ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты исеменнән балаларның теләкләрен үтәделәр

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов 13 яшьлек Камил Бариевка һәм аның гаиләсенә Казанда узачак “Уральские пельмени” тамашасына билетлар бүләк итте. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исә ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владислав Банцыревка Татарстан Президенты исеменнән таган тапшырды.

 

Камил – “үзенчәлекле бала”, шунлыктан аңа уңай хис-тәэсирләр бик тә кирәк, дип сөйләде журналистларга аның әнисе Гөлназ. Камил телевизордан “Уральские пельмени” тамашасын еш карый һәм аларның концертында булырга хыяллана. Яңа ел алдыннан аның теләге тормышка аша.

 

Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов әлеге акциянең могҗиза көткән тагын бер баланы бәхетле итүен өстәп әйтте.

 

Владислав Банцырев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйрия “Теләкләр чыршысы” кысаларында хыялларын тормышка ашырган балаларның өченчесе булды. “Татарстан Президенты Владикның хыялын тормышка ашырып, гаиләгә таган бүләк итте. Бу әйбәт бүләк дип уйлыйм. Таган җәй көне урнаштырылачак”, - диде Эльмира Зарипова.

 

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан төзелеш колледжы студенткасы Полина Щербичка Кремль чырышысына билет тапшырды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!