ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Чаллыда 13 яшьлек укучы малайны эзлиләр

 

Чаллыда инде берничә көн 13 яшьлек укучы малайны эзлиләр. Ул дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 8.00дә мәктәпкә дип өеннән чыгып киткән һәм әле дә булса кайтмаган.


Укучының исеме – Евгений Владимирович Кузнецов. Өеннән киткәндә өстендә капюшонлы кара куртка, кызыл башлык, караңгы-соры мәктәп костюмы, соры, күтәртелгән табанлы кроссовка булган. Үзе белән кара төстәге “Сочи-2014” дип язылган рюкзагы да бар.


Хокук саклау органнарыннан хәбәр итүләренчә, аның беренче мәртәбә генә өеннән китүе түгел. Малай балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә дә тора. Аның турында белүчеләрне 02 яки 8-917-915-86-85 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!