язып та тормаган булыр идем.

3-3
Рөстәм Яхинга һәйкәл ачкан көнне исә төне буена керфек тә какмадым, күзгә йокы кермәде. Нинди генә халәткә кермәдем дә, ниләр генә уйламадым. Капма-каршы фикерләр чолганышында калдым. Бу очракта мин үз халәтем турында гына язмыйм. Соңрак укып, ише­теп белдем, һәйкәл ачы­лы­шында катнашкан кеше­ләр­нең мин белгәннәре шул ук хәлдә булган икән.
Һәйкәлнең барып чыкмавы бер гаҗәп булса, сөен­гән булып кыланып мактанышулары гаҗәп. Янәсе, нинди зур эш эшләгәннәр. Хәер, нәр­сә соң бу? Миллият сүз­леге һәйкәлгә аңлатма биреп, “сын, санам, сынташ, тораташ, балбал, тәмсаль, статуя” дип яза.

 
Сынчы Асия Миңнулли­на ясаган диләр. Югыйсә мондый эш аның кулыннан гына килмәячәген белсәләр дә, Андрей Балашовны әй­теп тормыйлар. Эшләвен алар гел бергә эшлиләр бугай инде. Гел болар да, гел болар. Әйтерсең лә башка кеше юк. Качалов, Төркия­дәге Тукай, Кол Гали, Хәй­рия­че (Әсгать Галимҗанов), “этләр-мәче­ләр, су ташучылар”, тагын әллә кемнәр – барысы да болар эше. Болары ярар инде, без күргән, без белгән, бөтен кеше яраткан Рөстәм Яхинны да харап иткәннәр. Асия Миңнуллина үзе генә булдырам дип уйлый бугай, әйе, булдыра да, бөтен заказларны да сугып кына ала. Тукай хәтле Тукай бүләге иясе булып, “Китмә, сандугач” җы­рын да бел­мәгәч, ничек Рөс­тәм Яхинга һәйкәл ясарга алынырга мөмкин?

 
Әйе, Асия телне, милләт­не, тарихны белми, мин аның эшләгән эшләреннән күрәм, бик яхшы сын ясаучы, шә­керт­ләрен сын ясарга өй­рәтүчедер, ләкин ул һәй­кәл иҗат итүче түгел. Фир­дәүси һәйкәлен күргәнче Ка­занның 1000 еллыгы паркындагы Кол Галине яраткан кебек булган идем. Тагын барып карадым. Йөзен­дә бөеклек бар да кебек, ләкин күңеле күктә түгел. Югыйсә ул бит нәкъ менә “Йосыф-Зөләйха”ны язганда Фирдәүсинең “Шаһ­на­мә”­сен өйрәнгән. Һәйкәле аны кечерәйтә, бөек шагыйрьлеген кимсетә. Һәйкәл ул – кешене зурлый, хөр­мәт­ли һәм үлемсезлегенә дан җырлый торган хыял һәм иҗат җи­ме­ше. Һәйкәл әһел­ләрен кем­нәрдер сөйләве, йә булмаса фотоларына, кемдер кин­дер­гә төшергән сурәт белән, әле анысы да бик еш кына ия­сенә охшамаган була, иҗат итеп булмыйдыр. Югый­сә һәйкәлләрнең җан­лы, шанлыларын Рада Нигъ­мәтул­линада күреп була бит...


Татар халкының бәгырь җимеше Сара Садыйкова да күптән шәп һәйкәлгә лаек та соң... Акчаны кем түли, му­зыкага шул заказ бирә. Рөс­тәм Яхинның һәйкәлгә ла­екмы-түгелме икәненә бө­тен­ләй сүз юк, ә һәйкәле турында сөйләшергә соң инде. Нәти­җә белән көрәш­миләр, эш­ләнгән эшне хурламыйлар. Үзебез нинди – җитәк­че­ләребез шундый. Үзебез нинди, безгә шундый һәй­кәлләр әвәләп бастыралар. Рөстәм Яхин гаҗәеп җырлар, моң­нар, романслар иҗат итеп калдырды. Үз-үзенә һәйкәл куеп китте. Бөек шагыйрь Александр Пушкин үзе дә: “Мин үземә гаҗәп һәйкәл салдым”, – дип язган иде. Мон­дый сүзне үз-үзенә ышанган бөекләр генә әйтә ала. Алар – зәвыклы һәй­кәлләргә лаек затлар.


Бик күп еллар элек бер танышым Финляндиягә барган, Хельсинкида ХХ гасыр­ның бөек композиторы Ян Сибелиуска һәйкәл күреп, исе китеп кайткан иде. Шә­һәр уртасында таулы, таш­лы кыяга олы курай торбалары-орган, компози­торның куллары, йөзе уеп ясалган, га­җәп бер сокланып туймаслык һәйкәл дип сөйләгән иде. Рөстәм абыйга һәйкәл ачканда, без аның белән соңыннан да барып карадык, шул турыда сөйләштек. Иҗат өчен хыял, талант кирәк, йә мондый эш­кә алынмау зарур. Мондый сыннар куркыныч, дө­рес, алар янына халык йөрми. Болар кешенең зәвыгын боза, уйлау, соклану сәләтен үтерә. Байларыбыз картайгач барысы да Даши Намдаков сын­нарын ярата торган булып китсә, Казан ул – бөтен дөнья буйлап таралган та­тарның башкаласы, Мәккә шәһәре кебек (анда да 365 пот булган) потлар иленә охшап китмәсме? Ислам дине иңгәч, алар барысы берь­юлы шакылдап ауган. Кеше­ләр таш сыннарга түгел, бер Аллаһка табынган.


Безнең сынчылар тоталар да һәйкәлләренә баш, аяк, корсак, гәүдә ясыйлар. Һәйкәл бит җансыз тимер, кеше кебек була алмый, булырга тиеш тә түгел. Һәм алар, шулкадәр миллионнар са­лын­ган икән, кешеләргә хез­мәт итәргә тиеш. Соңгы арада һәйкәлләр бик күбәеп китте. Һич тә күпсенүем түгел. Бу бөекләребез безне битарафлык чиреннән аралап, халкыбызга хезмәт итсеннәр, җан­нарны җылытып хыял иленә чакырсыннар иде. Яшәүгә, иҗатка рухландырсыннар, ка­лебне чистартсыннар. Бусы инде иң авыры. Җиңел генә эшләп, хәл итеп булса иде.


Кешедә каршы тору хисе булырга тиеш, дип сөйлә­де­ләр безгә Иран Мәдә­ният министрлыгында. Әгәр ке­ше­гә нәрсә тәкъдим итсәләр дә, шуны бер каршылыксыз кабул итә икән, битарафлык бар­лыкка килә. Әйдә, ярар инде, булса соң, әллә миңа гына кирәкме, булмагае, ясамагайлары. Күпләребез инде шулай уйлый, шулай сөйли. Бу – бик куркыныч халәт, битараф булырга ярамый. Шө­кер, ярсый-ярсый сөйләүче, язучы, фикер әйтүчеләр бар әле.

 

Динебездә дә начарлыкка каршы тел белән, кул бе­лән, уй белән булса да кө­рәшергә кушылган. Һәй­кәл ачканда, талантлы, моңлы, милләтен, телен, халкын ярат­кан җыр­чы Айдар Фәй­зрахманов кына бик моңсу иде: “Миңа бу һәйкәлгә караганда Рөстәм абый үзе күбрәк ошый”, – диде. Рөстәм абый юк бит инде, ә җырчы аны исән кебек “ошый”, диде. Димәк, бар, ул аның өчен исән-сау. Бервакыт, ул әле бүгенгедәй исемдә, опера театрында концертта урыным Рөстәм абый белән Шәриф Хөсәенов уртасына туры килде. Шәриф абый чакырган, кемгәдер чакыру билеты алгандыр да, буш урын калмасын дигән­дер инде, бәлки алай да тү­гелдер. Син дә ялгыз (әле ул чакта), мин дә ялгыз дигән­дер. Яшь җыр­чы, үзе озын буйлы, үзе неч­кә, үзе моңлы Айдар Фәйз­рахманов үзе кадәр баянда уйнап:


“Атландым да атның ай биленә,
Өч  әйләндем Казан каласын...” –


дип җырлады. Мин шул чакта янәшәмдә утырган бөек­ләр­дән борынгы татар халык җыр­ларын ничек тың­ларга ки­рәген күрдем. Алар һәр ике­се яшь башкаручыдан мө­киббән иде бугай. Тә­нәфестә Рөстәм абый Шә­риф абыйга сәхнә артына ме­нәргә, Айдарга мондый көй­ләрне баян күтәреп җыр­ларга ярамаганлыгын әйтер­гә кушты. Соңрак, бәлки шуннан соң, ул (мондый кайгыртучанлык кемгә эләккән әле) сәхнәгә баян күтәреп чыкмады кебек. Хәер, ул чакта баянчылар үзләре дә утырып кына уйныйлар иде. Айдар композитор Рөстәм Яхинның күп җырларын халкыбызга җит­керде, аралашып, күреп яшәде. Һәйкәле өчен борчылуы йөзенә чыккан иде.


Рөстәм абый һәйкәленә сөенеп, горурланып йөргән кешеләр арасында консерватория ректоры Рубин Абдуллин да бар. Аның турында 35 еллар элек “Азат хатын” журналына “Ташлар моңы” дигән мәкалә язган идем. Ул миңа әбисенең борынгы кырым татар халык җырларын оста җырлавын, әнисе Сара ха­нымның татарлардан беренче хатын-кыз икътисад профессоры булуын, үзенең исә Волжск шәһәреннән Казанга берүзе уен коралын күтәреп музыка мәктәбенә укырга йөргәнен, орган турында сөйләгән, уйнап та күрсәткән, бик рәхәтләнеп, ачылып китеп сөйләшкән иде.


– Бу әйбердә борынгы татар көйләрен уйнап буламы? – дип сораган идем.


– Була икән, “Ташларда да моң була”, – дигән иде ул. Оныт­кандыр инде, җитәк­че­лек эшендә хыялларга би­ре­лергә вакыт та, урын да булмый торгандыр. Ул да композитор Рөстәм абый Яхинны хөрмәт иткән. Инде менә аның үзен тыңла­ма­ганыма да байтак еллар үткән икән. Уйныймы икән, уйныйдыр, уйнамый түзә алмый тор­гандыр татар халкы көй­ләрен, Яхин романсларын. Инде шундый зур пост би­ләгәч, Рөстәм Яхин кебек ком­позиторларны хөр­мәт ит­кәч, милли, татар композиторлары кая китте соң? Нә­җип Җиһанов дәверендә 30лап (санамадым, болай гына әй­түем) композитор бар иде. Бүген 3 кенә калды. Чирек гасыр Рубин Абдуллин җитәк­ләгән композиторлар әзер­ләү­че кафедрада ник бер генә татар милли мөгал­лиме дә юк? Ник Луиза Батыр-Болгарый, Риф Гатауллин кебек милли композиторлар чыкмый? Ярый әле өч бөр­текнең берсе булган Эльмир Низамовны укытучы – стажер итеп алганнар.

Бүген Рубин Абдуллин зур сәнгатьнең, татар музы­касының башында утыра. Шулай да минем аның янына киләсем:


– Сезгә чыннан да бу һәй­кәл ошадымы? – диясем килде.


Кабатлап әйтергә мәҗ­бүрмен, чөнки бу һәйкәл – нә­тиҗә, аны хурларга да, тир­гәргә дә ярамый. Әле бит болай да җиде ел кайнашканнар, ярый әле төртеп җи­бә­рергә кешеләр табылган, инде менә консерватория почмагына китергәннәр. Ул шулай утырыр да утырыр инде. Нәкъ Хәлимә апа тоткынлыгындагы кебек. Нәкъ 25 ел элек Америкага баргач, Рөстәм абыйның туганнары Гали абый, аның кызы Гөлсем белән танышкан идем.


Ул чакта Казанда аның юбилее – 70 еллыгы үткән генә иде. Рәхәт­ләнеп, яратып, белеп сөйләгәнемә ис­ләре китте. Кем­нәр ашадыр килеп иреш­кән имеш-ми­мешләрдән, кү­ңел җәрәхәт­ләрен­нән җиңе­ләеп китте­ләр. Кайтып китәр чагым җит­кәч, аңа тапшырырга бү­­ләкләр бирделәр. Чемоданым тулы иде. 20 килодан артык алырга ярамый. Үзем­не­келәрне калдырдым да Рөстәм абыйга дигәнен алдым. Җылы киемнәр, туфли җибәрделәр. Аңа бик тә җылы кирәген, туңу, өшүен ишеткән идем. Алып кайту­ның бер кыенлыгы да булмады, ә бүләкне тапшыру шактый катлаулы булды. Хәлимә апа берәүне дә якын җибәр­ми, кертми. Кемнәр­дән генә ярдәм сорамадым. Хәтта үзе усал, үзе хәйләкәр, үзе акыллы Шәриф абый Хөсәенов­ның да очраштырырга хә­лен­­нән килмәде. Ул – Рөстәм абый­ның якын дусты, күптән ара­лашкан, әнисе Мәрьям апаны (затлы, зыялы, уңган, бик күп кешене чын Казан пәрәмәчен пешерергә өй­рәт­кән ханым), туганнары Мәрь­ям апа Рахманкуловаларны яхшы белә иде. Уртак иҗат җимешләре “Сорнай моңы” дигән җыры белән бик мактана иде. Хәли­мә апа аны да тыңламады. Рөс­тәм абыйны шулкадәр сак­лый, гомерен озайта дип уйлый иде бугай. Бәхет көт­мәгән яктан елмайды. Минем хәбә­ремне Г.Камал театры­ның гаҗәп чибәр артисты Айсылу ханым ишет­кән. Үзе эзләп килде. Ул – Хәлимә апаның туганы, бер каршылыксыз үтеп керү хокукы бар икән. Үзе Игъманов дигән профессорга ки­яү­гә чыккан, Уфада яши­ләр. Хәлимә апа аны кочак җәеп каршы алды. Айсылу сиздерми, алдан әйтми генә мине дә алып килде. Рөстәм абый гына залда, башыннан ук бөркәнеп диванда ята. Чәй өстәле дә залда, пе­силәре бик күп. Аллаһ мине кичерсә иде, шуларның үз­ләрен дә, исләрен дә сөй­мим, Рөстәм абый хакына түзәргә кирәк.


Рөстәм абый акрын гына, Хә­лимә апа теләмәсә дә, без­нең якка әйләнде. Сүз­ләрем­не сөй­ләдем, сәлам­нәремне, бүләкләремне тапшырдым. Ул инде, беренче карашка, төссез-хәлсез, хиссез дип уйладым. Күз карашын тота алмый азапланам, елмайтасым, хәтеремә шулай саласым килә, сүзен ге­нә тапмыйм. Айсылу да шулай күрермен дип уйламаган иде, ахры, ул да сүзсез калды:


– Рөстәм абый, Сез миңа бер бүләк тә бирмисезмени? – дидем. Ул уйчанланып калды, битләре алсуланып китте, акрын гына торды да, Хәлимә апа егылып китмә­сен дигән­дәй тотмакчы булгач, ишарә белән генә ки­рәксезлеген аңлат­ты. Үзе исә юыну бүл­мәсендә байтак торды. Йөзе чиста, чәч-баш тәртип­тә, алга ниндидер максат куелган, ул аннан шулай чыкты. Күрше бүл­мәдән затлы пиджак киеп чыгып, йөзеп кенә пианино яны­на килеп утырды. “Туган ягым”­ны уйнады. Со­ңын­нан шул көй бит инде Татарстан гимны булып китте.


– Бер җитәме? – диде. Мин инде бер генә бүләк со­раганымны оныткан идем. Биш бармагымны җәеп уң кулымны күтәрдем. Һәм шуннан, беләсезме? Хәер, моны сөй­ләп тә, язып та булмый. Без эреп актык, ак томанга, зәң­гәр дул­кын­нарга, якты рә­шә­гә әйлән­дек, күкләргә аштык. Ул исә уйнады да уйнады. Со­ңын­нан шул, шул дип санарга тырышып карадым. Ләкин очына чыга алмадым. Әллә 11, әллә 12 көй уйнады. Ул әле уйнап кына калмады, вакыт-вакыт үзе дә җыр-моң булып, кушылып китте. Айсылу да җыр­лады. Ул да моңлы, сагышлы иде. Инде менә барлый башласам, барысы да күп­тән вафат икән. Әй, Раббым-Аллаһыма мең шөкер­ләр булсын, ми­ңа нинди бү­ләкләр җи­бәр­гән, насыйп иткән булган икән бит.


Рөстәм абый бәхетле һәм сау-сәламәт иде. Айсылу ханым, му­зыканың бөек­леген, дәрәҗәсен миңа караганда күп мәртәбә дө­рес­рәк бәяли торган сән­гать­кяр буларак, Рөстәм абыйны кы­сып-кы­сып кочаклады, маң­гаеннан үпте. Чиксез рәх­мәт­ләремне җит­кердем, хушлаштык та аерылыштык. Урамга чыккач, Айсылу ханым: “Соңгы концерты”, – диде дә сулкылдап елап җибәрде. Моңа кадәр түзеп тора алганыма шөкер әле, мин дә кушылдым. Рөс­тәм абыйга мин Америкадан алып кайткан җылы кием­нәр дә, затлы сәхтиян туф­лиләр дә кирәк булмагандыр. Шуннан соң ул бер елдан аз гына күбрәк яшәде. Дөнья тарлыгыннан, тоткынлыгыннан котылды. Җанымны әрнетеп пианиносы исемә төште. Сатып бүле­шергә балалары юк иде, Хәлимә апа үзе дә озак яшәмәде кебек. Янына утырып күпме үлемсез җырлар, романслар язылган пианино кайда икән? Ул бит шундый матур, затлы, зәвыклы, серле иде.

 

Табарга иде бит. Табарга да һәй­кәле янына куярга, хуҗасына тапшырырга иде. Үзе уйнасын ул анда, укучылары, аны яратучылары, уйнаучылар һәм гади тамашачы, аны яратучылар тыңласын. Урыны таррак булса да, әйбәт, көне-төне аның көйләре яңгырап торсын, теләгән кешеләр килеп кушылып җырла­сын иде. Иманым камил, Казаныбыз – иманлы шәһәр. Берәү дә таш балбал янына килеп аның белән сөй­ләшеп йөр­мәячәк, ә көн әйлә­нәсендә музыка уйнап торса, ул халкыбызның иң яраткан урыны булачак, яныннан кеше өзел­мәячәк. Шулай булырга тиеш. Тагын әле мондыйрак хыял да бар: янына бер музыкаль тартма куярга. Рөстәм Яхинның җыр­ла­рын, көйләрен, романсларын яздырып, төрле бәя бил­геләргә. Ниндине тың­ларга телисең, күпмедер акча саласың. Болай гына әйтәм инде, бусы – акча табу юлы. Шулай да Казан уртасында акрын гына, салмак кына Рөстәм Яхин көйләре яңгы­рап торуын телим. Рөстәм Яхин иҗаты тиз генә онытылмас та, югал­мас та. Аңа игътибар җит­мәү­дә зарланырлык түгел. Сәнгать га­лимнәре Йолдыз Нигъ­мә­тул­лина, Клара Таҗиева Рөстәм Яхин турында бай эчтә­лек­ле, матур китап чыгардылар. Казан урамына да аның исемен бирделәр. Бик күп авто­бусның соңгы да, беренче дә тукталышлары Рөстәм Яхин урамында. Килеп эшләүче, кап-кара күзле кондуктор кыздан: “Кем ул Рөстәм Яхин?” – дигәч, күзен дә йоммады: “Композитор”, – диде. Нәрсә яза дип төпчендем. “Татарстан гимнын”, – диде. Тагын ди­гәч тә, югалып калмады, “Санду­гач”ны диде. Үзенең ни та­тарча­сы­ның, ни рус­ча­сы­ның җүне юк. Рөстәм Яхин­­ны исә белә, җырлап та күр­сәтте. Шулай сокландыр­ды. Болай булгач, яшибез әле. Рөстәм Яхин да яши, җыр­лары да яши. Онытмаска, битараф булмаска, сәнгатьне, бөеклә­ребезне килә­чәк буыннарга матур килеш тапшырырга иде.