ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьче эшен ябык режимда караячаклар

 

Кичә Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикле кешене тоткарладылар.

 

Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән җинаятьчене сак астына алу буенча суд процессы ябык режимда узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр судында.


Исегезгә төшерәбез, кичә Түбән Камада яшь чаңгычы Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән җинаятьчене кулга алдылар. Ул 37 яшьлек ир-ат, берничә тапкыр хөкемгә тартылган. Узган елның җәендә иреккә чыккан.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ир-атның исеме – Денис Котенов. Ул Гөлшатны көчләмәкче булган, әмма тегесе каршылык күрсәткән. Ир хатынның башына китереп суккан, ул каршылык күрсәтүен дәвам иткән һәм җинаятьче аны үтергән.


Түбән Кама суды хәбәр иткәнчә, суд процессы ябык режимда узуы ихтимал. Чөнки җинаять эшендә көчләү белән бәйле фактлар калкып чыгарга мөмкин.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!