ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Россия 10”: Кол Шәриф уникенче урында

 

“Россия 10” проектының финалына узган Кол Шәриф мәчете 1 миллион 26,5 мең тавыш җыеп 12нче баскычка урнашкан. Бер атна элек ул 18нче урынны били иде.

 

Исегезгә төшерәбез, “Россия 10” бәйгесе Россиянең билгесе булырдай 10 тарихи-мәдәни, табигый объектны билгеләү өчен уздырыла. Бәйгенең финалына 30 объект чыкты. Ике җиңүче инде билгеле: Чечня Республикасының “Чечня йөрәге” мәчете һәм Коломна Кремле.

 

Финалда тавыш бирү кагыйдәләре үзгәрде. Хәзер бер генә объектка түгел, берьюлы 5 объектка тавыш юлларга кирәк. Интернетта тәүлеккә 3 мәртәбә тавыш бирергә яраса, SMS-хәбәрне финал барышында бары бер генә тапкыр юлларга мөмкин. 15 саны язылган SMS-хәбәрне 1880 номерына җибәрергә кирәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр