ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Республика башлыгы бүген Чистай районына сәфәр кылды

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районы Советы утырышында катнашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Район башлыгы Дмитрий Иванов сүзләренә караганда, 2017 елда тулаем территориаль продукт 19,2 млрд. сум тәшкил  иткән, шул исәптән халыкның җан башына 246 мең  сум туры килә (2016 елга карата 108 процент).

 

Рөстәм Миңнеханов үз чыгыншында Чистай шәһәрендәге җитди инновацион үзгәрешләрне билгеләп үтте.Ул искәрткәнчә, 2017-2018 елларда республикада барлык поликлиникалар да тәртипкә китереләчәк. «Без күбрәк эшләгән саен, шәһәрнең йөзе үзгәрәчәк, кешеләрнең ихтыяҗы артачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу нормаль күренеш, безгә тынычланып калырга ярамый». Республика башлыгы Чистай районының җыелма территориаль продукты өлешендә кече һәм урта эшкуарлык өлешен артырырга өндәде. Районга инвесторлар килсен өчен шартлар тудырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, районга сөт җитештерү күләмен дә арттыру зарур.   


Рөстәм Миңнеханов демография проблемаларын да читләтеп узмады, районда халык санының табигый кимүе күзәтелә. Чистай районы мәгариф мәсьәләләре буенча да егерменче урында. «Сез мәгариф буенча беренче бишлеккә керергә тиеш, – диде ул. – Хәтта рус теле буенча да артта барасыз, нәрсә җитми. Шул ук вакытта сездәге лицейлар һәм   гимназияләр биш ел эчендә фәннәр буенча 100 балл җыйган 16 укучы әзерләгән. Димәк, сездә потенциал бар».


Тулаем район республика үсешенә бик зур өлеш кертә, дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов, әмма без сездән күбрәкне көтәбез, алга таба үсеш телим сезгә һәм барыгызга да уртак эшебез өчен рәхмәт.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр