ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казан яшьләрне эш белән тәэмин итү буенча Россия шәһәрләре арасында өченче урынга чыккан


Казан яшьләрне эш белән тәэмин итү буенча Россиянең миллионер шәһәрләре арасында өченче урынга чыккан. Рейтингның беренче һәм икенче баскычларын Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре били.


HeadHunter компаниясе уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2013 елда Казанда эш урыннары саны 23 процентка арткан. Узган ел 1-3 еллык эш тәҗрибәсе соралган вакансияләр, 3-6 еллык эш тәҗрибәсе таләп ителгәннәренә караганда күбрәк булган.   


2013  елда башкалада бер эш урынына якынча өч кеше дәгъва кылган. Нәтиҗәдә, Казан эшкә урнашуы кыен булган шәһәрләр арасында да беренче өчлеккә кергән.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!