ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Төрмәдә утырган тоткын республика тарихында беренче тапкыр югары белемгә ия  булган


Яшел Үзәннең бишенче номерлы колонисендә җәза вакытын үтүче Альберт исемле егет, хезмәт белән төзәтү оешмасы шартларында укып, беренче тапкыр югары белем турында диплом алган.   


Дәүләт имтиханын тапшыру да, диплом яклау процессы да онлайн режимда барган. Дипломны исә Икътисад, идарә һәм хокук институтының икътисад факультеты деканы Гөлмирә Гарипова шәхсән үзе тапшырган. 


Хөкем ителгән вакытының инде биш елын утырган 31 яшьлек ир-ат тоткынлык чорында алынган белем иреккә чыккач яңадан аякка басарга ярдәм итәр, дип өметләнә. 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!