ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Дакар" раллиенең өченче этабын Чаллыдан Андрей Каргинов экипажы отты

 

Көньяк Америкада дәвам итүче "Дакар" раллиенең өченче этабын Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасыннан Андрей Каригинов отты. Ул 331 чакрымлык дистанцияне 4 сәгать 26 минут һәм 49 секунд эчендә узды. 

 

Бу этапта икенче урынны "Ивеко" командасы өчен чыгыш ясаучы Аргентина вәкиле Федерико Вильягра узды. Өченче урынны Чаллыдан Дмитрий Сотников экипажы алды. Алдагы ике этапны откан Эдуард Николаев – дүртенче, ә Айрат Мәрдиев унөченче булды. 

 

Гомуми зачетта Эдуард Николаев беренче бара.

 

 

 




Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!