ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Илһамның – үз урыны, минем – үз урыным

 

Кем 85 яшьтә халык җырларын да, вокаль-симфоник поэмаларны да, романс, ария, оперетталарны да иркен тында, тәннәр чымырдарлык итеп башкара ала? Алай гына да түгел, Дәрд­мәнд, Тукай, Әхмәт Гадел, Мөхәммәт Садри, Җәлил, Рәшит Әх­мәтҗанов кебек олы шагыйрьләрнең онытыла язган әсәрләрен музыкага салып, концерт программасы әзерли ала? Аның ние бар диярсез сез? Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдиновның программасы башкалардан аерылып тора шул. Хәер, аның әһәмиятен сүз белән аңлатып бетереп тә булмый, аны тыңларга кирәк. Һәм менә ул велосипедында Татар филармониясе каршына килеп туктый...

6-1

– Үзбәкстанда туып үскән татар берзаман Казанга килеп төпләнә. Кан тартуымы бу?

 
– Казанга килүләр алай җиңел генә булмады. Сәмәрканд музыка училищесын тәмамлагач, дус­тым Николай Шихов белән югары уку йортына керер өчен Ленинградка киттек. Училищеда дирижер­лык-хор бүлеген тә­мам­лаганга, монда да дирижерлык һәм вокал бүлекләренә гариза яздым. Үз­бәкстанның иң ерак почмагындагы бер авыл баласына әзер­ләнергә кушып, тулай торакка кайтарып җибәрделәр. Ленинград кадәр Ленинградка кил дә бүлмәдә бикләнеп ят, имеш! Без шәһәрнең нинди матур урыннары бар – барысын да карап калырга тырыштык. Ул бакчалар дисеңме, музейларымы – күңел булганчы йөрдек инде. Нәтиҗәсе шул: фортепианодан әзерлек бик зәгыйфь икәнлеге беленде. Шулай итеп дирижерлыкка укырга кереп булмады. Дустым төшеп калды, мин вокал бүлегендә кө­чемне сынап карарга булдым. Беренче, икенче турларны җырлап үттем. Өченче турга килеп тормаска куштылар, сез кабул ителдегез, диделәр. Дус­тым Ленинградта укырга керә алмагач, Горький консерваториясе ишеген шакып карарга булды. Аңа ияреп, мин дә шунда киттем. Имтиханнар башланса да, вокал бүлегенә керү мөмкин­леге бар иде. Бәхет­сез­леккә, иртәгә им­тихан дигән көнне сукыр эчә­ге өянәге башланды. Алай да бер имтиханга барып, язма эшне эшләдем, ләкин җырлый алмадым. Аннан операция һәм өч елга армия... Ике ел хезмәт иткән­нән соң, Казан, Ташкент кон­сер­ваторияләренә хат язып карадым. Ул вакытта югары уку йорты чакыру җибәрсә, ар­миянең бер елын кыскартып була иде. Анда да Казан мине чакырырга ашыкмады әле. Шулай итеп Ташкент консервато­рия­сендә укый башладым. Монда минем белән шөгыльләнгән укытучы эшеннән киткәч кенә, Казан консер­ва­ториясенә юл тоттым.


– Казанга килгәндә татарча белә идегезме?


– Казан консерваториясенә мине өченче курска кабул иттеләр. Ул вакытта телем ташка үлчим генә. Мине татарчага Тукай һәм радио өйрәтте. Ә ипи-тозлык татарчам өчен әтинең апасы Галия апага рәхмәтем зур. Ул – Себер татары. Фәкать шушы апа гына бернигә дә карамый, безнең белән татарча cөйләшә һәм татарча җавап бирүне таләп итә иде. Гаиләдә әти дә, әни дә русча аралаша. Консерватория­дә укыган чакта ук мине операларда катнаштыра, радиога җырлар яздырырга чакыралар иде. Радиога килгән саен, сөй­ләмемне төзә­тәләр. Шунысын да әйтеп үтим әле: радиода Рөстәм Яхин белән таныштым. Беренче­сендә үк ошатып калгач, бу җыр сиңа туры килә дип, махсус минем өчен әсәрләр яза башлады. Искиткеч тыйнак, олы талант иясе. Шулай итеп, радиода телемне туктаусыз төзәтәләр. Мин нык­лап телне өйрәнергә карар кылдым һәм кулыма Тукай китабын алдым. Аның иҗаты аркылы миңа тел дә җиңел бирелде. Тукай – һәрбер татар­ның кыйбласы, аның әсәрләре һәр кеше өчен өстәл китабы булырга тиеш. Бигрәк тә хәзерге шартларда.


– Эмиль абый, Сез – морзалар нәселеннән, ахры. Үз-үзегезне тотышыгыз, сөйләм рәвеше­гез­дән әйтәм.


– Әнием – табиб, әти агроном иде. Әни ягы – Пенза татарлары. Аның әтисе сәүдәгәр булган. Әти исә – Куйбышевтан. Җырга мәхәб­бәтне, мөгаен, сабый чактан ук Галия апам уяткандыр. Намазларын укып бетергәч, ул тетрән­де­рерлек моң белән борынгы көйләрне җырлый иде. Әти дә җырлады. Ул бигрәк тә Нигъмәт ариясен яратып башкара иде. Әни исә эстрада җыр­ларын үз итте. Әти Үзбәк­станны яратты, эше авыр булса да... Пахтакорларыннан кайтып кермәде диярлек инде. Безнең дә балачак шунда үтте. Пахтакор – мамык кырлары ул. 7 нче сыйныфтан алып укучылар 15 сентябрьдән 15 декабрьгә кадәр мамык җыюда булды. Нинди белем, нинди уку булсын ул шартларда. Бетләп бетә идек. Мәгәр шушы хезмәт физик яктан гына түгел, рухи яктан да чыныктырды.


 – Сәйдәш белән ничек та­ны­­шып киттегез?


– Аны исән килеш күрә алмадым. Иҗаты белән танышу укыган дәвердә башланды. Өченче курста укыганда, Сәйдәшнең “Наемщик” музыкаль драмасын Алек­сандр Ключарев опера итеп эш­кәртте. Шунда миңа Батырҗан ролен бирделәр. Сәйдәшкә шул­кадәр бирелеп киттем, булган әсәрләрен туплап, программа әзерләдем.


– Бүген нинди җырлар онытылып бара?


– Классик композиторлар иҗаты си­рәк яңгырый башлады. Хә­зерге җыр­чы­лар сән­гать­тән бигрәк үз­ләрен ныг­рак ярата. Үзе сүзен яза, үзе көен чыгара, үзе җыр­лый. Бу галәмәт музыка уен коралларына алмашка электроника килгәч бигрәк тә артып китте. Компьютер зәгыйфь тавышны арттыра, көйнең килеп бетмәгән җирен төзәтә. Ренат Еникеев, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәт әсәр­ләре исә бө­тенләй онытылып бара. Ә бит нинди моңлы ро­манслары бар аларның! Җыр­чы­ларда милли әсәр­ләргә карата җа­вап­лылык бетте, ме­нә хикмәт нәр­сәдә.


– Яшь җыр­чы­лардан кем­­нәрне тың­лый­сыз?


– Консерватория тә­мам­лаган җыр­­чы­лар­ның иҗа­тын кү­зә­теп барырга тырышам. Фи­лүс Ка­һи­ровны тың­лыйм, аның репертуары да, тавышы да өмет­ле.


– Нә­җип Җи­һа­нов турында төрле фикер йө­ри. Аны тиран итеп күрсә­тү­че­ләр дә, хөр­мәт белән искә алучылар да бар. Сез нинди фи­кердә?


– Хәзер шәхес­ләр­не пычрагын дөньяга чыгару модага әй­ләнеп китте. Милләт моннан отамы икән – анысы бик шикле мәсьә­лә. Нәҗип Җи­һановның эш­ләгән эшләре шактый, хаталары да юк түгел. Ахыр чиктә бит барыбыз да – адәм баласы. Ул – үзен үзе булдырган шәхес. Балалар йортында үскән, тырышлыгы бе­лән музыка училищесына кер­гән, консер­ва­то­рия­гә кабул ител­­гән һәм соңгы курсында ук опера язган кеше. Аннан килеп шәп оештыручы булуын танымау мөмкин түгел. Тормыш дилбегә­се көчле кешеләр һәм курку бел­мәсләр кулында була. Монда да шул очрак. Композиторлар берлеген, симфоник оркестрны оеш­тыруы гына да ни тора. Ә шәх­си тормышка кагылмаска кирәк.


– Ләкин бит Җиһанов аркасында үзегезне опера театрына эшкә алмаганнар.


– Дипломымда камера-опера җырчысы дип язылса да, мине театрга эшкә кабул итмәделәр. Гәрчә студент чагымнан ук саллы рольләрне башкарган булсам да. Баксаң, Җиһанов: “Ул татар композиторларын пропагандалый, фи­лар­мониядә эшләсен”, – дип әйт­кән булган икән. Опера театры директоры Богачев бик риза булса да, Җиһанов сүзеннән уза алмады. Ә пропагандалау дигәне үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Җиһанов үзе дә миңа вокал әсәрләрен тәкъдим итте. Мозаффаров, Яхин, Еникеев, Фасил Әх­мәт кебек композиторлар җыр­ларын миңа би­рә иде. Бу җырлар белән кайда гына булмадык. Урта Азия, Ерак Көнчыгыш, кыскасы, бөтен Советлар Союзын иңләдек. 1962 елдан 1992гә ка­дәр филар­мониядә эшләдем. Тагын да калырга була иде, шул чактагы директор Әсхәт Сафин, үч итеп, килешүне озайтмады. Чөнки аны бер тапкыр куркыттым. Хәер, монысы – башка тарих инде...


– Филармониядә концерт бригадасында кемнәр бар иде?


– Әле дә хәтердә: иң беренче гастроль Ульян өлкәсенең Кулаткы районында булды. Бригадабызда Заһид Хәбибуллин да бар. Кешелекле, кайгыртучан булып истә калды. Безне урнаштырып бетермичә үзе урнашмас, без ашамыйча, үзе тамак ялгамас иде. Гомер буе якыннарын кайгыртып яшәде. Хатыны кан басымыннан интегә иде, Заһид абый юлга чыкса да гел аның өчен борчылды. Хәләлен караган, үз сәламәтлеге турында уйламаган икән. Бусы инде соңыннан гына беленде.


– Сезнең төркемдә эшләгән баянчы, Илһам Шакиров тү­гел, Эмиль Җәләлетдинов беренче булырга тиеш иде, ди­гән фикер әйтте.


– Ул ялгыша. Илһамның – үз урыны, минем – үз урыным. Илһам халыкчанлыгы белән танылды, халык җырларын башкарды. Мин – классик әсәр­ләрне яратып башкарам. Пушкин, Есенин шигырь­лә­ренә дә музыка яздым. Сүз уңа­еннан, Пушкинга мә­хәббәтем Тукай аша кабынды. Ул бит ши­гырь­ләрендә Пушкинга мәдхия укый. Шуннан Лер­монтов, Толстой, Писаревлар иҗатына да башка күз­лектән карый башладым.


– Болар­ның барысын да ничек хәте­ре­гез­дә тотасыз? 85 яшь­тә егетләр кебек булуның сере нидә?


– Сиңа җырлаган җырлар, сөйләп күрсәткән шигырьләр – ми­нем рухи байлыгым. Мин алар­ны кабатлап торам, яңа әсәрләр белән дә танышып барам. Болары акыл физкультурасы була. Ә тән өчен иң бә­рә­кәтлесе – хәрәкәт. Җәяү күп йө­рим, ераграк араларга велосипедка атланып чыгып китәм. Озак яшәүнең сере бер генә аның – башка начар уйлар керт­мәскә кирәк. Күңелең чиста булса, тәнең дә чирләргә бирешми. Режим дип үземне интектермим. Пылау пешерергә яратам. Венера апаң да бик ярата мин пе­шергән пылауны. Аның белән музыка таныштырды. Телеви­де­ниегә тапшыруда катнашырга баргач, бик чибәр, нәзакәтле режиссер ярдәмчесенә күзем төш­те. Шуннан дуслашып киттек, 30 елдан артык бергә яшибез. Балконда самавыр куеп, тәнгә дә, җанга да ял алабыз. Күмерен үзем әзерлим мин аның, тө­тене чыкмый торган итеп. Хикмәтен ачмый торам әле, икенче сөйләшүгә сүз калсын...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 06.07.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр