ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алинә Заһитова Гран-при финалында икенче урынны алды

 

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Гран-при турнирының финалы ярышын икенче урында тәмамлады. Канадада узган ярышта ул барлыгы 226,53 балл туплады.

 

Турнирның ике көн элек узган кыска программасында татар кызы 77,93 балл җыеп, икенче урынны алган иде. Бүген төнлә узган ирекле программа гомуми нәтиҗәгә үзгәреш кертә алмалды. Алинә Заһитова бу юлы да икенче урында калды. Җиңүче исемен Япониядән Рика Кихира яулады. Аның 233,12 баллы бар. Өченче урында – Россиядән Елизавета Туктамышева.

 

Бу – Алинәнең зурлар арасында узган ярышларда икенче мәртәбә оттыруы. Беренчесе быел Миланда узган дөнья чемпионатында булган иде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!