ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртү өчен оператив карарлар кирәк – Татарстан Президенты


Мәгариф һәм фән министрлыгына тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртү өчен оператив карарлар кабул итү кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

“Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен укыту аерым киеренкелек нокталары тудырды. Безнең карашлар, күзаллаулар федераль хакимият органнары, экспертлар тарафыннан ишетелүе сөендерә. Гамәлдәге закон Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә кирәкле шартлар тудыра”, - диде Татарстан Президенты. Ул Россия Президенты Владимир Путинның белем бирү форумында туган телләрне саклап калуга яңа программа кертүгә өндәве ышаныч бирүен белдере, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Моның белән беррәттән, аның сүзләренчә, телләр мәсьәләсе турында фикер алышу безнең барыбыз өчен дә, Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен дә җитди бурычлар куя. “Татар телен укыту алымнары һәм технологияләрен камилләштерү мәсьәләсе озак вакыт хәл ителмәве – безнең җитди кимчелек. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, федераль министрлык белән хезмәттәшлектә, вазгыятьне үзгәртүгә йөз тоткан оператив карарлар кабул итү кирәк. Укыту программалары һәм планнары туган телне мәҗбүри өйрәнүне исәпкә алырга тиеш. Моннан тыш, Мәгариф һәм фән министрлыгына милли мәгарифнең бөтен инфраструктурасы үсешенә кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләп бетерү кирәк. КФУ белән милли педагогика институтын булдыру мәсьәләсен төгәлләү зарур”, - дип күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!