Ватаным Татарстан   /№ 55, 14.04.2018/


“Байгал”ның үз байгалы бар


Көзгедәге чагылышыңны бер төрле генә кабул итеп булмый. “Байгал” фильмы – татар халкы халәтенең чагылышы ул. Шуңа күрә аны төрлечә кабул иттеләр. Кемгәдер ошады, кемгәдер татарлык, миллилек җитеп бетмәде. Ничек кенә булса да, яңа фильм берәүне дә битараф калдырмады. Анда – без. Югалтуларыбыз, табуларыбыз. Яшәешебез.

4-2
Борчыган мәсьәләләр якаңнан тотса һәм хәл итү юллары күренмәсә, адәм ба­ласы нишли? Алладан ярдәм сорый, могҗизага өметләнә. Фильмда әнә шундый мизгел сурәтләнә. Төп герой – Га­лимҗан – симфония язарга хыялланган музыкант. Яратып йөргән кызы белән гаилә кора, уллары туа һәм... көннәр­дән бер көнне бу тормыш чәлпәрәмә килә. Хатынын хыянәттә тотканнан соң, Га­лимҗан шәһәрне ташлап авылга китә дә балык тотып, сукбай хәленә төшеп яши баш­лый. Аның каралты­сы­ның авар хәлгә җитүенә дә, йортының кыйшаюына да исе китми. Ә менә моторлы көймә ымсындыра. Чөнки Галимҗан җиргә чүгәргә мәҗ­бүр булса да, могҗизага ышануын югалтмый әле.


Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев әйтүенчә, ке­шеләрнең теләген үти торган зур балык турында ри­ваять­ләр XVII гасыр архивларында бар. Андый балыкны иҗат төркеме – байгал дип атаган. Фильмда төп герой тормышы чәлпәрәмә килгәч, елгада шушы балыкны эзли. Дөрес, кино башында ук геройның балыкка якынлыгына ишарә бар. Аның көй­мәсенә нидер бәрелеп китә. Галимҗан кино буе хыялына бер якынлаша, бер ерагая. 30 ел буе күрмәгән улын төр­мәдән коткару өчен акча кирәк булгач та, ул сатар әйбере булмаганга Идел елгасына килә. Инде чарасызлыктан муенына якорь җебен чорнап суга ташланам ди­гәндә генә, тикшерүче шалтыратып, улының гаепсез булуын хәбәр итә үзенә.


Илдар Ягъфәров әй­түен­чә, фильмның да язмышы геройныкына охшаш булган:


– Эш туктап калган вакытлар булды. Бетте, кузгалып китә алмабыз, дип тә уйладым. Ләкин “Байгал”ның үз байгалы булды. Аңа Президент Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Тат­фонд­банк”ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин һәм башка бик күпләр ярдәм итте. Минем картинаны чиле-пешле хәл­дә калдырасы килмәде. Мәс­кәүдә тавышның, төсләрнең коррекциясен ясаттык. Фильмда авыр хәлдә калган кеше, күңелен, кулларын пычратмаса, аңа ярдәм булачак, проблема хәл ителәчәк дигән фикер ята. Кимче­лек­ләрсез тү­гел ул, ләкин ты­рышлыкның нәтиҗәсе бар дип уйлыйм.


Илдар Ягъфәров, бик зур тәнәфестән соң нәфис фильм төшерергә алынганлыгын хәбәр иткәч тә, зарыгып көт­тек бу картинаны. Ниһаять, ул чакыру билетлары буенча ябык ишекләр артында күр­сәтелде. Бу – картина прокатка чыга дигән сүз түгел.  Илдар Ягъфәровның башта кино­фес­ти­вальләрдә бәя ала­сы ки­лә.


Кино белгече Адилә Хәй­буллина, картина фес­ти­валь­ләрдә дә бәя алачак. Чөнки анда яхшы фильм тусын өчен кирәкле барлык элементлар да тупланган, ди:


– Яхшы идея, көчле режиссер һәм финанс ярдәме. Еш кына шушыларның берсе аксый бездә. Идея тот­рык­лы булмаса, картина беренче мизгеленнән үк сула. Режиссерлар күп дигән фикер белән дә килешеп бетеп булмый. Алар бар, ләкин тәҗ­рибәлеләре аз. Мин барыбер тәҗрибә ягында. Еш кына, бигрәк тә яшьләрдә кино төшереп уйнау күзә­те­лә. Үзләрен күрсәтү бар, күкрәк кагу бар, кино гына юк.  Ягъ­фәровның тәҗри­бәсе зур, шуңа “Байгал” ди­гән фильм туды. Дөрес, бөтен актерлар да шома уйнамый, төп ге­ройның те­лендә дә кытыршылыклар бар. Ләкин, тулаем алганда, режиссер максатына иреш­кән. Бер караганда, гади, икенче яктан, кино өчен авыр бәян алынган. Чөнки анда ике вакыйга үрелеп бара. Берсе – мифик балык турында, икенчесе безнең тормышта  социаль проблемалар калкып чыга. Бала йоннарын кабарткан миз­гелләр шактый. Тамашачы еш кына картинада үзен күрә.


Кино белгече рәссам эшен аерым билгеләп үтте. “Ак чәчәкләр”дә рәссамга сораулар шактый булса, монда кием, йорт эче – барысы да ышандыра, ди ул. Режис­серның төп табышы – герой. Галимҗанны уйнаган Ринат Галимов мәдәният институтында актерлык осталыгын укыткан, әмма беркайчан да кинода төшмәгән. Ул көн­дәлек тормышта яшә­ми, башка яссылык кешесе. Бу җә­һәттән геройның яшьлеген уйнаган Раил Шәмс­уа­ровны билгеләп үтәргә ки­рәк. Ике герой бер-берсенә шул­кадәр якын, Раил ки­ноның башында ук герой­ның бу дөнья кешесе түгел икәнлеген күрсәтә алды. Адилә Хәй­буллина им-том­чы карчыкны уйнаган Фирая Әкбә­рованы, Илдар Хәй­руллинны, табигыйлыгы бе­лән шаккатырган Миләү­шә Айтуганованы, дизайнер Ләйсән Хаҗиева уеннарын да билгеләп үтте.


Ринат Галимов исә ка­һарманның үзенә якын булуы турында сөйләде:


– Яраткан эшем белән шөгыльләндем, бернинди кыенлыгы булмады. Белә­сезме, кинода иҗат кеше­лә­ренең фаҗигасе күрсәтелде. Алар эшләренә шулкадәр йотыла, монда йә гаиләсе аң­лый аны, йә тормышы чәл­пәрәмә килә. Күпме шәхес­ләрнең шулай харап булганы бар. Гаилә бетә, кеше эчү­челеккә сабыша, юкка чыга. Фильм – сайлау турында. Галимҗан китү юлын сайлый, улы кыйналган кешегә ярдәм итүне сайлый, тик­шерүче – вакыйганы үз агышына куймау юлын сайлый. Һәрберебез нидер сайлыйбыз бит. Һәм гафу итәбез. Гафу итә белү – иң югары сәләт.


Ринат Галимов кино өчен борчылуын да яшерми. “Киноны төшерү ярты эш кенә. Аның прокат гомере – иң авыры. Бездә бу мәсьәлә бөтенләй хәл ителмәгән”, – ди ул.


Мәскәү актеры Владимир Вдовиченков, җырчылардан Азалия Зиннәт, Аида Гарифуллина җәлеп ителгән кино күбрәк фестивальләр өчен яраклаштырылган. Бу – режиссер Салават Юзеев фикере. “Ләкин ул үз тамашачысын табачак, – ди ул. – Чөнки фильмның үз йөзе бар. Аның безгә хас булган мифологик бәяны бар. Безгә әнә шундый фильмнар кирәк”.
Ниһаять, татарча фильм килеп чыкты. Дөрес, элек тә геройлары татарча сөйләш­кән фильмнар бар, ләкин алар безгә ят иде. Атаның балага мәхәббәте турында да бик сирәк телгә алына бит. Бу – сирәк әсәр­ләрнең берсе.