Ватаным Татарстан   /№ 21, 10.02.2018/


Булганнан бар да була

 

“Агрокөч-Төркем” холдингына керүче “Азнакай” агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Мөслимовның дәү әтисе Кә­лимулла ага гомере буе “Мәгариф” колхозы бригадиры булып эшли. 50 елдан артык комбайнчы булып эшлә­гән әтисе Рәшит исә – ”Татарстан Республикасының атказанган механизаторы”.

 
Илгиз балачактан авыл тормышының барлык кыенлыкларын белеп үсә. Урып-җыю вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып үзе дә катнаша. Унынчы классны тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, агроном булып эшли башлый.

 
Вакыт белән исәпләшми, көн-төн басу-кырларның хол­кын, мөмкинлеген өйрә­нә, институтта алган белемен практикада кулланып, яхшы гына уңышларга ирешә. Ул хезмәттәшләре белән уртак тел табып, киңәшләшеп эш­ләүне хуп күрә. Яшь белгеч­нең тырышлыгын, булдыклылыгын җитәкчеләр күреп алып, аны баш агроном, аннан “Мәгариф” колхозы рәи­се итеп сайлап куялар. 2002 елның августында Илгиз Мөс­лимов Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшли башлый. Соңрак “Кама” агрофирмасы җитәкчесе итеп бил­геләнә. Татар халкы, булганнан бар да була, дип юкка гына әйтмидер.

 
Шуларны исәпкә алыптыр, энергиясе ташып торган тәҗрибәле җитәкчене тагын да авыррак, җаваплырак эш­кә, элек 14 хуҗалыкны бер­ләштергән “Азнакай” агрофирмасына директор итеп билгелиләр. Гаиләсеннән аерым яшәргә туры килсә дә, авырлыкларны җиңәргә кү­неккән Илгиз бу эшкә дә җиң сызганып алына.

 
Баштарак бик кыен була, әлбәттә. Хуҗалык таралган, җирләр тиешенчә эшкәртел­мәгән, бөтенләй кулланышта булмаган мәйданнар да бар. Терлек азыгы да җитми.

 
Беренче эш итеп яңа җи­тәкче үсемлекчелектә тиешле технология шартларын үтәү­не оештыра: барлык җирләр тирән итеп сөрелә. Фәкать сыйфатлы орлык әзерләү һәм чәчү кулланыла башлый. Үсем­лекләр минераль ашлама белән тукландырыла. Мон­дый чараларга Җир-ана да бурычлы калмый. Элегрәк бөртеклеләрдән уңыш 14,2 центнер булса, узган елда 45 центнердан да артып китә. Бүген кырларда 9000 гектарга якын көнба­гыш, зур мәй­данда рапс, көзге рыжик, май­лы культуралар игелә.

 
Икенче төп юнәлеш – 7200 баштан артык мөгезле эре терлеккә сыйфатлы азык әзерләү. Анысы да уңышлы дәвам итә. Агрофирмада ул эшли башлаганда һәр сыердан 2400 кг сөт алынса, бүген 5000 килограммнан артып китә.

 
Илгиз Рәшит улы – үрнәк гаилә башлыгы да. Хатыны Розалия ханым белән бер сулышта яшиләр. Олы кызлары Ләйсән – Казан финанс уни­верситетының 4 нче курсында, ә кече кызлары Гөлзара Казан медицина универ­си­тетының 2 нче курсында укый.

 
Һәр кеше белән аңлаша, эчкерсез аралаша белүе, авыл тормышын үз итүе аңа елдан-ел зуррак уңышлар китерә.  Илгиз Рәшит улы кулы ас­тында эшләүче 800гә якын хезмәткәрнең айлык эш хакы 18 мең сумнан арта. Сыер савучылар – 25, механизаторлар язгы чәчү һәм урып-җыю вакытында 100-125әр мең сум да алалар. Иң мөһиме, айныкы айга төгәл бирелеп барыла.

 
Аның хезмәте Хөкүмә­тебезнең югары бүләкләре белән бәяләнде. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хез­мәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Рубис Зарипов

 

Моңыбыз белән бөек түгел,боек без

 

“Таяну ноктасы”нда, милли музыкаль премияне тапшыру тантанасына багышлап, әңгәмә кордылар бер көнне. Тапшыру башында ук, миллилекне тәгаенләүче ниндидер критерийлар бармы, дигән сорау куелды.

 
Ат дагалаганда бака ботын кыстыра дигәндәй, бу бә­хәскә мин дә кысылырга җөрь­әт итәм. “Миллилекне тә­гаенләүче критерий”ны, үзе­безчә әйтсәк, ул татар җыры­ның үзенчәлеге булыр. Бу турыда композитор Җәү­дәт Фәй­зинең язмасы бар.

 
“Бер җырны теләсә нинди көйгә һәм бер көйгә теләсә нинди җырны җырлап була. Шул бер үк сүзләрне бик шатлыклы һәм бик кайгылы җырларга да мөмкин. Моннан ничек бертөрле тойгы, бертөрле фикер чыксын?

 

 

Җырларыбыз булса, бар да диярлек “мәхәббәт”, “үткән гомер”, “ай дусларым” белән сугарылганнар. Шулардан башканы күрү читен. Җитмәсә, тагын бер көйдә мәхәббәт тә, үткән гомер дә, ай дусларым да бер үк вакытта җырлана. Шуның өчен “боламык” була. Инде җырлар төзелешенә килсәк, ул вакытта күренеш тагын да күңелсез. (...) Репертуарлар нихәтле яңа булсалар да, алар һаман да шул мәгъ­нәсезлектән чыкмаячаклар”. Шуннан соң Җәүдәт Фәйзи безнең җырларыбыз “тозсыз” дип нәтиҗә ясый. ( “Яңалиф” журналы, 1929 ел, № 21, 16-17 биттә, “Безнең моңнар”.)

 
Соңгы вакытта, татар җы­рына гына хас дип, “моң” тө­шенчәсен төрлечә әвәли башладылар. Җырны бәя­ләгән­дә, ул бер критерийга әйләнде. Юкса ул “моң” дигәннәре – бәет, мөнәҗәт­ләрдә шәйлән­гән чарасызлык төсмере, гаҗизлек галәмәте генә бит. Нигәдер менә шуннан тәм табарга тырышалар. Еланнан йон кыркалар, кем әйтмешли!


Журналист Наил Шәри­фуллин “Ватаным Татарстан” газетасында “Моңыбыз белән бөек” дип башлый да даһи моң, берләштерүче моң, гө­наһсыз моң, кабатланмас моң, хәзинәгә тиң моңна­рыбыз, сагышлы  шатлыгыбыз,  шатлыклы  сагышыбыз  дип  тезә  генә. Шуның өстенә без моңнарыбыз, моңлана белүебез белән дә уникаль халык икәнбез. Мин килешмим. “Моңыбыз белән бөек” дию дөрес түгел. Моңы­быз белән боек без. Әүвәл­геләр юкка гына “Ирдә гайрәт булса, эше кыен булмас, башында моң да булмас” димә­деләрмени?

 

Кайсы газета, журналны ачма, татар өчен иң мөһим нәрсә диярсең – җыр сәнгате, җырчылар турындагы язмага тап буласың. Тотыналар татар моңы, милли моң, халык моңы дип ярышырга. Бу ярышта, татар моңнан яралгандыр, татарлар – моң иясе, татар моңы ул – үзе шаккатырдай бер могҗиза, дип язучы Индус Таһиров беренчелекне бирми бугай. (“Казан утлары” журналы, “Изге сөткә ни җитәр?” мәкаләсе.) Ул хәтта бу тө­шенчәнең башка бер телгә дә тәрҗемәсе юк, ди. Нишләп булмасын? Бар. Уйгырлар “печаль,   грусть,   уныние”   дип   тәрҗемә   итәләр.   (Кара:   “Уй­гырча-русча лөгать”, М., 1968, 719 нчы биттә. Сүзлекне төзүче Әмир Нәҗиб). Нугайлар да тәрҗемә итә (“Но­гайско-русский словарь”, М., 1963, 227 нче биттә “печаль, грусть, тоска”). Кумыкларда да “мунг”ның тәрҗемәсе бар (“Кумыкский-русский словарь”, М., 1969, 232 нче биттә). Бу уртак төрки сүзне башкортлар да, каракалпаклар да, башкалары да тәрҗемә итә.


Болай да юаш  татарны  кирәкми  елатырга!  Күз  тисен ул  моңаеп сыктауларга!

Габдерәшид Туктаров.
Биектау авылы

 

Җыр әнкәсе

 

Казанның Үзәк китап­ханәсендә шагыйрә, Г.Тукай бүләге иясе Гөлшат Зәйна­шеваны искә алу кичәсе уз­ды.


Үзе исән булса, аңа гыйн­вар аенда 90 яшь тулган булыр иде.  Ул Тукай (элекке Сарман) районы Иске Те­ләнче авылында ур­та хәлле игенче гаилә­сендә туа. Авыл халкын кү­мәк ху­җалыкларга көчләп бер­ләш­терү чорында, 1930 елда гаиләне кулак дип авылдан  сөргәндә, әти-әнисе ике яшьлек баланы әти­сенең туган апасы Өмме­һани тәрбиясенә калдыралар. Гөлшат апаның бала чагы Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында уза, шунда башлангыч мәктәп­не, күрше Хуҗамәт авылына йөреп, җидееллык мәк­тәпне тәмамлый, аннан укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә. 1945 – 1949 елларда Казан дәүләт педагогия институ­тының татар теле һәм әдә­бияты бүлегендә укый. Гөл­шат Зәйнашева ”Татарстан” радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннан китап нәшриятында матур әдәбият  бүлегендә мө­хәррир булып эшли.


Янәдән радиокомитетта музыкаль тапшырулар мө­хәррире, аннан Татарстан язучыларының Матбугат йортында Г.Тукай исемен­дәге клуб директоры, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы. Шуннан соң ул профессиональ язучы сыйфатында әдә­би иҗат эше белән генә шө­гыль­ләнә.


Авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып  чыга. Гөлшат Зәйна­шева – җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Халык аны “Җыр әнкәбез” дип йөртә. Шагыйрәнең туган җир, мә­хәббәт, туган табигать, яшь­леккә бәйле ши­гырьләре халыкчан, гадилеге, ритмик төзеклеге, музыкаль аһәңе белән аерылып тора. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары шагыйрәнең йөзләрчә ши­гыренә көй язган. “Туган җирем – Татарстан” (А.Ключарев музыкасы), “Зәңгәр төймә” (халык көе), “Китмә, сандугач” (Р.Яхин муз.), “Ме­нәргә иде Урал тауларына” (М.Мозаффаров көе), “Үз илемдә” (С.Садыйкова муз.), “Кояш гомере” (Ф.Әхмәдиев муз.), “Аерылмагыз” (Ч.Зиннәтуллина муз.), “Туган авылым урамы” (Г.Сәйфул­лин муз.) кебек җырлар татар җыр сәнга­тенең үзен­чәлек­ле сәхифә­сен тәшкил итә­ләр. Иң популяр җыр­лардан торган “Илле җыр” (1988) исемле китабы өчен Г.Зәй­нашева 1991 елда Тукай исе­мендәге Дәү­ләт пре­миясенә лаек була.


Ул драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат итә. Аның “Гайфи бабай, өйлән давай” һәм “Җа­ным жәл түгел сиңа” дигән комедияләре К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Кече яшьтәге балаларга атап язылган берничә китабы бар шагыйрәнең. Татар җыр сәнгате  өлкә­сен­дәге хезмәтләре өчен 1988 елда “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем би­релә.


Кичәдә Г.Зәйнашеваның шигырьләре яңгырады, ха­тирәләр яңартылды.


Равилә Мөбарәкшина

 

Тукай юлыннан

 

Сөекле Габдулла Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән беренче танышуым татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда булды. Аның балалар өчен язган “Кәҗә белән сарык” хикәясе, “Бала белән күбә­ләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” һәм баш­ка шигырьләре әле хәзер дә колагымда яңгыраган сыман тоела. Егетләнеп йөргән чагымда да, шагыйрь “Һич сине куркытмасыннар  Шү­рәле, җен һәм убыр, Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, – диеп кисәтеп язса да, урманнарда йөр­гәндә кинәт, йә Шүрәле килеп чыгар да “кети-кети” уйнарга чакырыр, яисә елга янына бар­саң, Су анасы, Алтынчәч эндәшер кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатын­дагы сурәт-рәвешләре күңе­лебезгә бик тирән тәэсир ит­кәнен раслый.

3-2
Кызганыч ки, миңа татар мәктәбендә чын туган теле­бездә белем алырга, халкы­бызның бай әдәбият хәзинә­ләрен үзләштерергә бик аз гына насыйп булды. Әмма ләкин урыс мәктәбендә, хәрби урта һәм югары уку йортларында укып, 35 ел илебезнең төрле төбәк­лә­рендә безгә туган булмаган милләтләр арасында хезмәт итәргә туры килсә дә, Тукаебыздан, туган телебездән аерылмаганыма мин бик шат һәм бәхетлемен.


Тукаебыз шигърияте дөньясын гизеп, кайвакыт күңелгә шигъри юллар килүе гаҗәп түгелдер, минемчә. Үзем өчен генә язган бер шигыремне сезнең белән дә ур­таклашасым килде. Аны “Тукай юлыннан” дип атадым.


Бер көн шулай төшләремдә күрдем:
Фәрештәләр баскан каршыма.
Мин шатландым шуңа: өстә –
ап-ак кием, чалма кигән идем башыма.
Имеш, миннән хәзер фәрештәләр
Хөкемдарда җавап сорыйлар:
Исемең ничек? Җир йөзенә сине
Кем тудырды? Баштан сыйпыйлар.
Сабыр гына җавап кайтарам мин:
Аллаһ әмере белән
Әтием-әнием сөеп яраткан.
Авыр тормыш кичереп,
Гомер-бакыйларын җирдә җуеп,
Коткарганнар мине газаптан.
Әтием дога укып колагыма
Исем кушкан, иман өйрәткән .
“Аллаһ юлында бул”, – диеп дога кылган
Изге теләк – минем йөрәктә.
Балачактан инде милли моңнар
Йөрәгемә сеңеп калганнар.
Бабам әйткән азан- догалары
Бәхетемә юллар салганнар.
“Зиһен ачкычлары бирсен сиңа
Ходай”, – диеп әнкәм теләде.
Ул ачкычлар Тукай хәзи­нәсен
Ачты миңа. Кабул булды аның теләге.


1977 елдагы Брежнев Конституциясе нигезендә “Наша нация – Советский народ” шигаренә таянып, урыслаштыру сәясәте хөкем сөр­де. Татар авылларындагы мәктәпләрдә туган телдә укыту тыелды. Бу сәясәтне яклаучылар да аз булмады. Имеш, татар мәктәпләрен тәмам­лаган укучыларга барыбер югары уку йортлары­ның ишекләре ябык, татар теле ул үзара сөйләшер өчен генә кирәк һ.б. Андый сәясәт телебезне генә түгел, мил­ләте­безне дә корыту һәм юкка чыгару юнәлеше иде. Хәр­би хезмәт  юлларында мил­ләт­тәшләребез, якташларыбыз белән очрашу минем өчен зур шатлык булды. Ләкин кайбер милләттәш­ләребез, әти-әниләре кушкан исемнә­рен урыслаштырып, әйтик, Ибра­һимны – Иван, Камилне – Николай, Маһирәне Мария итеп бозып, үз теллә­рендә сөйлә­шергә тартыналар иде. Ш­у­ның белән бәйле бер вакыйга истә калган. Бу хәл Забайкалье хәрби округында Маньчжурия җирлә­рендә бул­ды. Мине яңа гына полк командиры урынбасары итеп бил­гелә­деләр. Бер казармага кердем. Кизү торучы миңа рапорт биргәч, бер төркем солдатлар янына бардым. Күзем тумбочка өстен­дәге хромка гармунына төш­те. “Кем уйный гармунда?“ – дигәч,  бер егет ниндидер бер көй уйнады. “Ә син кайсы яктан?” – дигән сорауга: “Из Татарии, из Бугульмы”, – диде. Аның кыяфәтеннән дә, телен­нән дә татар егете икә­нен аңладым. “Ә татар көйләрен уйныйсыңмы?” – дип, моңа татарча мөрәҗә­гать иттем. “Уйныйм да, – диде егет,  кызарынып, – ләкин монда бит ничектер яхшы түгел”. Без сөйләшкәндә тирә-ягыбызда солдатлар, офицерлар җыел­ган иде. “Бир әле гармуның­ны, туган”, – дидем дә “Туган авылым” көен уйнап җ­и­бәрдем. “Мә, солдат, гарму­ныңны, беркайда да, беркайчан да, кем генә булсаң да, туган телеңнән, милли моң­нарың­нан оялма, аларны онытма”, – дидем.


 Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты – татар җырын, татар халкының милли моңын сөюе минем рухи күңелемне баетуда зур урын алды, дисәм, ялгыш булмас.


“Әгәр миңа җырлар яр­дәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, – дип яза Тукай. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, – дип яза шагыйрь үзенең хәтимәсендә (соңгы сүзендә). – Кайда ишет­сәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тың­лый алмый идем”, – ди ул.


Мин үзем дә “авыл малае” булып үстем. Бабам таң алдыннан искиткеч мәкам белән әйткән Коръән аять­ләренең моңы күңелемә се­ңеп калган. Әтием дә гармун телләрен баскалый, әнием дә моңлы җырларын көйли иделәр. Ул сыйфат миңа да күчеп, гармунны яшьтән үк яраттым. Бик оста гармунчы булмасам да, ул минем юлдашым булды, кайчак хәтта сәхнәләргә чыгып, тальянны сыздыра идем, милли җыр­лар җырларга ярата идем. Әле хәзер дә, олы яшьтә булуга карамастан,
Кайчак алам гармун, көй чыгарам,
Тибрәндерәм күңелем кылларын.
Искә төшә шул чак егет чагым,
Сагындыра узган елларым.
Хыялланып уйлар уйлаганмын
Гомерем һәрчак язлар булыр дип.
Сизмичә дә калдым: көзләр узып,
Гомеремнең кышы җиткәнен.
Ә моң калды. Кем дә булса тагын
Үз сүзләрен салып шул моңга
Җырлар микән? Ишетермен микән
Гомер кояшкаем батканда,
Үз-үземне хис итәрмен микән
Яшьлек чорым кире кайткандай?


Идеал Гәләветдин

 

Бу язманың авторы Идеал Муса улы Галәветдинов 1937 елда Татарстан Республикасының Нурлат районындагы Бикүле авылында укытучылар гаиләсендә туган һәм үзенең тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән. Ул – хәрби хезмәт ветераны, отставкадагы полковник. Хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, татар җәмә­гать­челегендә актив катнаша, хәрби-патриотик тәрбия алып бара. Аның егермедән артык хәрби орден-медаль­ләренә өстәп, халыкка күрсәтелгән хезмәтенә бәя биреп, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комите­тының “Татар халкына зур хезмәте өчен” дигән медале, Россия Федерациясенең Баш мөфтие тапшырган “Әл-Ихтисам” (“Бердәмчелек”) медале, Татарстан Республикасы Дәү­ләт Советының Рәхмәт хаты, Самара өлкәсе губер­наторының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һ.б. белән бү­ләклиләр. Ул – Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы, сугыш ветераннары турында язылган бер­ничә китап авторы. Хәзер Самара өлкәсе мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен үстерү институтында “Ислам дине тарихы һәм гореф-гадәтләре” темасына лекцияләр укый, шушы темага берничә дәреслек тә иҗат иткән. Ул – Самара өлкәсе “Дуслык” милли-иҗади оешмасы прези­дентының киңәшчесе.

 

Ягымлы тавышы – күңелләребездә

 
Күптән түгел генә Татарстан дәү­ләт радиосы оешуга 90 ел тулу вакыйгасы зурлап билгеләп үтелде. Әлеге вакыт эчендә күп кенә күре­некле шәхесләр радио аша халыкка игелек­ле хезмәт күрсәтте.


Фирдәвес Ганиеваның да ягымлы тавышын күпләр хәтерлидер әле. 1980 нче елларда, театр сәхнәсеннән радиокомитетка урыс теле дикторы буларак чакыру алгач, Фирдәвес Гариповна әлеге хезмәткә барлык егәр­леген биреп кереп китә.


