ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәрабад (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре  кысаларында Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш һәм Телангана штатларына Татарстан делегациясенең эш сәфәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан вәкилләре «Фарма-Сити» индустриаль паркы мисалында фармацевтика кластерын үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар, T-Hub бизнес-инкубаторында һәм Microsoft тикшеренү үзәгендә булдылар. 

«Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары динамик рәвештә үсә, хезмәттәшлек өчен үзенә җәлеп итеп тора. Безнең өчен фармацевтика һәм югары технологияләрне үстерү өлкәсендә эш тәҗрибәгез кызыклы», – диде ТР Президенты. 


Рөстәм Миңнеханов Татарстанны социаль-икътисадый үстерү, төбәк икътисадының әйдәүче тармаклары турында сөйләде. «Кичә без Татарстанның һәм Андхра-Прадеш штаты эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-форум уздырдык. Без Һиндстан партнерларыбызның республикабыз белән хезмәттәшлек итәргә теләүләрен күрдек һәм актив хезмәттәшлеккә әзербез», – диде ТР Президенты. 


Губернатор үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына Вишакхапатнам һәм Хәйдәрабад шәһәрләренә килүләре өчен рәхмәт белдерде, Россия белән Һиндстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең нигезе нык, дип белдерде.


Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан ассызыклаганча, Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Губернатор хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек аеруча игътибарга лаек.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр