ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Илсур Метшин: Казанның кунакчыллыгына Роналдуның исе китте

 

ФИФА президенты да, футболчы Роналду да, башка кунаклар да Казанның Конфедерацияләр Кубогына әзер булуын әйткән. Бу хакта бүген Казан башкарма комитетының "эшлекле дүшәмбе" утырышында башкала мэры Илсур Метшин сөйләгән.

 

"Миңа футболчы Роналду белән дә очрашырга насыйп булды, – дип сөйләгән Казан мэры. – Ул бит бөтен дөнья буйлап йөри. Футболчы Казан халкыныңы кунакчыллыгына һәм җылы каршы алуларына исе киткән. Шуңа күрә башкала халкына рәхмәт".

 

"Казан-Арена"да узган беренче уенда Португалия Мексика белән 2:2 исәбенә уйнады. бу командалар чыгыш ясый торган А төркемендә исә беренче урында Россия уенчылары бара. безнекеләр шимбә көнне Санкт-Петербургта 2:0 исәбе белән Яңа Зеландия футболчыларын отты. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр