ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда чыршы кабул итү пунктлары эшли башлады

 

10 гыйнварда Казанда табигый чыршыларны кабул итү пунктлары эшли башлады. Теләгән һәркем чыршы, нарат, ак чыршы һәм аларның ботакларын махсус контейнерга сала ала.

 

Кабул итү пунктлары тәүлек буе 10-31 гыйнвар көннәрендә түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:

Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт, "Идел буе экология компаниясе" офисы янындагы контейнер;

Җиңү Проспекты, 141нче йорт, "Мега" гаилә сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендә контейнер.

 

Агачлар физик затлардан гына кабул ителә, чыршыларны бизәкләрдән алдан чистартырга кирәк. Җыелган агачлар Югары Ослан районының Шеланга авылында һәм Биектау районының Әлдермеш авылында урнашкан фермер хуҗалыкларына җибәреләчәк. Чыршылар ылыслы ботакларны һәм кайрыларны ярата торган токымлы кәҗәләргә барачак. Узган ел уртак көч белән кәҗәләргә 1 тоннадан артык хуш исле сый җыелган, дип хәбәр иттеләр "Идел буе экология компаниясендә".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр