ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан халкы чираттагы мошенник корбаны булган


Ростов өлкәсе төрмәләренең берсендә көн күрүче тоткын, ят исем астында Интернет челтәренә арзан бәягә генә Татарстанның Министрлар Кабинетына, я булмаса, шәһәр мэриясенә эшкә урнашырга ярдәм итә алуы турында игълан элгән.


Тоткынның язганнарыннан аңлашылганча, Министрлар кабинетына эшкә урнашуның кагыйдәләре бик гади: кыйммәтле торт, шампан шәрабы алып, Хөкүмәт йорты бинасы каршына гына килеп басарга кирәк. Моннан тыш булачак “министр” ярдәм кулы сузган Петр Васильевич исемле шушы кешенең кесә телефонына 300–5 мең сум акча салырга тиеш булган.


Тикшерү барышында, Татарстанның Министрлар Кабинетында мондый исемдәге кешенең, гомумән, эшләмәве, ә телефон номерының Ростов төрмәләренең берсендә утырган тоткынныкы икәнлеге ачыкланган. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!