ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан чүплекләрне бетерү буенча беренче урынга чыккан

 

Бөтенроссия халык фронты (ОНФ) белгечләре Россиядә халкы бер миллион кешедән арткан калаларда чүплекләрне бетерү буенча ничек эш алып барылуын тикшергән. Әлеге рейтингта беренче урынны Казан алган.

 

Калалардагы эшчәнлекнең нәтиҗәсен "Чүплекләрнең интерактив картасы"на килгән мөрәҗәгатьләр буенча ачыклаганнар. Казан буенча 337 мөрәҗәгать булган, шуның 290ы буенча мәсьәлә хәл ителгән. Татарстан башкаласыннан соң исемлектә Новосибирск, Воронеж, Пермь, Красноярск һәм Мәскәү урнашкан.

 

16 кала арасында соңгы урыннарны Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Чиләбе алган.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр