ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА» төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА Иншаат ве Санайи А.Ш.» («ЭНКА компаниясе») генераль директоры һәм башкарма комитеты рәисе Мәхмәт Тара җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


1957 елда нигез салынган «ЭНКА» – инженер-техник проектлау һәм төзелеш өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче халыкара масштабтагы компания. Төп офисы Истанбулда (Төркия) урнашкан. Компания сәнәгать объектлары, гидротехник корылмалар, энергетика объектлары, коммерция һәм торак биналары кору белән шөгыльләнә.   


Татарстан Президенты ассызыклаганча, республиканың Төркия компанияләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай. «Төркия бизнесы Татарстанга якынча $2 млрд. инвестиция кертте инде. Барлык проектлар да уңышлы гамәлгә ашырылды. Бүген Татарстан территориясендә “Кастамону Энтегре”, “Шишеджам”, “Хәят Кимья”, „Тракья Гласс Рус“, “Джошкуноз”, “Колуман”, “Тирсан Кардан” компанияләре һәм башкалар эшли», - диде ул.  


Рустам Минниханов билгеләп үткәнчә, «ЭНКА» компаниясенең Россиядә эшләү тәҗрибәсе зур. «Сез эре проектларда, аерым алганда, нефть-газ тармагында – „Сахалин-1“ һәм „Сахалин-2“дә катнашасыз», - диде Татарстан Президенты.  


Үз чиратында Мәхмәт Тара хәбәр иткәнчә, «ЭНКА» элек тә Татарстанда эшләгәне бар һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерергә ниятли.    


Очрашуда Төркия компаниясенең энергетика, нефть химиясе һәм нефть сәнәгате өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашу перспективалары турында фикер алыштылар.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!