ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Минтимер Шәймиевкә “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды

 

Татарстан Дәүләт киңәшчесе иң яхшы ньюсмейкер буларак “Хөрмәт” номинациясендә билгеләп үтелде.

 

Казанның “Пирамида” комплексында Татарстан журналистикасы һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 2018 елның иң яхшы ньюсмейкеры буларак “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе  халык алдындагы шәхес буларак, ел дәвамында матбугат чаралары игътибар үзәгендә булуына бәйле рәвештә “Хөрмәт” номинациясендә билгеләп үтелде. Бронза сынны һәм истәлекле сертификатны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм республиканың “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр