ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанга Украинадан тагын 64 качак килде

 

Бүген Казанга Украинадан качакларның чираттагы төркеме килде. Шахтерлар шәһәрләренән килгән 64 кешелек төркемдә күпчелекне хатын-кызлар һәм балалар тәшкил итә. 

 

Килүчеләрне “Казан-2” вокзалында Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре каршы алды. Алар хәбәр иткәнчә, бу Татарстанга Укриананың көньяк-көнчыгышыннан килгән беренче төркем түгел, соңгысы да булмаска ошый. 

 

Украина кешеләре бүген табиб тикшерүе узачак һәм вакытлыча яшәү урынына – кунакханәгә озатылачак. Килүчеләр көнгә өч мәртәбә бушлай ризык белән тәэмин ителәчәк. Иртәгә аларны Миграция идарәсе вәкилләре белән очрашу көтә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр