ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы автоспортчыларын бүләкләде

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 автоспорт сезоны ябылуга багышланган традицион чарада катнашты. Очрашуда тәмамланып килүче сезонга нәтиҗәләр чыгардылар һәм республиканың иң яхшы автоспортчыларын билгеләделәр, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат үзәге. 


Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда автоспортның традицияләре бар. Бүген республикада автомотоспортның төрле дисциплиналары бар: ралли-рейд, боҗрада узыш, кышкы трек узышлары, мотоездеходларда узыш һәм башкалар. 


Татарстан автоспортчылары Россия һәм халыкара ярышларда зур уңышларга ирешә, диде ТР Президенты. Ул аеруча "КАМАЗ-Мастер" командасын билгеләп узды. 


Республикада балалар автоспортына да зур игътибар бирелә. Балалар ярышлар белән картинг клубларында таныша. Татарстан Президенты сүзләренчә, картинг секцияләрендә балалар һәм яшүсмерләр транспорт чаралары белән идарә итүгә өйрәнә, бу аларга киләчәктә дә кирәк булачак. 


Шуннан Рөстәм Миңнеханов әлеге сезонда казанышларга ирешкән автоспортчыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!