ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Гадәти кеше түгел иде

 

Соңгы арада татар җәмәгатьчелеге югалту арты югалту кичерә. Күптән түгел кисәк кенә арабыздан киткән Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең үлеменнән шок хәлендә йөргәндә, бу көннәрдә кабат хәвефле хәбәр алдык. Архитектура докторы, Та­тар­с­танның атказанган фән эшлек­лесе, Татарстан Фәннәр ака­де­миясенең Тарих институтында баш фәнни хезмәткәр булып эш­ләгән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов вафат!

 

2

 

Әле кайчан гына яңа максат-хыяллар белән җир җимертеп эшләп йөргән галимнең үлеме һәркем өчен көтелмәгән хәл булды. Бер ай элек Нияз әфәндедә яман шеш барлыгы ачыкланган. “Әтинең бер җире дә авыртмады, шуңа күрә көтелмәгән хәл булды бу. Авыртуы турында беркем дә белмәде. Аны хастаханәгә салып та тормадылар, яман шешнең соңгы стадиясе булгач, дәваларга соң булган. Яман шеш ашказаны асты бизендә килеп чыккан”, – ди улы Рәйхан. Үз аягында йөреп торган, кәефеннән бер дә зарланмаган кеше мондый карар белән килешә алмый, билгеле. Нияз әфәнде дә диагнозы турында ишеткәч, бер­ничә тапкыр хастаханәгә барган. Баштарак аяк өстендә йөргән галим соңгы көннәрдә ятып кына торган. Яман чир ахыр чиктә барыбер үзенекен иткән. 

 

Нияз әфәнденең улы Рәйхан газета укучыларыбызга яхшы таныш. Хәтерләсәгез, автостоп ысулы белән дөнья буйлап сәяхәткә киткән кыю егет турында узган елның гыйнварында язып чыккан идек (“Чын дөньяда бар да башкача”, 15 гыйнвар, 2016). Шул ук елның октябрендә Рәйхан Һиндс­танга сәяхәте вакытында юл һәла­кәтенә очрады. Ул чакта Татарстан Президенты ярдәме белән егетне Казанга алып кайттылар. Шул рәвешле соңгы ике ел Халитовлар гаиләсе өчен аеруча кыен булды. 

 

Бик сирәкләр генә үтеп кереп, төбенә төшенә алган тармаклар бар. Нияз Халитов та – әнә шундый четерекле өлкә булган ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихын өйрәнгән белгеч. Күпләр аны Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак белә. Казан мәчетләрен совет заманнарыннан бирле җентекләп өйрәнгән уникаль галим булуы белән дә билгеле бу шәхес. Нияз әфәнде быел март аенда “Интертат.ру” электрон басмасына бир­гән әңгәмәсендә дә искә алган ул чорларны. “Совет чорында идеология көчләп кертелә торган иде бит. Мәчетләр турында телгә дә алырга ярамады. Ә инде аларның тарихын өйрәнү бөтенләй тыелган иде. Шуңа күрә, әнә шул “яра­мый”­ларга протест белдереп, бу юнә­лештә эшемне башладым. Ул чагында барлык эзләнүләрем үзем өчен язылды. Вакыты җиткәч, мин аны дөньяга чыгарып, диссертация формасында якладым”, – дигән галим. Хәтерләсәгез, күптән түгел Казанда татар ханнарын җирләделәр. Әлеге теләк-тәкъ­дим­не дә иң беренчеләрдән булып Нияз Халитов җиткерде. Быел яз танылган архитекторның сигез хезмәте Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән иде. Ни кызганыч, Нияз Халитовка әлеге бүләкне алу насыйп булмады.

 

Чәршәмбе көнне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына танылган галим белән хушлашырга килүчеләрнең дә күбесе әнә шулай дип көрсенде. Нияз Халитовның һәр хезмәтендә дистә еллар буе алып барылган тикше­ренү-күзәтүләр, галимнең теге яки бу мәсьәлә уңаеннан үзенә генә хас булган үзгә карашы урын алган. Танылган архитекторның күп кенә китаплары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовның өстәл китабына ук әверелгән. “Нияз Халитов – милли архитектурабыз өчен зур эш башкарган кеше. Аның язган китаплары минем өстәлдә гел ята. Вакыт булган саен, шуларны укыйм. Алар хәзергеләр кебек зур шрифт белән язылган китаплар түгел. Алар – эчтәлекле, матур, совет чоры китаплары. Аның калдырган мирасы безнең башкарасы эшләргә нигез булып торачак”, – диде ул галимне соңгы юлга озатканда. 

 

Фән өлкәсендәге эшчәнлеген Нияз әфәнде белән бер чорда башлаган Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин га­лим­нең Татар бистәсенә бәйле хез­мәтен югары бәяли. “Нияз Халитов белән без күптәннән таныш. Ул миннән олырак булса да, эш­чән­лекне бер вакытта башладык. Минем күңелдә ул зур галим буларак калачак. Аның беренче көн­нәрдә үк татар теленә, татар архитектурасына мәхәббәте, омтылышы күзгә ташлана иде. Ул Казандагы Татар бистәсендә йөреп, һәрбер йортны, бизәкне тикшереп, фотога төше­реп, зур коллекция туплады. Аны татар архитектурасы буенча эш­ләгән иң зур галимнәрнең берсе дип атап була”, – ди Рәфыйк әфәнде. 

 

“Мине аның белән иҗат җеп­ләре бәйләп торды, – дип искә алды КФУның Халыкара мөнәсә­бәт­ләр, тарих һәм көнчыгышны өй­рә­нү институты директоры Рамил Хәйретдинов. – Ул мине “Казан Крем­ле” музей-тыюлыгындагы фән бүлегенә чакырды. Бу дусларча, хезмәттәшләрчә мөнәсәбәтләр иде. Ул гадәти кеше түгел иде. Нияз Халитов безнең мохиттә бәхәс­лә­шүләр тудыра иде. Ник дигәндә, тарихчылар, археологларның һәр­кайсы үзен һәрвакытта да хаклы дип саный. “Ничек инде, Нияз Ха­җиевич, бу бит – гипотеза?” – дисәк тә, мондый бәхәсләр дөреслекне ачыкларга сәбәп иде. Бу яктан безнең бәйлелек искиткеч нык иде”. 

 

Хәзер инде танылган архитектор, галим турында әнә шундый якты, матур хатирәләр генә сакланачак. Нияз Халитов Казанның Киндерле бистәсе мөселман зиратында җирләнде. Шушы юлларны язганда, редакциябезнең якын дус­ты, Арча районының Кәче авылында яшәүче Рәсим абый Сол­тановның сүзләре искә төште. Ел башында һава торышы турында сөйләшүләребезнең берсендә ул: “Былтыр кызыл миләш уңды, ул – кеше башына. Миләш уңган елларда авыру, үлем күп була, диләр. Бу чыннан да шулай”, – дигән иде. Көткәне кабул булмаса да, ни кызганыч, мондый сынамышлар иң беренчеләрдән булып чынга аша шул...


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 118, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр