ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда 27 яшьлек ир-ат элиталы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән

Казанда 27 яшьлек ир-ат элиталы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Сибгат Хәким урамындагы элиталы йортның дүртенче кат тәрәзәсеннән ир-ат егылып төшү турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 16.28 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, зыян күргән 27 яшьлек ир-атны подъезд кыегыннан төшереп, ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына тапшырган.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко