ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда "Имин һәм сыйфатлы юллар" федераль проекты буенча 324 чакрым юл ремонтланган

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты тормышка ашырылган ике ел эчендә Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 324 чакрым автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Шушы вакыт эчендә илкүләм проект кысаларында республикада 732 юл билгесен алыштыру, юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган 163 урында тиешле чаралар күрү, юллар киселешкән 74 урында светофорлар кую һәм җәяүлеләр юлы буенча 16 чакрым киртәләр урнаштыру мөмкин булган.

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләрендә 2017 елдан тормышка ашырыла. Ике елда аны финанслауга барлыгы 6,7 миллиард сум юнәлдерелгән.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!