ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Кыскартылган татар теле укытучылары барысы да эшкә урнаштырылган – Рафис Борһанов

Кыскартуга эләккән татар теле укытучылары барысы да яңа эшкә урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

«2018 елда, укыту планы үзгәрү белән бәйле рәвештә, 1200дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы башка белгечлекләр буенча профессиональ әзерлек узды. Хәзерге вакытта барлык укытучылар да белем бирү оешмаларына эшкә урнаштырылды», - диде министр.

«Белем бирү процессында төп субъект – педагог. Педагогның профессиональлеген арттыруга министрлык гел зур игътибар юнәлтте. Республикада һөнәри бәйгеләр үткәрелә премия, грант ярдәме гамәлдә», - дип сөйләде Рафис Борһанов.

Аның әйтүенчә, 2018 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк аттестация системасын модернизацияләү буенча чаралар күргән. «Педагогларның уртача хезмәт хакы үсешендә уңай динамика күзәтелә. РФ Президентының май указлары нигезендә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, уртача хезмәт хакы барлык категорияләр буенча планлы күрсәткечкә иреште», - дип сөйләде министр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр