ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" һөҗүмчесе Данис Зарипов чәчен кырдырырга әзер, әмма бер шарты бар

 

Кичә "Татнефть-Арена"да узган очрашуда Ак барс Түбән Новгородның "Торпедо" командасын 5:1 исәбе белән тар-мар итте. Очрашуда Джастин Азеведу белән Артем Лукоянов икешәр, Роб Клинкхаммер исә бер алка кертте.

 

Әлеге матчта "Ак барс" һөҗүмчесе Данис Зарипов рекорд куйды. Аның Россия чемпионатларында уздырган уеннар саны 1164кә җитте. Моңа хәтле иң күп уеннар саны Алексей Калюжныйда булган – 1163.

Данис Зарипов киләсе очрашуларда да игътибарны җәлеп итмәкче. 3 декабрь көнне "Сверсталь"гә каршы узачак уенда "Татнефть-Арена" тамашачы белән тулса, һөҗүмче чәчен кырдырырга җыена.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!