ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан чаңгычылары көзге ярыштан биш медаль алып кайтты

 

Төмән өлкәсендәге “Жемчужина Сибири” комплексында чаңгычылар арасында җәйге Россия чемпионаты төгәлләнде. Өч көн дәвам иткән ярышларда 225 чаңгы чыгыш ясаган. Араларында Татарстаннан вәкилләре дә бар иде.
 
Ярышларның икенче көнендә 15 һәм 20 чакрым арага ирекле ысул белән шәхси узышларда хатын-кызлар арасында Татарстан чаңгычыларына тиңнәр булмады: яңа сезонда республика данын яклый башлаган Юлия Чекалева – беренче, Анна Нечаевская икенче урын яулады.
Ир-атлар арасында Төмән өлкәсе чаңгычысы Александр Большуновтан 2,9 секундка гына калышып, Яшел Үзән спортчысы Андрей Ларьков финишка икенче булып килде.
 
Ярышларның соңгы көнендә, старт беркетмәсе беренче ике ярыш нәтиҗәләреннән чыгып уздырылган кросста, Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская көмеш медаль яулады.

Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112