1990 нчы елларда илнең, ха­лыкның күтәрелеш чорында дикторларга аеруча җаваплылык йөкләнә. Фирдәвес ханым, актерлык осталыгын оста кулланып, халыкны кон­трольдә тотарга, күтәрелеш йогынтысына артык бирелмәскә, тыныч юл белән эш итәргә чакырды.


Урыс телле диктор булса да (Фир­дәвес Гариповна – тумышы белән Казан кызы), ул тексттагы җөмләләрне, аһәңле итеп, чын татарча да яңгы­ратты. 20 ел микрофон каршындагы иҗатына югары бәя буларак, ул Министрлар Кабинетыннан, Мәдәният министрлыгыннан күп санлы Мактау грамоталары ала, аңа “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. 2005 елда башка­ла­бызның күп кенә күренекле шә­хесләре белән бергә “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә.


Фирдәвес Ганиева лаеклы ялга хезмәт ветераны буларак чыкты. Тел байлыгы чиста, матур, аңлаешлы булганлыгын истә тотып, аны Казан дәүләт сәнгатъ университетының профессор Венера Ганиева җи­тәк­ләгән вокал кафедрасына сәхнә теле укытучысы буларак чакыралар. Ул шулай ук Казан федераль университетында һәм Россия Ислам университетында булачак журналистлар өчен сөйләм теле һәм актерлык осталыгы дәресләрен укыта. Ул укыткан шә­кертләр арасында югары үрләрне яулаган шәхесләр дә җитәрлек. Шулар арасында җырчылар Вадим Захаров, Асылъяр, Венера Шәмиева күптән халык мәхәббәтен яулап өлгерделәр.


Дикторлык, мөгаллимлек эшен­нән кала, Фирдәвес Гариповна тагын бер саваплы да, мактаулы да хезмәт башкара: “Бөтенроссия сукырлар оешмасы” фондларына татар китап­ларын урысчага тәрҗемә итеп, аудио китапларга үз тавышын яздыра. Әлеге китаплар арасында бик күп классик татар әдипләре урын алган.


Радио – күзгә күренми, бары тел ярдәмендә генә төрлечә йогынты ясый ала торган, көчле тәэсирле элемтә чарасы. Әлеге хезмәтне оста тылсымчы кебек кулланган, табигый тавышлы, һәр авазны аңлаешлы, ачык итеп тыңлаучыларга җиткергән, телгә мәхәббәт уяткан өчен Фирдәвес Ганиевага радио тыңлаучылар һәм ул күңел биреп укыткан шәкертләре исеменнән рәхмәтемне җиткерәм! Әле яңа гына булып узган зур юбилее белән дә кайнар котлыйм! Тагын бик күп еллар шәкертләренә яраткан хезмәтенең асылын төшендерергә насыйп булсын!


Рәсим Җәләл

 

каләм алдым кулыма

 

Сагынам


Сагынам мин Актай болыннарын,
Яшьлек язы, безнең сөюне саклады.
Сагынсам мин, уй-хыялга батам
Сагынамын барсын кочып берьюлы.

Сагынамын оялып аткан алсу таңны.
Басам бераз яра, борчуны.
Бер җыр язам, белмим киләчәген,
Язмыш кушса, очраса изге кулларга.

Дога сорап чыгам Ак мәчетле юлларга.
Тик яздыммы сүзнең кирәген мин,
Уяттыммы елга Актай тирәнен?
Әнием бишек тибрәткән моңның,

Сүзен сагынып елый йөрәгем.
Сагынам, газап чиккән газиз әниемне,
Әсрар утынга кискән ап-ак каенны.
Каз бәбкәсе көткән, җырлап үскән

Тишек штанлы сабый чагымны.
Сагынам, мәрхүм кендек әбиемне,
Бер гөнаһсыз япь-яшь чагымны.
Сталин утыртты газиз әткәемне,

Яшьли үлгән Сагьдәтбикә апакаемны.
Фәнзаман, Әсрар-Гали кабат туса,
Җыр язылса, җырланмаса елар йөрәгем.
Синең җырны, энең җырлый тыңла,
Моңлы чишмә, язгы гөлем, Киләгем.

Корбан Галиев.
Түбән Кама