ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Родина” кинотеатрында “Хайтарма” фильмы күрсәтелә

 

25 сентябрьгә кадәр “Родина” кинотеатрында Кырым татарлары тарихын чагылдыручы “Хайтарма” фильмын карарга мөмкин. Фильм быел IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты.


“Хайтарма”ның сюжеты очучы, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исменә лаек булган Әхмәт-Хан Солтан язмышы тирәсендә үрелә. 1944 елда, Севастопольне азат иткәннән соң, ул туган шәһәре Алупкага ялга кайта. 18нче майда аның күз алдында кырым татарларын туган җирләреннән сөрү башлана.


Фильм “ATR” телеканалы студиясендә төшерелгән, бюджеты – 1,5 миллион доллар. Картинаны Украина, Мәскәү һәм Нью-Йорк тамашачысына күрсәтергә өлгергәннәр инде.


“Родина” кинотеатрында “Хайтарма” 15 сәгать 30 минутта һәм 19 сәгать 20 минутта күрсәтелә. Билет бәясе көндезге сеанска – 200, кичке сеанска – 250 сум.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко