ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татар иҗтимагый үзәге бинасы сатылды


20 сентябрь көнне Казанның Карл Маркс урамындагы Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бина аукционда сатылды.


Ачык рәвештә үтәргә тиеш булса да, аукционга журналистлар кертелмәде. Унсигезенче гасырның икенче яртысында нигез салынган әлеге тарихи бинаның башлангыч бәясе 11,6 миллион сум булган. Рәсми мәгълүматларга караганда, бинага дәгъвә кылучылар арасында “Инновацион җитештерү системалары” сәүдә компаниясе, шәхси эшмәкәр Илдус Гыймадиев, Хөсәенов А.Г. һәм Кукреш С.Л. исемле затлар булган. Тик аукцион нәтиҗәсендә бинаның кемгә тәтегәнлеге әле һаман сер булып саклана.


1996 елдан бирле биредә берничә милли иҗтимагый оешма эшләп килде. Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге, әлеге бинаны саттырмас өчен, төрле пикет, митинглар уздырды. 14 сентябрьдә алты кеше, бинаны кире кайтаруны таләп итеп, сәяси ачлык игълан итте. Бина сатылу хәбәрен ишеткәч, алар чыгып китмәячәкләрен һәм ачлыкны дәвам итәчәкләрен белдергән. Ачлык әле дә дәвам итә.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр