ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бүген Казанга Дөнья чемпионатының рәсми кубогын алып киләләр

 

17 май көнне Казанга FIFA футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми кубогы килә. Футболдагы иң кыйммәтле бүләк Татарстан башкаласында 3 көн торачак.


FIFA дөнья чемпионатының кубогы – дөнья беренчелегендә җиңүчеләргә тапшырыла торган иң төп бүләк. Ләкин ул FIFA карамагында кала. Ул алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6,142 кг тәшкил итә һәм анда кулларында җир шарын тоткан ике кеше сүрәтләнгән. Кубок 1974 елдан шул кыяфәтендә саклана.


FIFA кагыйдәләре буенча, кубокка турнирда җиңүчеләр һәм дәүләт башлыклары гына тотына ала, ә оригиналь трофей кемгә дә булса мәңгелеккә тапшырыла алмый, шуңа күрә турнирда җиңүче команда FIFA футбол буенча дөнья чемпионатында җиңүчеләр кубогын ала.


17 май көнне Меңьеллык паркында кубокны сәламләү тантанасы үтә. 18 һәм 19 майда кубок махсыс чатырда мәйданда куелачак, аны күреп һәм истәлеккә фотолар ясап булачак. Кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән. Әлеге чара кысаларында социаль проектлар да булачак.


Казан кубок туры маршрутында Владивосток, Новосибирск, Екатеринбург һәм Самарадан соң бишенче тукталыш була. Шуннан соң легендар трофей Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләренә китә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр