ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Татнефть” узган ел 29,5 миллион тонна чыгарган

 

Былтыр “Татнефть” 29,5 миллион тонна нефтьне җир өстенә чыгарган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 594 мең тоннага күбрәк, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

 

Ил күләмендә исә 556 миллион тонна “кара алтын” чыгарганнар. Россия энергетика министры Александр Новак сүзләренә караганда, үсеш 1,6 процент тәшкил иткән. Газ чыгару өлкәсендә дә уңышлар мактанырлык. Газчылар былтыр 18 еллык рекордны яңарткан. Алар 725 миллиард куб метр газ чыгарган. Узган ел “зәңгәр ягулык”ны чит илгә озату күрсәткече 225 миллиард куб метрга җиткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 20 миллиард куб метрга күбрәк. “Әлеге юнәлеш даими үсештә”, – дип тә өстәгән министр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко