ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Башка планеталарда да тормыш булырга мөмкин

 

Белгечләр әлеге фикерне кире какмый

 

Бүген “Татар–Информ” мәгълүмат агентлыгында космик тикшерүләргә багышланган матбугат очрашуы узды. В.П. Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев әйтүенчә, бүген КФУ обсерваториясендәге телескоплардан галәмне күзәтергә теләүчеләр чиратка тезелә.

 

“Элек Фантомас турындагы киноны карарга теләүчеләр әнә шулай озын-озак чиратта тора иде”, – дип тә чагыштырды ул. Юрий Нефедьев сүзләренә караганда, обсерваториядә урнашкан планетарий иң заманча техника белән җиһазландырылган. “Биредә яңа фильмнар һәм программалар күрсәтелә. Шуңа күрә бездә һәр вакытта да бик кызык”, – диде директор.

 

12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан, матбугат очрашуында катнашучылардан чит планеталар турында да кызыксындылар. “НЛО бармы?” – дигән сорауга өздереп кенә: “Юк”, – дип җавап бирүче булмады. КФУның Физика институты кафедрасы җитәкчесе Илфан Бикмаев җитди мәсьәләләргә дә тукталды. “Без әлегә кадәр кометаларның килеп чыгышы турында белмибез. Алар Кояш системасының бер өлешеме, әллә юкмы? Кометаларның химик составы нәрсәдән гыйбарәт? Әнә шул сорауларга җавап табарга кирәк”, – диде ул. Белгеч фикеренчә, Айда файдалы казылма байлыклар күп булырга мөмкин.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр