ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә тагын бер көрәш бәйгесе узды

 

Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбендә көрәш буенча XII төбәкара турнирның җиңүчеләре билгеләнде.

Мәктәп директорының тәрбия эшләре һәм социализация буенча урынбасары Анбяр Кармеев әйтүенчә, турнир 12нче мәртәбә уздырыла. Быел ул Муса Җәлил тууына 113 ел тулуга багышланган. “Быелгы турнирда 80гә якын укучы катнашты”, - диде ул.

“Турнирда төрле регион укучылары, Олимпик резервка керүче спорт мәктәпләре вәкилләре катнашты. Мондый чара укучылар арасында зур кызыксыну уята, катнашучылар саны ел саен арта бара”, – диде Анбяр Кармеев.

Быел беренче тапкыр турнирда кызлар да көрәшкән.

Командаларның барлыгы ничә призы урын ауына карап урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында – Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбе, икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылы командасы, өченче урынга исә Мәскәү шәһәренең 695нче мәктәбе лаек булды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

Билгеле булганча, 14-15 февраль көннәрендә Актанышта Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган милли көрәш турниры, 16сында исә илкүләм бәйге булды.  

16Мәскәүнең татар мәктәбендә көрәш турниры җиңүчеләре билгеләнде

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/17/181030/


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!