ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында җиңгән татарстанлыларны котлады 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсында Татарстанны тәкъдим иткән җиңүчеләрне котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

«Татарстаннан Рөстәм Гомәров һәм Владимир Жаворонков җиңүчеләр булды. Моннан тыш, бәйгедә Свердловск өлкәсендә туып-үскән, «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләүче Игнат Петухов җиңү яулады. Татарстан Республикасы Президенты җиңүчеләрне Татарстан исеменнән котлады, аларга котлау телеграммалары юллады», - диделәр матбугат хезмәтендә. 

 

Рөстәм Гомәров «СтандартПроект» компаниясенең мәгълүмат бүлеге башлыгы булып эшли, Владимир Жаворонков «Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры»ның оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары булып тора. 

 

17 мартта Сочида «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы финалын ябу тантанасы булды. Финалда барлыгы 300 конкурсант, шул исәптән Татарстаннан дүрт вәкил катнашты. Конкурс финалы чаралары 5 көн дәвамында узды. Анда Россия югары җитәкчелегеннән һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлардан мастер-класслар, шулай ук кайбер бәяләү процедуралары үткәрелде. 

 

Рөстәм Миңнеханов конкурсның Остазлар көнендә актив катнашты. Анда финалга чыгучылар төркеменә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру белән бәйле идарә биремен эшләүне тәкъдим итте. Мәсьәләне хәл иткәч, финалга чыгучылар Татарстан тәҗрибәсе һәм республика Президентының эксперт бәяләмәсе белән актив кызыксындылар. 

 

Конкурс шартлары нигезендә, финалистларның барысы да 1 млн сум күләмендә грант алачак. Алар аны уку өчен куллана ала. Акчалата бүләккә өстәп ел дәвамында хакимият органнарының һәм Россиянең эре корпорацияләренең югары җитәкчелеге арасыннан булган остазлардан консультацияләр алачаклар. 2017 елдан башлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та остаз булып тора.  

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!