ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Биектау районында хәйрия концерты узачак


17 август көнне Биектау районының Камай авылында “Иске Казанда милли моңнар” исемле хәйрия концерты узачак. Чара “Ярдәм” ислем хәйрия фонды һәм “Бәхетле дөнья” фонды тарафыннан оештырыла.


Концертта танылган җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, ИлСаф, Резеда Шәрәфиева, Искәндәр Биктаһиров, Газинур Фарухшин, Алсу Хәбибуллина, Рөстәм Асаев, Эльмира Калимуллина, республикадагы музыка фестивальләре җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Чараны оештыручыларның берсе Александр Долгов сүзләренә караганда, хәйрия концертыннан кергән акчалар “Ярдәм” мәчетендә күрмәүче һәм ДЦПлы инвалидларны тернәкләндерү өчен тотылачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр