ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Марат Әхмәтов: Татарстанда яшелчә җитәрлек җитештерелми

 

Республиканың авыл хуҗалыгы министры фикеренчә, бу хәлдән чыгу өчен мөмкинлекләр юк түгел.

 

«Татарстан яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителмәгән дип санала, – дип сөйләгән ул министрлыкта кичә узган киңәшмәдә. – Республикада бу юнәлештә эшләү өчен зур чәчүлек мәйданнары бар, димәк, мөмкинлекләр күп, эшләргә генә кирәк».Әйтик, Әләмәт районында “Яшелчә аланы” («Овощная долина») проектын гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә күрше-тирә районнар халкының яшелчәгә ихтыяҗы тәэмин ителәчәк, 500дән артык эш урыны булдырылачак.

 

Сөйләшү барышында финанс чараларын табу, сугару системалары һәм корылмалары урнаштыру, кирәкле техника сатып алу, яшелчәсаклагычлар төзү мәсьәләләре дә каралган, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112